Наталья Харлампьева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Харлампьева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наталья Харлампьева
Тугач бирелгән исеме: Наталья Ивановна Харлампьева
Туу датасы: 1 сентябрь 1952(1952-09-01) (69 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Якут АССР, Маган
Милләт: саха
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1975―2021
Юнәлеш: публицистика, проза, шигърият
Дебют: « Аэроплан» (1976)
Премияләр: Россиянең зур әдәби премиясе (2003)
Бүләкләр: Якутиянең халык шагыйре
РФ атказанган мәдәният хезмәткәре

Наталья Харлампьева, Наталья Ивановна Харлампьева (якут. Наталья Ивановна Харлампьева, 1952 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, Якут АССР, Маган) ― рус совет һәм саха (якут) язучысы, прозаик һәм шагыйрь. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан). Якутия Язучылар берлеге рәисе (1998 елдан), Якутиянең халык шагыйре (2002). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Россиянең зур әдәби (2003) һәм Дельвиг исемендәге әдәби (2015) премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 1 сентябрендә Якут АССР Маган авылында (хәзер Якутск шәһәр округына керә) туган. Бабасы олонхосут (борынгы эпосларны башкаручы, импровизатор) булган. Якут дәүләт университетының (хәзерге М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты) тарих-филология факультетын тәмамлаган (1978). 1978 елдан ― «Северная трасса» газетасының (Якутск) хәбәрчесе. Аннары КПССның Якутия өлкә комитетында: матбугат секторы инструкторы, КПССның Кобяй район комитеты секретаре һәм «Кыым» газетасының мәдәният бүлеге мөдире. 1988―1990 елларда ― Якутия китап нәшриятының баш мөхәррире. 2002―2012 елларда – «Саха сирэ» республика газетасының баш мөхәррире. 2012 елдан ― Саха (Якутия) Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе[1][2][3].

1988 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1998 елдан Якутия Язучылар берлеге идарәсе рәисе, 2003 елдан ― Россия Язучылар берлеге секретаре. 1975 елда Н. И. Харлампьеваның беренче шигъри әсәрләре чыга. 1976 елда аның беренче «Аэроплан» шигъри җыентыгы басыла. 1979 елда Мәскәүдә узган яшь язучыларның бишенче Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша. 1986 елда Н. Харлампьева «Кызыл умырзая» шигырьләр китабы өчен Якутия комсомолы премиясенә лаек була. 2003 елда соңгы елларда чыккан шигъри басмалары өчен Россиянең зур әдәби премиясенә, 2015 елда «Признание в любви. Якутия в русской поэзии во второй половине ХХ века» китабы өчен Дельвиг исемендәге әдәби премиягә лаек була. 2020 елда «Яшь гвардия» нәшриятында (биографияләр сериясе циклында) Якутиянең халык шагыйре С. П. Данилов тормышы турында «Семен Данилов» китабы дөнья күргән. Харлампьеваның әдәби әсәрләре рус, татар (Л. Шәех һ. б. тәрҗемә иткән), украин һәм казакъ телләренә тәрҗемә ителгән[1][2][3].

2002 елда Наталья Ивановна Харлампьевага «Якутиянең халык шагыйре», 2007 елның 4 декабрендә Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелгән[4]. Наталья Харлампьева ― Саха (Якутия) республикасында Халык шагыйре исеменә лаек булган беренче хатын-кыз.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 елда Наталья Харлампьева тәкъдиме белән якут телендә 15 татар шагыйренең әсәрләре урын алган «Хәзерге татар шигърияте антологиясе» дөнья күргән (Фоат Галимуллинның кереш сүзе белән).
  • 2018 елда Габдулла Тукайның туган көнендә узган шигърият бәйрәмендә катнашу өчен махсус Казанга килгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган, ике оныгы бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Харлампьева Наталья Ивановна. 2021-01-30 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 Наталья Ивановна Харлампьева. 2021-01-30 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 Кто есть кто в Республике Саха (Якутия): справочник / сост.: В. К. Кузнецов, А. В. Петров, Л. Р. Сахаутдинова. - Якутск : Академия, 2007 г. — 297 с. — С.275 — ISBN 5-463-00131-6
  4. Указ Президента Российской Федерации от 04.12.2007 г. № 1630. 2021-01-30 тикшерелде.