Наталья Җиһаншина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Җиһаншина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наталья Җиһаншина
Natalia Ziganshina.jpg
Туган 24 декабрь 1985(1985-12-24) (35 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре спортивный гимнаст

Commons-logo.svg Наталья Җиһаншина Викиҗыентыкта

Наталья Камил кызы Җиһаншина (1985 елның 24 декабре, Ленинград, ССРБ) — Россия гимнасткасы. Команда беренчелегендә Олимпия уеннарының бакыр призёры (2004), дөнья һәм Аурупа чемпионатларының күп тапкырлар көмеш призёры, ике тапкыр Аурупа чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Җиһаншина 1985 елның 24 декабрендә Ленинградта туа. Милләте буенча — татар. Әтисе — Камил Шамил улы, әнисе — Татьяна Степанасовна. Аның сеңлесе Гөлнара Галич (туган. Җиһаншина) — гимнастка, 2002 елгы яшүсмерләр арасында Аурупа чемпионатында катнашучы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, хәзер тренер[1]; энесе Руслан Җиһаншин — гимнаст[2].

Маргарита Семенова җитәкчелегендә 5 яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә башлый[3]. П. Ф. Лесгафт исемендәге физкультура һәм спорт университетын тәмамлый.

2000 елда яшьүсмерләр арасында Аурупа Чемпионатында команда беренчелегендә алтын медаль яулый.

2001 елда дөнья чемпионатында абсолют һәм команда беренчелекләрендә ике көмеш медаль ота[4].

2002 елда таянып сикерү буенча дөнья чемпионатының көмеш медален яулый. Ә моңа кадәр берничә ай элек ул ике тапкыр Аурупа чемпионы (команда беренчелеге һәм терәк сикерү) була, шулай ук ирекле күнегүләрдә көмеш медаль яулый; абсолют беренчелектә Наталья 4 нче була[5].

2003 елгы Дөнья чемпионаты алдыннан тренировкалар вакытында ботта көчле авырту сәбәпле, чемпионатны тәмамлау турында карар кабул итәргә мәҗбүр була[6].

2004 елның язында Наталья тезен җәрәхәтли. Операция кирәк була, аның нәтиҗәсендә мениск киселгән. Операция аркасында Аурупа чемпионатын калдырырга туры килә. Наталья 2004 елгы Россия чемпионатында һәм Бөекбританиядә халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Тиздән 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарына рәсми рәвештә Россия җыелма командасына кертелә[7].

2004 елгы Җәйге Олимпия уеннарында Наталья Россия җыелма командасы составында команда беренчелегендә бракыр медаль яулый. Команда беренчелегендә ул бер снарядта чыгыш ясый — төрле биек борыслар (9.50 балл җыя). Соңрак Наталья борыста «перелёт Шушуновой» килеп чыкмавын таный[8]. Шәхси беренчелектә һәм аерым снарядларда финалларга уза алмый.

2004 елгы Җәйге олимпиададан соң Наталья 2008 елгы Җәйге Олимпия уеннарында апасы белән чыгыш ясарга теләге турында белдерә[8].

2005 елда күп санлы имгәнүләр һәм мотивация булмау сәбәпле, карьера тәмамлану турында игълан итә[9]

Аерылган, ике баласы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Выпускники СДЮСШОР № 1 Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine
  2. Мама, теперь я буду отдыхать
  3. ЗИГАНШИНА Наталья Камиловна
  4. Ах ты наша корявенькая … Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine
  5. ЧЕМПИОНАТ ЕВРОПЫ-2002 (ЖЕНЩИНЫ): СВЕТЛАНА ХОРКИНА ВНОВЬ ЧЕМПИОНКА В АБСОЛЮТЕ. АЛЕНА КВАША СТАЛА ТРЕТЬЕЙ
  6. Наталья Зиганшина пропускает мировое первенство
  7. От неё редко услышишь слово «устала»
  8. 8,0 8,1 Наталья ЗИГАНШИНА: «МНЕ ПОМОГАЕТ НЕ ТОЛЬКО ЧЕБУРАШКА»
  9. Бронзовый призёр Олимпиады-2004 Наталья Зиганшина: Наша сборная катится в пропасть

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]