Натрий карбонаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Натрий карбонаты latin yazuında])
Натрий карбонаты
Химическая структура
Масса 105,964 м.а.б.[1]
Химик фурмула CNa₂O₃[1] һәм Na₂CO₃[2]
SMILES фурмуласы C(=O)([O-])[O-].[Na+].[Na+][1]
Тыгызлык 2,53 кубик смга ... грамм
Эрү температурасы 852 °C һәм 858,1 °C[3]
Таркалу температурасы 1000 °C
Әчелекнең диссоциация даимие 10,33
Куркынычсызлык классификациясе һәм билгеләнеше NFPA 704: гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү өчен куркыныч матдәләр стандарт идентификацияләү системасы[d]
 Натрий карбонаты Викиҗыентыкта

Натрий карбонаты (Na2CO3) — натрий тозының күмер кислотасы белән химик кушылмасы.

Эрү температурасы 853 °C, тыгызлыгы 2533 кг/m3 булган ак кристалл, суда эри, дымны җиңел сеңдерә, һавада натрий гидрокарбонаты барлыкка китереп дымны һәм углерод диоксидын йоталар. Көчле һәм көчсез кислоталар белән углекислый газ чыгарып үзара тәэсир итешә.

Тривиаль атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сода — күмер кислотасы техник натрий тозларның гомуми атамасы.

  • Na2CO3 (карбонат натрия) — кальцинирланган сода
  • Na2CO3·10H2O (натрий карбонаты дигидраты составында 62,5 % кристаллашкан су бар) — кер содасы; кайчак Na2CO3·H2O или Na2CO3·7H2O формасында эшләнә.
  • NaHCO3 (натрий гидрокарбонаты) — аш содасы.

Salsola Soda үсемлеге көленнән алганнар, «сода» исеме шуннан килеп чыга. Сода алу өчен кристаллогидратны җылытырга, ягъни калибрларга кирәк булган, шуңа кальцинирланган сода дип атала.

Каустик соданы натрий гидроксиды (NaOH) дип йөртәләр.

Оксидлар һәм гидроксидлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төр Na өчен С өчен
Гидроксид NaOH H2CO3
Оксид Na2O CO2

Алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә кальцинирланган соданың 58 % өлешен Стәрлетамакта урнашкан Сода, ААҖ җитештерә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кальцирланған сода // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]