Натхамалай Шива Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Натхамалай Шива Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гыйбадәтханә
Натхамалай Шива Гыйбадәтханәсе
Nathamalai siva temple.jpg
Ил [[Һиндстан]]
Төбәк / район Тамил Наду, Пудукоттай районы, Нартхамалай
Кайсы дини агымга карый Һинд дине

Көньяк Һиндстан Тамил Наду штатында Пудукоттай районында, Нартхмалай панчаят шәһәрендә Виджаялайя Чолисварам ул Һинд дине Ходае Шивага багышланган гыйбадәтханә. Дравид һәм таштан киселгән стильдә төзелгән булып гыйбадәтханә Паллава кардиналлары Мутхураджа патшалары тарафыннан 9-ынчы гасырда төзелгән булган, соңрак Чолаларның экспансиясе булган. Таштан киселгән архитектура Чола Сәнгатенең иртә мисалы булып тора, ул Паллаваларның традициясен дәвам итә. Нартхамалайның башка өлешләрендә 8-енче гасыр Җәйничелек Сыену урыны бар, Алуруттималай Җәйничелек Мәгарәләре. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну потлары бар. Гыйбадәтханә Көньяк Һиндстанда иң борынгы таш гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора.
Гыйбадәтханәне якланган һәйкәл буларак Һиндстанның Археология Өйрәнүе Департаменты тәэмин итә һәм идарә итә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вимананың аскы өлешендә пилястрларның сурәте

Нартхамалай башта Нагаратхармалай дип аталган булган, эшмәкәр хөрмәтенә (аның исеме Тамил телендә Нагаратхар булган) алар Тричи - Пудукоттай - Мадурайда бизнеста актив булганнар. Нагаратхалар төбәктә каналлар, гыйбадәтханәләр һәм дини нигезләмәләрдә төп кертем ясаганнар. Нартхамалай белән 7-енчедән 9-ынчы гасырга кадәр Мутхарайярлар идарә иткәннәр, алар Паллаваларның феодаллары булганнар. Төбәкне соңрак Урта Гасыр Чолалар яулап алганнар.[1] Гәрчә гыйбадәтханә Виджаялайя Чолисварам дип аталса да, гыйбадәтханә башта безнең эраның 862 елында Паллава патшасы Нрипатунгавараманның җиденче хөкем итү елында Мутхураджа лейтенанты Саттан Палийлли тарафыннан төзелгән булган.[2] Кайбер документлар буенча, гыйбадәтханә беренче Урта Гасыр Чолалар патшасы Виджаялайя Чола (безнең эраның 848 - 891 ел) тарафыннан төзелгән булган, әмма бу караш бик бәхәсле.[3] Язмалар буенча, нәкъ төзелгәннән соң гыйбадәтханә яңгырлар һәм яшен тарафыннан зыян күргән. Төзекләндерү эшен Теннаван Тамиладирайян алып барган.[4]

Хәзерге вакытта гыйбадәтханәне Һиндстанның археологик департаменты якланган һәйкәл буларак тәэмин итә.[5]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нартхамалай гыйбадәтханәсенең калкулык өстеннән манзарасы

Гыйбадәтханә Нартхамалайда, көньяк Тамил Надуда Пудукоттай районында ташлы калкулыкта урнашкан. Нартхамалайның башка өлешләрендә 8-енче гасыр Җәйничелек Сыену Урыны, Алуруттималай Җәйничелек Мәгарәләре урнашкан. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну поты урнашкан.[6] Гыйбадәтханә Көньяк Һиндстанның иң борынгы таш гыйбадәтханәләрнең берсе дип санала.[7] Үзәк изге урын әйләнә тирәли сигез изге урын бар, шуларның алтысы һаман да бар. Төп изге урын Көнбатышка карый һәм sanctum-да Лингам сурәте бар, бу Шиваның иконасыз чагылышы. Sanctum-ның стеналары төрле сурәтләр өчен нишалары булган соңрак Чола гыйбадәтханәләреннән аермалы буларак гади. The Sanctum-га Артхамандапа аша кереп була, бу баганалар тотып торган зал. Баганалар аста турыпочмаклы форма белән орнаменталь һәм уртада сигезпочмаклы формада. Sanctum өстендә изге урын вимана дүрт катлы һәм ярым-сфера формасында. Sanctum-ны бөтен яклардан Дварапалалар саклый. Дварапалалар нигезләрендә язмалар ясалган. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну поты бар.[8]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шуның тирәли изге урыннар белән гыйбадәтханә сурәте

Гыйбадәтханә комбинацияләнгән таштан киселгән һәм Дравида архитектурасы һәм Чола сәнгатенең иртә мисалы булып тора, ул Паллавалар традициясен дәвам итә. Ышану буенча гыйбадәтханә Раджендра Чола I (безнең эраның 1014-44 еллар) тарафыннан төзелгән Гангайконда Чолесварар Гыйбадәтханәсен төзүне илһамландырган (1014-44 CE). Sanctum (гарбһагриһа)ның Һинду символы Ом формасында, Омкарада дүрт каты бар. Башта гыйбадәтханә тирәли сигез өстәмә изге урын булган, шуларның алтысы әле һаман да бар. Аларның һәрберсе идентик, ярым-сферик түбә һәм алдында дүрт баганалы Мадапа белән. Sanctum өстендә Вимананың Ума, Шива, Дакшинамурти һәм Саптаматрика потлары бар. Шәхси сурәтләр урыннан алынган булганнар һәм Пудукоттиа Хөкүмәт Музеенда сакланалар. Гыйбадәтханә Чола Патшаларының иң беренче гыйбадәтханәсе, алар соңрак 300 елда UNESCO тарафыннан Дөнья Мирасы Урыннары дип игълан ителгән Бөек Яшәүче Чола Гыйбадәтханәләрен төзегәннәр.[8] Гыйбадәтханә Виманага Дравида һәм Васара стильләрен керткән Көньяк Һиндстан гыйбадәтханәләре арасында беренчесе.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 V., Ganapathy. Classic example of Chola architecture, The Hindu (5 November 2004). 14 ноябрь 2015 тикшерелде.
  2. G., Jouveau-Dubreuil (1994). Pallava Antiquities - 2 Vols.. Asian Educational Services. p. 16. ISBN 9788120605718. https://books.google.com/books?id=itsryymCeLgC&pg=PA16&dq=narthamalai&hl=en&sa=X&redir_esc=y#v=onepage&q=narthamalai&f=false. 
  3. Morley, Grace; Sengupta, Arputha Rani (2005). God and King, the Devarāja Cult in South Asian Art and Architecture. Daya Books. p. 1448. ISBN 9788189233266. https://books.google.com/books?id=z6jgHpB1448C&pg=PA133&dq=narthamalai&hl=en&sa=X&ved=0CC8Q6AEwBDgKahUKEwjS1saMx4_JAhWJkI4KHe2lAtc#v=onepage&q=narthamalai&f=false. 
  4. Rao, M.S. Nagaraja (2001). «The Concept of Jirnnoddhara». Bulletin of the Deccan College Research Institute 60/61: 15–20.
  5. Alphabetical List of Monuments - Tamil Nadu. Archaeological Survey of India (2011). 14 November 2015 тикшерелде.
  6. Singh, Sarina; Benanav, Michael; Brown, Lindsay (2013). Lonely Planet India. Lonely Planet. p. 2478. ISBN 9781743217931. https://books.google.com/books?id=oYryAAAAQBAJ&pg=PT2478&dq=narthamalai&hl=en&sa=X&ved=0CCcQ6AEwAmoVChMIy4SM08WPyQIVywOOCh29owEc#v=onepage&q=narthamalai&f=false. 
  7. Ramaswamy, Vijaya (2007). Historical Dictionary of the Tamils. Scarecrow Press. p. 195. ISBN 9780810864450. https://books.google.com/books?id=H4q0DHGMcjEC&pg=PA195&dq=narthamalai&hl=en&sa=X&ved=0CEkQ6AEwB2oVChMIy4SM08WPyQIVywOOCh29owEc#v=onepage&q=narthamalai&f=false. 
  8. 8,0 8,1 Rao, A.V.Shankaranarayana (2012). Temples of Tamil Nadu. Vasan Publications. pp. 162–64. ISBN 978-81-8468-112-3. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Sastri, K. A. Nilakanta (1955). The Colas: With over 100 illustrations (Madras University historical series) (2nd ed.). University of Madras. pp. 699–701. ASIN B0006CNQCG. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]