Нача (Вороново районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нача (Вороново районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нача
Сурәт
Дәүләт Flag of Belarus.svg Беларус
Административ-территориаль берәмлек Вороновский район[d], Лидский уезд[d] һәм Дотишский сельсовет[d]
Латинизация белорусского языка (система 2007 года) Nača
Commons-logo.svg Нача Викиҗыентыкта

Нача[1] (белар. Нача, рус. Нача) — Беларусьның Гродно өлкәсендә урнашкан элеккеге татар авылы. Вороново районына карый. Авыл Радунь бистәсеннән төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нача Литва белән чиктәш тора[2].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны — 453 кеше (2009).

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Time zones of Europe.svg

Халыкара стандарт буенча Нача Көнчыгыш Аурупа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны XV гасырда беларус татарлары нигезләгән. Беренче тапкыр 1517 елда телгә алына. 1529 елда биредә католиклар мәхәлләсенә нигез салынган[3].

1631 елда татар авылы буларак билгеле.[4]

Күпчелек халкы, шул исәптән татарлар да, кырым татарлары кебек сөрелүдән куркып, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Польшага, азрак өлеше Литвага, соңрак Беларусь шәһәрләренә күченә.[5]

1863 елның февралендә Нача авылында Людвик Нарбут отряды формалашкан[6]. Аның әтисе, Теодор Нарбут, танылган тарихчы, этнограф һәм инженер Начада католик чиркәү янындагы зиратта җирләнгән[7].

1939 елдан БССР составында, 1940 елдан - Радунь авыл советы үзәге.Ә 1962 елдан Вороново районының авыл советы үзәге. Бөек Ватан сугышы вакытында Нача немец оккупациясе астында булган.

1998 елда биредә 445 кеше булган.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1863-64 елгы баш күтәрүдә катнашучыларга мемориаль таш.
  • Теодор Нарбут кабере[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Назвы населеных пунктаў Рэспублікі Беларусь: Гродзенская вобласць: нарматыўны даведнік / І. А. Гапоненка і інш.; пад рэд. В. П. Лемцюговай. — Мн.: Тэхналогія, 2004. — 469 с. ISBN 985-458-098-9
  2. [1]
  3. Приход Вознесения Девы Марии на сайте Католической церкви в Белоруссии
  4. Энцыклапедыя гісторыі Беларусі / Рэдкал.: Г. П. Пашкоў (галоўны рэд.) i iнш.; Маст. Э. Э. Жакевіч. — Мн.: БелЭн: М-Пуд. ISBN 985-11-0141-9
  5. Лыч, Л. Гiсторыя культуры Беларусi / Л. Лыч, У. Навiцкi. – Мінск : ВП «Экаперспектыва», 1997. – 486 с.
  6. Вайсковы начальнік Лідскага павета грамадзянін Нарбут
  7. «Збор помнікаў гісторыi i культуры Беларусі. Гродзенская вобласць». Мінск, выдавецтва «Беларуская Савецкая Энцыклапедыя імя Петруся Броўкі», 1986 год. Стр. 144
  8. [2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мухлинский, А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар / А. Мухлинский. – СПб. : Изд-во Санкт-Петербургского ун-та, 1857. – 70 с.
  • Энцыклапедыя гісторыі Беларусі/ Рэдкал.: Г. П. Пашкоў (галоўны рэд.) i iнш.; Маст. Э. Э. Жакевіч. — Мн.: БелЭн. :М-Пуд. ISBN 985-11-0141-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]