Наёмщик (драма)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наёмщик (драма) latin yazuında])
Наёмщик
Фото
афиша
Жанр музыкаль драма[d] һәм әдәбият әсәре[d]
Автор Таҗи Гыйззәт
Музыка Салих Сәйдәшев
Режиссер Сөләйман Вәлиев-Сульва
Пәрдәләр саны 5 пәрдә
Беренче куелыш 1925
Беренче куелыш җире Сембер

«Наёмщик», «Наёмщик» музыкаль драмасы (рус. Музыкальная драма «Наёмщик» — 5 пәрдәлек тарихи музыкаль драма. Таҗи Гыйззәт әсәре, көен Салих Сәйдәшев иҗат иткән. Спектакль премьерасы Сембер шәһәрендә 1925 елда, Казанда 1928 елда[1] уйналган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда, Сембер шәһәрендә үзешчән татар драма түгәрәге белән җитәкчелек иткәндә, драматург Таҗи Гыйззәт мулла малае урынына хәрби хезмәткә ялланган ярлы егет турында «Наёмщик» пьесасын яза. Пьеса буенча куелган спектакль әүвәл Сембердә уйнала (1925). Аннары Алабуга, Бондюг, Чаллы, Казан тамашачыларына күрсәтелә.

С. Сәйдәшев «Наёмщик»ны операга кадәр үстермәкче була, ләкин хыялы тормышка ашмый.

Спектакльне 1931 (режиссеры Сөләйман Вәлиев-Сульва), 1941 (режиссеры Кәшифә Тумашева) елларда Татар дәүләт академия театрында яңартып куялар.

Соңрак М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында музыкаль драма буларак уйнала.

1950 елда композитор Александр Ключарев опера итеп эшли.

Казанда премьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда 1928 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала.
Режиссёр — Сөләйман Вәлиев-Сульва (1899-1956).
Сәхнә бизәлеше — Петр Сперанский (1891-1964).
Либретто — Таҗи Гыйззәт.

Баш рольләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссер С. Вәлиев-Сульва музыкаль драманы сыйныфлар арасындагы каршылыкны сурәтләүче социаль драма итеп үзгәртә.
Гадел Кутуй 1928 елда куелган спектакльне югары бәяләми.

« Спектакль клуб пьесасы төсен алды, уңышсыз политграмота, кәҗүнни агитка булып чыкты. С. Сәйдәшевның музыкасы — спектакльнең иң зур уңышы, көйләре аерым симфония булырлык.
»

Яңа куелыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда Казан консерваториясенең опера студиясе (җитәкчесе Әлфия Җаббарова) Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әсәрне концерт башкаруында куйды. Спектакльдә «Tatarica» оркестры (җитәкчесе Ринат Халитов), Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе Венера Гәрәева) катнашты.
Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.

Төп партияләрне башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан театр музее сайтында, archived from the original on 2016-04-29, retrieved 2016-06-18 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Алмазова. Фарид Яруллин и татарский балет. Казан: ТКН, 1987.(рус.)
  2. М. Галиуллина. Наёмщик сәхнәгә кайтты. «Сәхнә», 2016 ел, № 6.
  3. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]