Нгерулмуд
| Нгерулмуд | |
|---|---|
| ингл. Ngerulmud | |
| Нигезләнү датасы | 2006 |
| Рәсми исем | Ngerulmud |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Палау |
| Административ-территориаль берәмлек | Палау |
| Сәгать поясы | UTC+09:00 һәм UTC+10:00 |
| Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан |
| Халык саны | 0[1] |
| Почта индексы | 96939 |
Нгеру́лмуд (палау.[d] һәм ингл. Ngerulmud, яп. ンゲルルムッド) ― Тын океанның Филиппин диңгезендә[d] урнашкан, АКШ белән ирекле ассоциацияләшкән утрау-дәүләт Палау Республикасы башкаласы (2006 елның 7 октябреннән)[2][3][4].
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бабелтуап[d] утравында, илнең элеккеге башкаласы Корордан[d] якынча 20 км төньяк-көнчыгышта һәм Мелекеок[d] торак пунктыннан 2 км төньяк-көнбатышта урнашкан. Палауның иң төньяк торак пункты булып тора.

Шәһәрдән 25 чакрым ераклыкта Палауның халыкара аэропорты[d] урнашкан.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нгерулмуд халкы турында статистик мәгълүматлар аерым алып барылмый, чөнки аның төгәл чикләре юк һәм ул бары тик хөкүмәт биналарыннан гына тора. 2020 елгы милли җанисәп мәгълүматлары буенча, Нгерулмуд урнашкан Мелекеок штатында 318 кеше яшәгән[5], бу аны халык саны буенча дөньяда суверен дәүләтнең иң аз халыклы башкаласы итә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Палауның элекке башкаласы Корор булган. Илнең 1979 елда ратификацияләнгән Конституциясендә Палау милли конгрессы[d] Бабелтуап утравында, Конституция үз көченә кергән көннән соң ун ел эчендә, даими башкала булдырырга карар кылган[6].
Яңа башкаланы планлаштыру 1986 елда башланган. Капитолий бинасын төзү контракты Гавай архитектура фирмасы Hawaii Ltd ка тапшырылган. Әлеге фирма элегрәк Микронезия Федератив Штатлары башкаласы Паликирда Капитолий комплексын проектлаган булган. Эш акрын барган, чөнки Палауда инженерлар һәм архитекторлар җитешмәгән. Төзелеш материалларының күп өлешен башка илләрдән кертергә кирәк булган[7].
Алга таба эш 2000-еллар башына кадәр алып барылмаган. Ул вакытта ил Тайваньнан, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм Палауның Кытай Республикасын дипломатик тануын тәэмин итүнең бер өлеше буларак, 20 млн. АКШ доллары күләмендә кредит алган[8].
Палау парламенты (илнең канун чыгару органы) өчен аерым биналар, шулай ук үзәк мәйдан аша тоташтырылган хакимиятнең суд һәм башкарма тармаклары булган, 45 млн АКШ долларыннан артык бәяле комплекс рәсми рәвештә 2006 елның 7 октябрендә ачылган, ачылу тантанасында 5000нән артык кеше катнашкан[9]. Хөкүмәт түрәләре үз офисларын Корордан Нгерулмудка комплекс төзелүгә үк күчергәннәр[2].
2013 елда The Wall Street Journal газетасы хәбәр иткәнчә, «җирле климат өчен яраксыз» һәм «Палауны бурычка батырган» Капитолий бинасында вентиляция системасындагы төзексезлек аркасында күгәрек[d] барлыкка килгән[10]. 2013 елның апрелендә, почтмейстер Томми Синсак тарафыннан чыгымнарны киметү чараларының бер өлеше буларак, Нгерулмудның почта бүлеге даими нигездә ябылган. Нгерулмудның почта бүлеге 2011 елның декабрендә Конгресс тарафыннан резолюция кертелгәннән соң булдырылган һәм илдә ике почта бүлекчәсенең берсе булган (икенчесе Корорда). 16 ай эшләү дәверендә чыгымнар 30 000 $ дан артып киткән, шул ук вакытта керемнәр, нигездә маркалардан[d] кергән керем, 2000 $ дан кимрәк булган[11]. Нгерулмуд ― Палауда үз почта индексы булган бердәнбер торак пункт ― 96939, шул ук вакытта илнең калган өлешендә 96940 индексы кулланыла, АКШ почта хезмәтендә, Ирекле ассоциация турында килешү[d] кысаларында, әлеге индекс белән Палау күрсәтелә[12].
2014 елның июлендә Нгерулмудта Тын океан утрауларының 45нче форумы[d] рәсми рәвештә ачылган. Форумдагы вакыйгаларның күбесе Корорда уздырылган[13][14].
2016 елның февралендә Нгерулмудта Микронезия Президентларының 16нчы саммиты узган, анда Палау президенты[d], Маршалл Утраулары президенты[d] һәм Микронезия Федератив Штатлары президенты[d] катнашкан[15].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.express.co.uk/news/world/1989251/worlds-smallest-capital-city-ngerulmud-palau.
- 1 2 US Department of State. Background Note — Palau: Government offices moved to a new National Capitol Building complex located at Ngerulmud, Melekeok State.
- ↑ US Department of Interior, President of the Republic of Palau Inaugural Address 2009 елның 31 август көнендә архивланган
- ↑ Addresses of Palau Government offices 2013 елның 14 октябрь көнендә архивланган
- ↑ 2020 Census of Population and Housing of the Republic of Palau.
- ↑ Constitution of the Republic of Palau 2012 елның 7 ноябрь көнендә архивланган — Embassy of the Republic of Palau, Washington, DC. Retrieved 25 February 2013.
- ↑ Lucy Jokiel (1 December 1995). «Trading places: while Hawaii’s economy bottoms out, Guam’s and Palau’s are ready to take off» — Hawaii Investor. Retrieved from Factiva, 25 August 2014.
- ↑ Ralph Jennings (5 September 2006). «Taiwan hands economic aid to firm ties with Palau» — Reuters. Retrieved from Factiva, 25 August 2014.
- ↑ «Pride in Palau for new Capitol» 2012 елның 8 октябрь көнендә архивланган — The Honolulu Advertiser. Published 12 November 2006. Retrieved 25 February 2013.
- ↑ David Walter (1 March 2013). «Sequestration in Paradise: Palau worries it will be collateral damage in Washington’s budget fight» — The Wall Street Journal. Retrieved from Factiva, 25 August 2014.
- ↑ Aurea Gerundio-Dizon (23 April 2013). «Palau Capital Building Post Office ‘Closed For Good’» 2016 елның 4 март көнендә архивланган — Island Times. Retrieved 2 March 2015.
- ↑ Maripet L. Poso (3 November 2010). «House requests Toribiong to establish Post Office in Ngerulmud» 2019 елның 22 сентябрь көнендә архивланган — Marianas Variety. Retrieved 2 March 2015.
- ↑ Calendar of Events 2015 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган — Palau PIF. Retrieved 21 January 2015.
- ↑ «Pacific Islands Forum opens in Palau with plea to protect world’s oceans» 2015 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган — Radio Australia. Retrieved 21 January 2015.
- ↑ (23 February 2016). «16th Micronesian Presidents’ Summit concludes» 2016 елның 2 апрель көнендә архивланган — Island Times. Retrieved 21 March 2016.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | |
|---|---|---|
| Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна | |
