Невроз
Невроз | |
Саклык белгечлеге | психоанализ[d][1] |
---|---|
ICPC 2 идентификаторы | P99 |
Невроз — психик эшчәнлекнең кайтма бозылуы ул. Невроз вакытында авыруның уз халәтен аңлый, чирләгәнен таный. Невроз еш кына психик травмадан соң барлыкка килә. Тик шунысын да әйтергә кирәк, шәхес өчен зур мәгънәгә ия мөнәсәбәтләргә бәйле психик травма булганнан соң гына!
Теләсә нинди психик травма кешедә невроз тудыра алмый. Психик травма «ачкыч шәхеснең йозагына» яраганда гына, мөнәсәбәтләр системасына туры килгәндә генә неврозга китерә.
Неврозны гадәттә гипноз, аутоген тренинглар, дарулар белән дәва лыйлар. Авыруга дарулар ярдәм иткән кебек тоела. Тик дарулар кешенең проблемасын чишәргә өйрәтәләрме соң? Билгеле юк... Авыру кире үзенең ярсулы иҗтимагый мохитенә әйләнеп кайта, һәм тагын кая барырга белми аптырап, бер белгечтән икенчесенә йөри башлый, халык табибларына бара. Күнегүләр ярдәмендә авыруны психологик бәйләнешкә өйрәтү урынына, табиб аны дарулар биреп тынычландыра. «Әйләнә торган ишекләр» феномены барлыкка килә. Авыру күпмедер вакыт узуга яңадан табибка мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, бу халәт вакытында дарулар «өстән» генә йогынты ясыйлар, шуңа күрә хәл авырайган очракларда махсус белгечләр генә авыруны депрессиядән чыгара ала.
Невроз киң таралганмы соң? Көнбатыш тикшерүчеләренең мәгълүматларына караганда, невроз халыкның 85 % ы өчен ят нәрсә түгел. Русиядә бу күрсәткечне югарырак дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Алга киткән илләрдә невроз аеруча киң таралган һәм тыныч вакытта күбрәк күзәтелә. Сугыш вакытында невроз очрамый диярлек дип әйтергә дә була. Моның сәбәбе нидә? Мондый үзенчәлекле невроз феномены дияргә мөмкин. Сугыш вакытында шартлар авыр булса да, хәл, максат аңлашыла: каршыда — дошман. Ә менә тыныч вакытта мөнәсәбәтләр буталчык, катлаулырак. Шуңа күрә кайбер кешеләр сугыш чорын аңлаешлырак дип табалар, чөнки бар да ачык билгеле — дошманга каршы сугышырга кирәк.
Невроз ничек беленә соң? Оялучан, үпкәчел, юк-барга ышанучы, үзен гаепле итеп сизүче, көнче — болар невротик шәхес билгеләре. Неврозның физик күрсәткечләре бик күп төрле. Берәүнең йөрәге авырта, икенчесенең эче, өченчесе кешедә — мигрень... Хатын-кызларда күп төрле җенси авырулар, ир-атларда потенция түбәнәю дә—невроз авыруы күрсәткечләре. Иң кызганычы — кеше неврозның физик симптомнары белән очрашкач, күп вакытта терапевтка, неврологка, кардиологка, гастроэнтерологка йөри башлый. Тагын кемнәргә генә мәрәҗәгать итми алар, үзләренең авыруын дәвалар белгечне бик озак таба алмыйлар. Табиблар бу авыруларны еллар буе күзәтә килә, тик бернинди органик авыру тапмыйлар. Ни өчен дигәндә, проблема эчке конфликтларны чишмәүдә ята. Шуңа күрә дәвалауның уңай чишелеше пациентның үз шәхси проблемаларын аңлавына бәйле.
Психотерапевтка эләгү авыру өчен зур сөенеч, чөнки психиатрлар бу төр авыруларны яратып бетермиләр. Чөнки авыруның шәхес структурасын үзгәртеп, аны эчке конфликттан арындырырга кирәк, ә моны дарулар белән генә хәл итеп булмый.
Невроз белән түрәләр еш интегә, чөнки алар стресслы ситуацияләргә күбрәк эләгә. Түрәләргә еш кына үзләренең эчке максатларыннан чыгып түгел, читтән килгән күрсәтмәләр белән эш итәргә туры килә һәм кайбер очракта бу неврозга китерә. Бу чир башка психик авырулардан кайсы ягы белән аерылып тора соң? Невроз белән авыручы саташмый, булмаган ! объектларны бар итеп күрү, чит тавышлар ишетү, ят исләр сизү күзәтелми.
Вакытны озакка сузмый психотерапевтка мөрәҗәгать иткәндә, невроз белән интегүчеләрне уңышлы дәвалап була.
БАЛАДА НЕВРОЗ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Соңгы елларда Русиядә бик күп балалар невроздан интегә. Невроз — функциональ психик эшчәнлекнен бозылуы ул. Гадәттә, психикасына зыян килгән укучы невроз белән авырый. Әлеге чир нерв системасы тотрыксыз, йомшак, сүлпән яки ярсу булган үсмерләрдә күзәтелә. Туганда баш сөяге яки ми травмасы алганлыктан, мондый баланың нерв системасы нейроинфекция нәтиҗәсендә какшаган була.
Невроздан интеккән бала хискә тиз бирелә, аның кәефе еш үзгәрә, тиз арый, начар йоклый, саташа, курка, игътибарын туплый алмый.
Баланың нерв эшчәнлеге бозылмасын өчен, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Иң элек, уку, ял итү, йоклау өчен аның яшенә туры килерлек шартлар тудыру таләп ителә, һәр көнне нерв системасын гади һәм хәлдән килерлек ысуллар белән чыныктыру мөһим. *Гәүдә-сыны дөрес үссен өчен, баланы каты, тигез урын-җирдә йок латыгыз. *Баланың йокысы тирән, тыныч булсын өчен, ул йоклар алдыннан йокы бүлмәсен җилләтергә кирәк. *7 яшькә кадәр баланы кич 21 сәгатькә кадәр, 14 яшькә кадәр — 22, 15 яшьтән — 23 сәгатькә кадәр йокларга яткырсаң файдалырак. *Көнне иртәнге гимнастикадан һәм бүлмәне җилләтүдән башласа, бу — баланың кәефен һәм физик халәтен яхшыртырга ярдәм итәчәк. *Иртәнге аш алдыннан кәефне күтәрүче файдалы сок (лимон яки грейп фрут суы, балан, кызыл миләш, гөлҗимеш төнәтмәсе) эчү зарур. *Дәрестән соң һәм йоклар алдыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк. *Телевидение тапшыруларын көненә 1 сәгатьтән артык карау бала сәламәтлегенә зыян китерә. *Юеш сөлге белән ышкыну, билгә кадәр юыну, каты сөлге белән массаж ясау балада неврозны бетерергә булышыр.
Балага ышаныгыз. Ата-ана һәм бала арасында үзара ихтирамлы мөнә сәбәт урнашырга тиеш. Балага «лекция укып» теңкәсенә тимәскә, аны кимсетмәскә тырышырга кирәк. Ул аны яратканнарын белергә һәм үзен ышанычлы тотарга тиеш. Четерекле хәлләрдә бала, җәза бирүләреннән курыкмыйча, әти-әнисеннән киңәш сорарлык булсын.
Баланың фикерен тыңлагыз һәм ихтирам итегез. Ул тормыштагы вакый галарга юмор һәм тәнкыйть аша карарга өйрәнсен. Нарасыегыздан табыну өчен кумир ясамагыз. Бала туганнар, якыннары, аннан көчсезрәкләр, кыргый хайваннар, йорт терлекләре турында кайгырту кирәклеген тоеп, хәстәрлек күреп үссен.
Шәхси үрнәктә спортны яратырга өйрәтегез. Бала үзен ышанычлы хис итсен һәм урамдагы хулиганга тиешенчә җавап бирә алсын. Бала башка
милләт кешеләренә, мәдәниятенә, бүтән төрле фикергә ихтирам беләнч карасын, түземлелек күрсәтсен.
Ниндидер әйберләр сатып алуны, матди байлыкны гаилә уңышының төп максаты итеп куймагыз. Балага үз яшьтәшләреннән аерылып торырлык әйберләр алмагыз. Аңа ул үзе бәһасыз, кабатланмас һәм бердәнбер икәнлекне төшендерегез. Ярату, ихтирам акча һәм кыйммәтле әйберләр з санына бәйләнмәгән икәнлекне белеп үссен. Йөрәк парәгезнең кимчелекләре булса (ялкаулык, комсызлык, явызлык), алардан котылырга тырышыгыз. Нигездә, улыгыз яки кызыгыз әйбәт бала, аның күп кенә яхшы сыйфатлары бар дип фикер йөртү — аның өчен дә, сезгә дә яхшырак булыр. Әмма аңа комачаулаган, әти-әнисенең һәм укытучыларның кәефен төшергән җитешсезлекләреннән котылырга кирәк икәнлеген аңлатыгыз. Баланың күренеп торган сәләте булмаса, аңа карата яшьтәшләре ихтирамын уята торган шөгыль табыгыз. Истә тотыгыз: һәр бала — үзенчә талантлы.
Әгәр баланың тәртибендә, кәефендә сизелерлек тайпылышлар булса, белгеч консультациясе кирәк. Сез психологка, участок педиатрына, кирәк дип тапсагыз, психотерапевтка, психиатрга мөрәҗәгать итә аласыз.