Эчтәлеккә күчү

Нейпьидо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нейпьидо latin yazuında])
Нейпьидо
бирм. နေပြည်တော်
Нигезләнү датасы 2005
Рәвеш
Дәүләт  Мьянма
Нәрсәнең башкаласы Мьянма
Административ-территориаль берәмлек Naypyidaw Union Territory[d]
Сәгать поясы UTC+6:30[d]
Башкарма хакимият башлыгы Myo Aung[d][1]
Халык саны 1 160 242 (2014)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 115 ± 1 метр
Мәйдан 7054,37 км²
Панорамный вид
Җирле телефон коды 067
Карта
 Нейпьидо Викиҗыентыкта

Нейпьидо
бирм. နေပြည်တော်
Нигезләнү датасы 2005
Рәвеш
Дәүләт  Мьянма
Нәрсәнең башкаласы Мьянма
Административ-территориаль берәмлек Naypyidaw Union Territory[d]
Сәгать поясы UTC+6:30[d]
Башкарма хакимият башлыгы Myo Aung[d][1]
Халык саны 1 160 242 (2014)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 115 ± 1 метр
Мәйдан 7054,37 км²
Панорамный вид
Җирле телефон коды 067
Карта
 Нейпьидо Викиҗыентыкта

Нейпьидо́ (бирм. နေပြည်တော်; MLCTS: ne.prany. dau mrui. — сүзгә-сүз «король иле») ― Мьянма башкаласы. Илнең элекке башкаласы Янгоннан[d] 320 км төньяктарак урнашкан. Мандалай[d] округында Пьинмана[d] шәһәреннән 17 чакрым көнбатышта Чепьи авылы урынында шәһәр төзелгән. Хәзерге вакытта Нейпьидо союз территориясе составына керә.

2005 елның 6 ноябрендә Пьинмана шәһәренә якын болын территориясе илнең башкаласын күчерү өчен сайлап алына.

7 ноябрьдән илнең хәрби хөкүмәте министрлыкларны һәм ведомстволарны Янгоннан күчерә башлаган. Башкаланы күчерә башлауның төгәл вакыты астрологик күзаллаулар буенча сайланган, бу 6:36 булган. 11 ноябрьдә 11 батальон һәм 11 министрлыктан торган икенче конвой Янгоннан китә («Бангкок пост» газетасы хәбәрләре буенча)[2].

Башкаланың күчерелү сәбәбе төгәл билгеле түгел. Бу стратегик күзаллаулар да, эчке сәясәт күзаллаулары да яки Бирма тарихында еш була торган астрологлар киңәшләрен куллану да булырга мөмкин. Илнең үзәгендә урнашкан Пьинмана шәһәре диңгездән[d] булырга мөмкин һөҗүмнәрдән ерак тора. Моннан тыш, хөкүмәт АКШ белән конфликтның Гыйрак сценариеннан курыкса, шәһәр тирәсендә һава бомбардировкалары очрагына җир асты сыену урыннары һәм ныгытмалар җиһазландырылырга мөмкин. Шулай ук Пьинмананың милли өлкәләргә якынрак булуы һәм башкаланың мондый торышы бу территорияләрне контрольдә тотуны яхшыртырга мөмкин.

Мьянма һәм чит ил галимнәре-климатологлары һәм океанологларының фаразлары да соңгы рольне уйнамаган, дип уйларга мөмкин – алар элекке башкаланың цунами һәм башка стихияле бәла-казалардан зыян күрә алуын күрсәткән. Бу 2008 елның маенда расланган, «Наргис»[d] тропик циклоны илдә 100 меңнән артык кешенең, шул исәптән берничә мең Янгон кешесенең гомерен алып киткән булган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Пьинмана генерал Аун Санның[d] хәрби ныгытмасы булган.

2006 елның 27 мартында 12 меңнән артык солдат Бирма Армиясе көненә (1945 елда Бирманы япон оккупациясеннән азат итүнең еллыгы) багышланган беренче хәрби парадта катнашкан. Бу көнне (2006 елның 27 марты) Нейпьидо беренче тапкыр башкала буларак телгә алынган[3].

2013 елның декабрендә шәһәр XXVII Көньяк-Көнчыгыш Азия уеннарын[d] кабул иткән.

Поезд Янгоннан Нейпьидога кадәр 9 сәгать бара, көн саен 9:00 да китә һәм 18:00 гә килеп җитә[4].

2006 елның март уртасында Air Mandalay[d] авиакомпаниясе Янгон һәм Нейпьидо арасында очышлар башлаган. 2006 елның 5 июнендә Ситтве һәм Тандве шәһәрләренә кадәр даими авиарейслар башланган[5].

2011 елның 19 декабрендә Нейпьидо халыкара аэропорты[d] ачылган.