Нейрон

Нейрон яки нерв күзәнәге ( бор. грек. νεῦρον «җепсел»; нерв) - югары специализация алган күзәнәк. Нейрон - электр сигналлары тарафыннан ярсынучы күзәнәк. Нейроннарның төп үзенчәлеге — аларның югары ярсынучанлыгы. Алар тышкы тирәлектән һәм организмның эчке тирәлегеннән сигналлар алалар, аларны үткәрәләр һәм эшкәртәләр, бу — органнарның эше белән идарә итү өчен кирәк. Нейроннар бик катлаулы һәм күп санлы чылбырларга җыелганнар, алар информацияне алу, эшкәртү, саклау һәм файдалану өчен кирәк.
Нерв тукымасы ике типтагы күзәнәкләрдән: төп нерв күзәнәкләре — нейроннар һәм ярдәмче күзәнәкләр — нейроглиядән тора.
Нейроглия ярдәмче функцияләрне башкара. Мәсәлән, туклыклы матдәләр кан тамырларыннан башта нейроглия күзәнәкләренә керә, анда эшкәртелә һәм шуннан соң гына нейроннарга эләгә. Нейроглия күзәнәкләре нейроннар өчен механик терәк функциясен дә үти
Нейрон төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Нейрон тәннән һәм үсентеләрдән тора. Нейронның тәнендә цитоплазма һәм түгәрәк төшчекләре белән төш урнашкан. Тышкы яктан нейрон күзәнәк мембранасы белән чикләнгән. Нейронның үсентеләре төзелеше, формасы һәм функцияләре белән аерылалар.
Дендритлар һәм аксон
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Дендрит — ярсынуны нейронның тәненә җибәрүче үсенте. Нейронда ешрак тармаклы берничә кыска дендрит була. Ләкин бер генә озын дендритлы нейроннар да бар.
Аксон — информацияне нейронның тәненнән икенче нейронга яки эшче органга тапшыручы озын һәм бердәнбер үсенте. Аксон, очында гына тармакланып, кыска тармаклар — терминальләр барлыкка китерә. Дендрит яки аксонның озын үсентесенең тышча белән капланган өлеше нерв җепселе дип атала. Исегезгә төшерик: нерв тукымасының төп үзлекләре — ярсынучанлык һәм үткәрүчәнлек.
Синапс
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Синапс ( грек. σύναψις, συνάπτειν - кочаклау, кул кысу) — аксонның үзе информация җибәргән күзәнәккә орынып торган урыны. Аксонның бу участокларында тынычсызлагыч сыекчалы куыкчыклары булганлыктан, алар бераз калынрак. Нерв импульслары синапска барып җиткәч, куыкчыклар шартлый, сыекча синаптик ярыкка эләгә һәм информацияне кабул итүче күзәнәк тышчасына тәэсир итә. Бу башка нейрон, мускул яки биз күзәнәге дә булырга мөмкин. Сыекчадагы биологик актив матдәләрнең составына һәм микъдарына бәйле рәвештә, информацияне кабул итүче күзәнәк ярсынырга һәм үзенең эшен көчәйтергә яисә тоткарларга — йомшартырга яки бөтенләй туктатырга мөмкин. Информацияне кабул итүче күзәнәкләрнең, гадәттә, синапслары күп була. Синапсларның бертөрлеләре аша алар — стимул бирүче сигналлар, ә икенчеләре аша тискәре, тоткарлагыч сигналлар алалар. Бу сигналлар барысы бергә кушылганнан соң, эш тә үзгәрә.
Бу термин инглиз физиологы Чарльз Шеррингтон тарафыннан 1897 елда кертелгән [1] .

Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ С. А. Осиповский; H. Н. Боголепов. . — Т. 23.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Поляков Г. И. Баш миенең нейрон оештыру принциплары турында М: Мәскәү дәүләт университеты, 1965
- Косицин Н. С. endзәк нерв системасында дендритлар һәм аксодендритик бәйләнешләрнең микроструктурасы. М.: Наука, 1976, 197 б.
- Немечек С. һ.б. Нейробиология белән таныштыру, Авиценнум: Прага, 1978, 400 б.
- Блум Ф., Лейсерсон А., Хофштадтер Л. Брейн, Акыл һәм Тәртип
- Баш мие (мәкаләләр җыентыгы: Д. Хубель, С. Стивенс, Э. Кандель һәм башкалар - Фәнни Америка саны (1979 елның сентябре)). М.: Мир, 1980
- Савельева-Новоселова Н. А., Савелев А. В. Нейронны модельләштерү өчен җайланма. А.С. 36 1436720, 1988
- Савельев А. В. Синаптик дәрәҗәдә нерв системасының динамик үзлекләрендә үзгәрешләр чыганаклары // "Ясалма интеллект" журналы, Украина НАСы. - Донецк, Украина, 2006. - No. 4 . - 323-338 б .
- Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- RF-PSTH нейрон моделе (кабул итү кыры (RF) структурасын һәм PSTH чыгу нейрон сигналын симуляцияләү)
- YouTube сайтында Научно-популярный фильм «Нервная клетка»
- Нейрон нәрсә ул? | Докторның фәнни мәкаләсен тәрҗемә итү. C. Джордж Бери