Эчтәлеккә күчү

Нейросенсорлы саңгыраулык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нейросенсорлы саңгыраулык latin yazuında])
Нейросенсорлы саңгыраулык
Саклык белгечлеге оториноларингология[d]
Генетик бәйләнеш POU3F4[1]
ICD-9-CM 389.14[2], 389.10[2] һәм 389.1[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C34662[2], C26739[2] һәм C34663[2]
Моның каршысы Кондуктивная тугоухость[d]

Табиблар статистикасы хәбәр итүенчә, саңгыраулык чире халык арасында шактый киң таралган. Кайберәүләр һич ишетми, кайберәүләр колак тирәсендәге көчле тавышны, кайбер сүзләрне ишетә, тик аңлый алмый.

Моның сәбәбе нәрсәдә?

Саңгыраулык тумыштан булырга мөмкин яки яшәү дәверендә барлыкка! килә. Соңгысы кинәт кенә яки акрынлап башлана. Тумыштан килгән очракта, саңгыраулык йөкле хатын-кызның интоксикация (агулану) белән интегүе, яки вируслы инфекция белән авыруы аркасында хасил була.

Чирнең нәселдән килүе дә ихтимал. Ишетү сәләтенең тора-бара кимүенә сәбәпләр — баланың имгәнүе, менингоэнцефалит (баш мие сүрүе һәм ми матдәсе ялкынсынуы), вируслы инфекция, ишетү нервлары зарарлану, антибиотикларның зыянлы тәэсире, барабан пәрдәсе яки урта колак сөяге имгәнү, баш сөяге сыну, колак сызлау, көчле тавыш тәэсире.

Колакның ишетү сәләте кисәк югалу кан әйләнеше системасында тайпылышлар (кан саву), кан тамырында тромблар хасил булу, эмболия (кан тамырының каты чит матдәләр белән томалануы, колактагы һәм баш миендәге кан тамырлары кысылу), колак һәм баш сөяге имгәнү белән аңлатыла. Колакка сагыз яки башка әйбер тыгылу аркасында да, кеше ишетмәскә мөмкин. Әгәр бала кечкенәдән саңгырау икән, аның теле ачылмаячак һәм ул сөйләшә дә алмаячак.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]