Некрашунцы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Некрашунцы latin yazuında])
Некрашунцы
Карта
Ил Беларусь
Өлкә Гродно өлкәсе
Координатлар 54°3'45"тн, 24°54'28"кнч
Беренче телгә алу 1415 ел
Халык саны 42 кеше
Милли состав татарлар, поляклар
Сәгать кушагы UTC+2, җәен UTC+3

Некрашунцы[1] (белар. Некрашунцы, рус. Некрашунцы) — Беларусьның Гродно өлкәсендә урнашкан татар авылы. Вороново районына карый.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны — 42 кеше (2015).

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара стандарт буенча Некрашунцы Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны XV гасырда беларус татарлары нигезләгән. Беренче тапкыр 1415 елда телгә алына.[2]

1950 елларга кадәр авылда тирә якта яшәүче татарлар өчен, Мисыр хакимнәре, Америка татарлары ярдәме белән салынган мәчет эшләгән. Мәчеткә Камейш авылыннан, соңрак Кырым генералы булган, Матей Сулькевич йөрүе билгеле. Мәчет мәхәлләсенә Алекшишка, Милькунцы, Улановщина, Талькунцы авыллары татарлары да караган.

Бүгенге көндә авылда татар зираты сакланып калган.

1930-40 елларда татарларның бер өлеше сөргенгә сөрелә. Күпчелек халкы, шул исәптән татарлар да, кырым татарлары кебек сөрелүдән куркып, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Польшага, азрак өлеше Литвага, соңрак Беларусь шәһәрләренә күченә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Назвы населеных пунктаў Рэспублікі Беларусь: Гродзенская вобласць: нарматыўны даведнік / І. А. Гапоненка і інш.; пад рэд. В. П. Лемцюговай. — Мн.: Тэхналогія, 2004. — 469 с. ISBN 985-458-098-9
  2. Мухлинский, А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар / А. Мухлинский. – СПб. : Изд-во Санкт-Петербургского ун-та, 1857. – 70 с.
  3. Лыч, Л. Гiсторыя культуры Беларусi / Л. Лыч, У. Навiцкi. – Мінск : ВП «Экаперспектыва», 1997. – 486 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]