Нелли Әхмәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нелли Әхмәтҗанова latin yazuında])
Нелли Әхмәтҗанова
Туган 8 июнь 1946(1946-06-08) (77 яшь)
Һөнәре музыкачы

Нелли Әхмәтҗанова (8 июнь 1946 ел) — музыка белгече, фольклорчы, педагог-методист, югары мәктәп укытучысы. Сәнгать фәннәре кандидаты (1991), профессор (1999). 1982 елдан ССРБ Композиторлар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең (2005) һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нелли Васильевна Әхмәтҗанова 1946 елның 8 июнендә Уфа шәһәрендә туган.

1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый.

Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли, 1991 елдан алып — башкорт музыкасы кафедрасы мөдире, 1997 елдан алып — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының музыкаль фольклористика кафедрасы мөдире.

Сәнгать фәннәре кандидаты (1991), профессор (1909). 1991 елда «Башкорт инструменталь музыкасы. Мирас» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклаган.

Гыйльми хезмәтләре башкорт инструменталь халык музыкасы жанрлары үзенчәлекләрен өйрәнүгә, башкорт композиторларының һәм башкаручыларның ижатына багышланган.

1970-1990 елларда Нелли Васильевна Башкортстан буйлап фольклор экспедицияләрендә катнаша. Экспедицияләр вакытында ул якынча 2 мең башкорт халык көйләрен язып алган һәм аларның 500 гә якынын нотага салган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтҗанова Нелли Васильевна — якынча 100 фәнни хезмәт, башкорт музыкаль фольклоры буенча училищелар һәм вузлар өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы.

    • Ахметжанова Н. В. Башкирская этномузыкология: исследование. Ч.1. Изд., 2-е доп. /
    • Н. В. Ахметжанова. — Уфа: Вагант, 2008. — 160 с.: нот. Ахметжанова Н. В. Башкирская этномузыкология: исследование. Ч.2. /
    • Н. В. Ахметжанова. — Уфа: Вагант, 2009. — 124 с.; нот.
    • Ахметжанова Н. В. В мире башкирской музыки: сб. ст. /
    • Н. В. Ахметжанова. — Уфа, 1996. — 119 с.
    • Ахметжанова Н. В. Деятели культуры и искусства Башкортостана в годы Великой Отечественной войны
    • Н. В. Ахметжанова, Р. К. Ялалитдинова // Урал-Алтай: Через века в будущее. Материалы V Всероссийской научной конференции, посвящённой III Всемирному курултаю башкир (25-27 марта, 2010). II том. История. — Уфа: ИИЯЛ УНЦ РАН , 2010. — С. 18-22.
    • Ахметжанова Н. В. Её призвание — музыка / Н. В.
    • Ахметжанова // Ватандаш. — 2009. — № 3. — С.168-174.
    • Ахметжанова Н. В. Композиторы и этномузыкологи Башкортостана: избр. ст. /
    • Н. В. Ахметжанова. — Уфа: Вагант, 2009. — 56 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]