Неман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Неман
рус. Неман, лит. Nemunas, белор. Нёман
Liskiava Neman.jpg
Характеристика
Озынлык 937 км
Бассейн 98 200 км²
Су чыгымы 678 м³/с
Су агымы
Баш
 · Урнашкан урыны Минск өлкәсенең Узден районы
 · Биеклек 180 м
 · Координатлар 53°28′00″ т. к. 27°21'00" кч. о. (G) (T)
Тамак Балтыйк диңгезе
 · Координатлар 55°20′13″ т. к. 21°14'57" кч. о. (G) (T)
Урнашу
Су системасы Балтыйк диңгезе

Ил Белорусия, Литва, Русия
Неман (Русиянең Аурупа өлеше)
Blue 0080ff pog.svg
баш
Blue pog.svg
тамак
Неман Викиҗыентыкта

Неман (рус. Неман, белар. Нёман, литв. Nemunas, алман. Memel, пол. Niemen) — Белорусия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).

Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.

Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.

Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.