Ненец теле
| Ненец теле | |
| Үзисем: |
ненэцяʼ вада |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Ненец автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск крае (Таймыр районы), Коми Җөмһүрияте, Мурманск өлкәсе, Архангельск өлкәсе |
| Рәсми халәт: | |
| Сөйләшүчеләр саны: |
21 926 (2010, җанисәп)[1] |
| Халәт: | |
| Классификация | |
| Төркем: |
|
| Язу: | |
| Тел кодлары | |
| ГОСТ 7.75–97: |
нен 482 |
| ISO 639-1: |
— |
| ISO 639-2: |
— |
| ISO 639-3: | |
Ненец теле — ненецларның милли теле; самоди телләреннән берсе.
Кола ярымутравыннан Енисей елгасының уң ярында кадәр булган тундра зонасында һәм Пур елгасы бассейныныдагы тайга зонасында таралган; Сөйләшүчеләр саны — 20 меңнән артык. Ике сөйләш (диалект) бар: тундра һәм урман. Тундра ненец теле күбрәк сөйләшүчеләр санына ия, бу диалектта Канин ярымутравыннан Енисей елгасына кадәр даирәдә 30000-нән 40000-гә кадәр кеше сөйләшә, ә урман ненец телендә Аган, Пур, Лямин һәм Надым елгалары тирәсендә даирәдә 1000-нән алып 1500-гә кадәр кеше сөйләшә. Ненец теле фонетик ягыннан башка самоди телләреннән сизелерлек аерыла; синтаксисы исә гади җөмләләрнең күплеге белән аерылып тора. Лөгать составында аучылык, боланчылык, балыкчылыкка караган сүзләр шактый күп. Әдәби ненец теле тундра сөйләше нигезендә шәкелләнгән.
Әлифба
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ненец теле әлифбасы 1932 елда латин графикасы нигезендә булдырылган, 1937 елдан исә кирилл графикасы нигезендәге әлифбасына күчерелгән.
Хәзерге әлифба:
| А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
| З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ӈ ӈ |
| О о | П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х |
| Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э |
| Ю ю | Я я | ʼ | ʼʼ |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]