Непалда ислам
Непалда ислам | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
![]() |
Непалда ислам (непал. इस्लाम मा नेपाल) — Непал территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Непал халкының (29 млн 136 мең кеше) 4,20 % ы (1 млн 293 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Непалда ислам һинд дине һәм буддачылыктан кала өченче урындагы дин. Ислам күбесенчә илнең көньяк, Һиндстан белән чиктәш районнарында таралган.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Непал мөселманнарының (непал. नेपाली मुसलमान; Nepali Musalman) тарихы — өч төрле төркем: Тибет, Кәшмир һәм Тераи (Мадһеси) мөселманнары тарихы. Мадһеси мөселманнары биредә Непалның берләшүе вакытында ук булган, калган мөселманнар Һиндстан, Пакистан, Әфганстан, Төркия, Гарәбстан, Тибет, Мисыр, Ираннан XIX гасырдан башлап ялланган эшчеләр сыйфатында күченгән.
Ислам дине Непалда XV гасыр ахырыннан, король Ратна Малла (रत्न मल्ल, Ratna Malla) хакимлеге чорыннан билгеле. Ул Кәшмир мөселман сәүдәгәрләрен Катмандуга чакырган беренче Непал патшасы булган. 1524 елда Кәшмир сәүдәгәрләре биредә беренче мәчеткә (Кәшмир тәкыясе) нигез салган. Көнбатыш Непал (Чаубиси) раджасы Әфганстан һәм Һиндстан мөселманнарын непал гаскәриләрен утлы корал белән эш итәргә өйрәтү өчен чакыра. Күп санлы Непал кенәзлекләрен бер дәүләткә берләштергәннән соң, Непал короле Притви Нараян Шах (Prithvi Narayan Shah, 1723—1775) шулай ук мөселман сәүдәгәрләрен үз гаиләләре белән яшәргә чакыра, мәчет төзергә рөхсәт бирә. Сәүдәдән тыш, Әфганстан һәм Һиндстан мөселманнары утлы корал, патроннар җитештерү һәм кануннар чыгару буенча белгеч булган. Фарсы һәм гарәп телләрен белүче башка мөселманнар халыкара дипломатиядә файдалы булган.
1858 елда Сипайлар ихтилалы җиңелгәннән һәм британнар Дәһли мәчетен туптан атып җимерткәч, британнар эзәрлекләвеннән качып, күп санлы Һиндстан мөселманнары Непалда сыену урыны таба [2]. Ислам динен Непалның көньяк районнарына күчеп урнашкан Һиндстан мөселманнары ныклап урнаштыра.
1959 елда Кытай коммунистлары Тибетны яулап алганнан соң, Тибет мөселманнары Непалга качкан. Телләре һәм киемнәре белән Тибет мөселманнары Тибет буддачыларыннан аерылмый. Бүгенге көндә Непалдагы Тибет мөселманнары Кытайда эшләнгән куллану товарлары белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Тибет мөселманнары Непалның башка мөселманнарыннан баерак.
Непал мөселманнары элеккечә үк чик аша Һиндстанның Уттар-Прадеш (дин тотучыларның 19,26 % ы мөселманнар, 2011) һәм Биһар (дин тотучыларның 16,87 % ы мөселманнар, 2011) штатлары мөселман халкы белән ныклы элемтәдә тора һәм алардан даими мәдәни ярдәм ала.
Мөселманнар Непалның 74 районында урнашкан. Непалның мөселманнар иң күп яши торган районнары – Банке (район халкының 20,45 % ы мөселманнар), Раутахат (район халкының 19,70 % ы мөселманнар), Капилвасту (19,57 %) һәм Парса (район халкының 15,45 % ы мөселманнар) районнары. Илнең үзәк һәм төньяк районнарында мөселманнарның өлеше 0,5 – 5 % тан артмый.
Непал мөселман җәмгыятьләренә динне ныгытуда, мәчет, мәдрәсә тотуда федераль дәүләтнең ярдәме җитми, кайбер мөселман илләре (Согуд Гарәбстаны, Мисыр) Непал мөселман яшьләренә үз университетларына укырга керүдә стипендия белән булыша[3]. Соңгы елларда Непал мөселманнары мөселман илләренә (Катар һ. б.) эшкә китә һәм анда үз дини якташлык җәмгыятьләрен булдыра[4].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Islam in Nepal(ингл.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Legacy of the Mutiny(ингл.)
- ↑ Islam in Nepal(ингл.)
- ↑ Nepalese Muslim Society elects new working committee. gulf-times.com, 16.02.2014 (ингл.)
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Русия • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |