Эчтәлеккә күчү

Непаллылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Непаллылар latin yazuında])
Непаллылар
Үз аталышы

Непал телендәː नेपाली नागरिक

яшәү җире

  • Непал: 26 494 504
  • Һиндстан: 2 926 168
  • Бутан: 265 000
  • Америка Кушма Штатлары: 59 490
  • Канада: 17140
  • Һонг Конг: 15 950
  • Финляндия: 3632
  • Кытай: 3500
  • Мьянма: 300 000
Теле

Непали теле

Дине

Һинд дине , Буддачылык, Ислам, Кират, Христианлык, һ.б.

 Непаллылар Викиҗыентыкта

Непалилар ({{Непал телендәː नेपाली) Непал законы буенча Непал халкының гражданнары.[1][2] Ил төрле милли һәм этник килеп чыгышлы кешеләр өчен өй булып тора. Гәрчә гражданнар Непали күпчелеген тәшкил итсә дә, граждан булмаган яшәүчеләр, ике гражданлыклылар һәм экспатриатлар шулай ук Непали идентиклыгын күрсәткәннәр. Непаллылар Һиндстаннан, Тибеттан, Пакистаннан, Әфганстаннан һәм Бирма һәм Юннаньнан өлешләр һәм тагын да ары абориген кешеләр белән Ираннан һәм Үзәк Азиядән.
Непал күп-мәдәниятле һәм күп-этник ил. 2011 ел Непал халык санын алу буенча Непаллылар 123 телдә сөйләшәләр.[3] Урта калкулыклы төбәк Катманду Үзәне, әз өлеш алып тора, әмма монда иң тыгыз халык урнашкан, монда халыкның 5 проценты диярлек яши.[4][5]

Непал гражданлыгына ия кешеләр

Җирле риваятьләр буенча "Не" дигән Һинд дине олы фикер иясе Катманду үзәнендә тарихка кадәрге чорда урнашканнар һәм "Непал" сүзе "Не" олы фикер иясе тарафыннан сакланган җир дигәнне аңлата. Ул Ведик вакытларда искә алына һәм бу төбәк гасырлар элек Непал дип аталган. Сканда Пурана буенча, "Не" яки "Немуни" дигән риши Һималайларда яшәгән.[6] Пашупати Пуранада, алар изге һәм саклаучы буларак искә алына [7] Ул монда Багмати елгасы һәм Кесавати елгасы буенда тапасья (медитацияне) башкарган дип әйтелә[8] һәм алар монда өйрәткәннәр.[9]

Илнең исеме чыгышы буенча Невар халкына карый. "Непал", "Невар", "Невал" һәм "Непар" төшенчәләре шул ук сүзнең фонетик төрле формалары һәм төрле формаларда тарихның төрле вакытларында очрыйлар. Непал өйрәнелә торган Санскрит формасы һәм Невар сөйләм Пракрит формасы.[10] Безнең эраның 512-енче ел белән даталанган Катмандудан көнбатышта урнашкан үзәндә Тистунгта табылган язмада "Непалга сәламнәр" дигән фраза очрый, бу "Непал" сүзенең илгә дә, халыкка да карый торган булганны аңлата.[11][12]

Хәзерге Непалны нигезләүче, Бадамахарадхираджа (мәгънәсе: бөек суверен патшаларның бөеге) Притхви Нараян Шаһ[13] Непали Милли Берлегенең берләштерүче фигурасы һәм символы булып тора.[14] Ул күренекле җитәкче булып таныла һәм аның туган көне Милли Берлек Көне дип санала, бу елларга сузылган Маоист гегемониясеннән соң һәм "Крамбаханга" дип аталган аянычлы монархияне бетерүдән соң.[13][15]

Непали касталар һәм этник төркемнәр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 Непал халык санын алу буенча 125 Непал кастасы һәм этник төркеме түбәндәгечә.

Rank Каста/этник төркемнәр Халык Процент составы
1 Чхетри ("Кшатрийдан килеп чыккан" дигән сүз) 4,398,053 16.60%
2 Калкулык Брахманы/Бахун 3,226,903 12.18%
3 Магарлар 1,887,733 7.12%
4 Тхару халкы 1,737,470 6.56%
5 Таманг халкы 1,539,830 5.81%
6 Невар халкы 1,321,933 4.99%
7 Ками (кастасы) 1,258,554 4.75%
8 Непали Мөселманнар (бер этник төркем буларак алыналар) 1,164,255 4.39%
9 Ядав 1,054,458 3.98%
10 Раи (этник төркеме) 620,004 2.34%
11 Гурунг халкы 522,641 1.97%
12 Дамаи/Дхоли 472,862 1.78%
13 Тхакури 425,623 1.61%
14 Лимбу халкы 387,300 1.46%
15 Сарки (этник төркеме) 374,816 1.41%
16 Тели 369,688 1.40%
17 Чамар/Хариджан/Рам 335,893 1.27%
18 Коири/Кушваһа 306,393 1.16%
19 Мусаһар 234,490 0.89%
20 Курми 231,129 0.87%
21 Саньяси/Даснами 227,822 0.86%
22 Дханук 219,808 0.83%
23 Дусадх/Пасаван/Паси 208,910 0.79%
123 Рауте халкы 618 0.00%
124 Нуранг 278 0.00%
125 Кусунда халкы 273 0.00%
- Башка билгеләнмәгәннәр һәм чит ил кешеләре 282,321 1.07%
- Барысы 26,494,504 100.00%

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. http://www.lawcommission.gov.np/en/documents/2015/08/nepal-citizenship-rules-2063-2006.pdf Nepal Citizenship Act 2006
  2. http://www.legalnepal.com/Nepal_citizenship_act.pdf 2011 елның 3 октябрь көнендә архивланган. Nepal Citizenship Act 2006(in Nepali)
  3. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок cbs не указан текст
  4. Decadal Growth :www.cbs.gov.np. әлеге чыганактан 2013-07-31 архивланды.
  5. Nepali peoples and nationality law. The World Factbook. CIA. әлеге чыганактан 2010-12-29 архивланды.
  6. Dangol, Amrit (6 May 2007). Alone in Kathmandu. Alone in Kathmandu. әлеге чыганактан 2016-12-27 архивланды. 29 July 2009 тикшерелгән.
  7. Prasad, P. 4 The life and times of Maharaja Juddha Shumsher Jung Bahadur Rana of Nepal
  8. Khatri, P. 16 The Postage Stamps of Nepal
  9. W.B., P. 34 Land of the Gurkhas
  10. Malla, Kamal P. Nepala: Archaeology of the Word. әлеге чыганактан 22 March 2012 архивланды. 5 May 2011 тикшерелгән. Page 7.
  11. Malla, Kamal P. Nepala: Archaeology of the Word. әлеге чыганактан 22 March 2012 архивланды. 5 May 2011 тикшерелгән. Page 1.
  12. Majupuria, Trilok Chandra; Majupuria, Indra (1979). Glimpses of Nepal. Maha Devi. p. 8. https://books.google.com/books?id=jDNuAAAAMAAJ&q=nepal+nepar&dq=nepal+nepar&hl=ne&sa=X&ei=XnGcUqXIHcH_rQfGvIHoDg&ved=0CDkQ6AEwCA. Retrieved 2 December 2013. 
  13. 13,0 13,1 Rai, Om Astha. Back To Unity. The Nepali Times.
  14. Simkhada, Dhruba. Nepal founder's legacy. The Nepali Times.
  15. Kharel, Shekhar. Prithvi Narayan Shah reborn. The Nepali Times.