Нерв системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нерв системасы latin yazuında])
Нерв системасы
Материал төре нервная ткань[d]
Кайда өйрәнелә неврология
Анатомик структурасының үсеше нерв системасы үсеше[d]
Схематик иллюстрациясе
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/nervous_system_2[1]
 Нерв системасы Викиҗыентыкта
Кешенең нерв системасы схемасы

Нерв системасыорганизмнарның тышкы һәм эчке мохит үзгәрешләрен сизүен эндокрин система белән беррәттән тәэмин итүче система. Нерв системасы интегратив система буларак эш итә. Ул сизгерлекне, хәрәкәтчән активлыкны һәм башка регулятор системаларын (эндокрин һәм системаларын) бергә бәйли.

Кеше һәм хайван организмы яшәешендә һәм эшчәнлегендә нерв системасы гаять зур роль уйный. Нерв системасының иң төп органы—баш мие. Ул барлык мәсьәләләр буенча карар кабул итә, боерык бирә һәм аның үтәлешен тикшерә.

Нерв системасы организмның барлык өлешләрен бербөтен итеп тоташтыра һәм алар белән идарә итә. Барлык хәбәрләр, телефон сигналы чыбыклар буйлап тапшырылган кебек, мигә һәм мидән нервлар буенча тапшырыла. Сигналлар нервлар буенча гаять зур тизлек белән узалар, бу тизлек секундына 120 метрга җитә.

Сез минең һәм нерв системасының нинди зур роль уйнавын һәм аның сәламәт булуының ни өчен мөһим икәнлеген аңлагансыздыр. Әгәр баш мие белән берәр хәл булса, әйтик, баш мие чүмече нык кына бәрелсә, күрү сәләте начарлану ихтимал. Чигә бәрелү—фикерләрне чуалтырга, арка мие зарарланса, күрү, ишетү, фикерләүгә зыян килми, ә менә эчке органнар, кул, арка, аяклар эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

Режим сакламау, күп йә аз йоклау, тирән кичерешләрнең, бигрәк тә йокы алдыннан, күп булуы нерв системасын какшата. Шуның өчен вакытында йокларга яту һәм тору, саф һавада йөрү, эшләү, ашау мөһим. Шул вакытта һәрвакыт күтәренке рухлы, шат күңелле булырсыз, сезнең бар нәрсәгә көчегез җитәр.

Нерв системасының гомуми сыйфатламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нейроннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нерв системасы нейроннардан, яки нерв күзәнәкләреннән һәм нейроглиядан, яки нейроглиаль күзәнәкләрдән тора. Нейроннар — ул ярсучан күзәнәкләр, ягъни алар электрик импульсларны барлыкка китерә һәм аларны тапшыра алалар (йогынты потенциалы). Нейроннар төрле формада һәм зурлыкта булалар. Ике үсенте төре барлыкка китерәләр: аксоннар һәм дендритлар.

Нейроглия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глиаль күзәнәкләрнең саны нейроннар саныннан күпкә күбрәк. Алар үзәк нерв системасы (ҮНС) күләменең иң кимендә яртысын тәшкил итәләр. Ләкин нейроннардан аермалы буларак алар йогынты потенциалы барлыкка китерә алмыйлар. Нейроглиаль күзәнәкләр төзелешләре һәм килеп чыгышлары буенча төрле. Алар нерв системасында ярдәмчел роль уйныйлар. Алар терәк, трофик, секретор, чикләүче һәм саклау функцияләрен үтиләр.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/nervous-system-definition/