Нефролитиаз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нефролитиаз latin yazuında])
Нефролитиаз
Сурәт
Саклык белгечлеге сидекбелем[d] һәм бөербелем[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/kidney_stones[1]
ICPC 2 идентификаторы U95
 Нефролитиаз Викиҗыентыкта

Җәй көннәрендә табигатьтәге үзгәрешләр һәм ашау рационы үзенчәлеге аркасында кайбер бөер авырулары көчәеп китә. Бу хәлне булдырмас өчен, шулай ук башка сәбәпләрдән бөер авырулары азып китмәсен өчен, ни эшләргә кирәклеге турында түбәндәге язмада карап китәрбез.

Бөер ташы авыруының кискенләшүе — җәйнең бер бәласе. Чирне китереп чыгаручы факторлар бик күп: нәселдәнлек, организмда матдәләр алмашы бозылу, дөрес тукланмау (менюда аксымлы ризыклар, тозлы, бик әче ашамлыклар күп булу, бертөрле генә диета куллану), канның химик составы үзгәрүе, авыртуны басучы даруларны озак вакыт куллану.

Җәен еш кына селтеле, составында кальций элементлары күп булган ми­ нераль сулар эчәргә туры килә. Күп вакытта болар авыруның уянуына китерәләр. Организмда фосфор-кальций алмашы бозыла һәм бөерләрдә бу микроэлементлар күпләп җыела башлый. Нәтиҗәдә бөерләргә фосфатлар дип аталган ташлар утыра башлый. Шулай ук бик күп тир бүленеп чыгу нәтиҗәсендә, организмда су-тоз балансы да бозылырга мөмкин.

Сырхау җиңелрәк узсын өчен, диетологлар ашау рационында тәмләткечләр кушылмаган сусыл ризыкларны арттырырга тәкъдим итәләр. Болай туклану организмда сыеклык туплап, эссе көннәрдә аны артык кызудан саклый.

Бөер ташы авыруы белән интеккән кешеләргә көрпәле ашамлыклар, үрдерелгән бодай, җитен орлыклары, көрпәле икмәк файдалы. Яңа гына өлгергән җимешләр, яшелчәләр, бигрәк тә яшел суган, петрушка, сельдерей, кабактан пешерелгән ризыклар бөерләр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.

Карбыз белән кавын яхшы бәвел кудыручылар булып санала. Алар си­ дек составында тоз концентрациясен, тоз һәм таш кристаллары ясалу мөмкинлеген киметәләр, организмнан вак ташларны, комнарны юдырып чыгарырга булышалар.

Ә менә кыздырылган, какланган итләрне, кәбабны, майлы ит шулпасын, тәмләткечләр өстәлгән ашамлыкларны киметергә киңәш ителә. Шулай ук кузаклы культуралар, шоколад, кайбер сөт ашамлыклары (сөт, тозлы сыр), кузгалак кислотасы күп булган (кузгалак, шпинат, крыжовник, рәваҗ, җир җиләге, лимон) кебек ризыклар белән мавыкмаска кирәк. Диңгез балыкларын, бәрәңге, кишер, төче чия, помидор ашауны да чикләргә тәкъдим ителә.

Кызу көннәрдә кирәгеннән артык сыеклык эчү белән мавыкмагыз, чөнки бу — бавырларга өстәмә йөк кенә. Шул ук вакытта организмга сыеклык җитмәү бөер эшчәнлеге бозылуга, мондагы тоткарлыкка китерергә мөмкин.

Организмда уңайлы сыеклык алмашы режимы булдырырга тырышыгыз. Моның өчен көненә 1,5-2 л сыеклык эчегез, организмнан агулы матдәләрне , чыгару өчен шул җитеп тора. Бу очракта мүк җиләге, кызыл карлыган, нарат җиләге, үләннәрдән ясалган эчемлекләр, яшел чәй, газсыз гади [ суга өстенлек бирергә кирәк. Юкә чәчәге, сары мәтрүшкә, гөлҗимештән, карлыгын яфракларыннан пешерелгән чәйләр файдалы.

Бөер ташы авырулары профилактикасы һәм аларны дәвалауда кыр наратбашы бик яхшы тәэсир итүче үсемлек санала. Аны үзен генә дә, бүтән үләннәр белән катнашмада да кулланырга ярый. Дәва өчен 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы кыр наратбашы үләнен салалар һәм 20 минут дәвамындә төнәтәләр. Төнәтмәне 2-3 ай иртән эчәләр.

Кыр наратбашы үт куыгында таш булган кешеләр өчен дә файдалы. Бу очракта мондый җыелма кулланалар: 2 шәр аш кашыгы кыр наратбашы һәм гөлбадран чәчәкләрен, 4 аш кашыгы нарат җиләге яфракларын 4 стакан , кайнар сулы термоста 30 минут төнәтергә кирәк. Төнәтмәне сөзгәннән соң, көн саен иртә-кич 1 әр стакан эчәргә тәкъдим ителә. Бу төнәтмә сидек . кудыру һәм спазмолитик (эчке әгъзаларның шома мускуллары спазмын бетерүче дару) чара буларак тәэсир итә. Бөердәге ташларны кара торма согы да эретергә мөмкин. Җәйге эссе вакытта бөердә таш булучылар гына түгел, пиелонефрит авыруы (бөер ялкынсынуы) белән җәфаланучылар да газап чигә. Бик еш бу авыру сидек юлындагы лайлалы тышча иммунитеты кимегән вакытында үзен сиздерә. Бу чиргә инфекцияле авырулар, тән температурасының бик еш күтәрелү-төшүе китерә. Мәсәлән, кояшта бик каты кызынганнан соң, кискен рәвештә салкын суга кереп, тән үтә көчле суынса, озак вакыт салкын аяклар юештә булганда, таш өстендә утырганда күзәтелә. Салкын юеш үлән өстендә утырганда бил авырып китү очраклары да булгалый. Авырудан саклану өчен, организмны артык кызудан, чиктән тыш суынудан сакларга кирәк.

Су коенганнан соң, тәнне коры сөлге белән сөртеп, өскә коры кием кисәң авырып китүдән сакланырга була. Әгәр дә туңсагыз, имбир белән җылы чәй эчегез, табанны май белән ышкып, киҗе-мамык оекбашлар киегез.

Пиелонефрит авыруыннан өзлегүләр булмасын өчен һәм ялкынсынуны киметү өчен, төрле дәва үсемлекләрен кулланалар. Бер дәва ысулы: аю табаны яфраклары, чыпчык аягы үләннәренә 250 мл кайнар су салып, 15-20 минут төнәтәләр һәм көненә 3-4 тапкыр, ашаганнан соң 1/4 стакан эчәләр.

Петрушка, әнис, артыш орлыклары, ак каен яфраклары төнәтмәләрен дә шул рәвешле әзерлиләр һәм кабул итәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]