Нефтьче (мәдәният сарае)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нефтьче (мәдәният сарае) latin yazuında])
"Нефтьче" мәдәният сарае,
Нигезләнгән 1981 ел[1]
Штаб-фатир Әлмәт, Татарстан

Нефтьче мәдәният сарае- Әлмәт шәһәренең мәдәни үзәге булып тора. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыру максатларында хезмәт күрсәтү өчен булдырылган.Әлмәт шәһәре Ленин урамы, 98 нче йортта урнашкан. Сарайның директоры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре-Саматов Валерий Вадутович ([2]).

Нефтьче

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булачак мәдәният сарае нигезенә беренче кирпеч 1973 елда салынган.

Мәдәният сарае 1981 елның 11 сентябрендә ачыла. Корылманың макеты Киев архитектура институты хезмәткәрләре тарафыннан төзелде.

Мәдәният сарае «Татнефть» берләшмәсе инициативасы буенча төзелде һәм аны ачу ике миллиард тонна нефть чыгаруга багышланган иде. Чирек гасырдан соң нефтьчеләр яңартылган сарайда өч миллиард тонна нефть чыгаруны билгеләп үттеләр. Бинада үткәрелгән зур ремонт «Татнефть» компаниясенең шәһәр халкына һәм аның кунакларына бүләк булды.

Элек сарай «Әлмәтнефть» бүлекчәсе булган, аннары аны шәһәргә тапшырганнар.

Мәдәни-агарту эшенең төп юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

•Балалар белән эш

•Яшьләр белән эшләү

•Өлкән буын белән эшләү

•Гаилә белән эшләү

•Гражданнарга патриотик тәрбия бирү

•Наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту профилактикасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш

•Өлкән халыкның ялын оештыру буенча эш

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефтьче холл

•Нефтьче мәдәният сараенда 5 ял итү объекты урнашкан

•Тамашачылар залы

• Паркет залы

•Үзәк ишекнең 1нче һәм 2нче кат фойесында ярминкә, шәһәр һәм республика чаралары күргәзмәләре, кышкы бакча эшли.

•Шәһәр һәм районның терәк фәнни-техник китапханәсе.

Заманчалык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә мәдәният сарае төп мәдәни, күңел ачу үзәкләренең берсе булып тора. Шулай ук шәһәрнең төп концерт мәйданчыгы булып тора. Анда 20дән артык төрле түгәрәк һәм секцияләр ачылды, алар җирле халык белән күп йөри.

Түгәрәкләр 4 яшьтән башлап балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә ачык. Биредә КВН, җирле «Дубравушка» хоры һәм башка бик күп командаларның күңел ачу чыгышлары даими рәвештә уза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ӘЛМӘТ: ШӘҺӘРНЕҢ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫ

2. Нефтьче мәдәният сарае

3. Шәһәр сарае - Кремль дәрәҗәсе: "Нефтьче" мәдәният сарае бу көз 35 еллыгын билгеләп үтә 2021 елның 1 февраль көнендә архивланган.

4. Район мәдәният йорты

5. Нефтьче

6. Әлмәт-нефть төбәге башкаласы»

  1. Мәдәният сарае сайты.
  2. [1]