Нечкә эчәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нечкә эчәк latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Нечкә эчәк (intestinum tenue) — ашказаныннан башланып, юан (сукыр) эчәккә кушыла. Озынлыгы якынча 6 м.

Нечкә эчәкне бүләләр:
• Өске беркетелгән өлеше – уникеилле эчәккә,
• Аскы хәрәкәтчән өлеше, боргаланулар ясаучы озын көпшәгә:
o өске 2/5 хәрәкәтчән өлеше ябык эчәк дип атала,
o аскы 3/5 хәрәкәтчән өлеше янбаш эчәк дип атала.
Нечкә эчәкнең төзелеше туклыклы матдәләрнең үзләштерүен һәм сеңдерүен тәэмин итә.


Уникеилле эчәк (duodenum)
• Уникеилле эчәк (12 и.э.) – иң кыска (25 cм), киң һәм беркетелгән нечкә эчәк бүлеге, ашказанның капкасы һәм янбаш эчәк арасында урнашкан .
• Эчәк уң яктан ашказаны асты бизенең башын урап уза һәм дага яки “C” хәрефе сыман формада.
• Уникеилле эчәк кендектән өстәрәк урнашкан, 1-3 бил умырткасы биеклегендә.
• Эчәк корсак ярысы артында урнашкан.
• 12 и.э. 4 өлешкә бүләләр – өске, төшмә, горизонталь һәм күтәрелмә.
o Өске өлеше (pars superior) капкадан башланып, горизонталь уңга таба бара һәм аска борылып, уникеилле эчәк бөгелешен (flexura duodeni superior) ясый, ә аннан киләсе – төшмә өлеш башлана. Өске өлешнең киң башлангыч бүлеге ампула (суганча) (ampulla) дип атала.
o Төшмә өлеше (pars descendens) өске бөгелештән башланып, вертикаль аска таба бара, 3 нче бил умырткасы биеклегендә сулга борылып, уникеилле эчәкнең аскы бөгелешен (flexura duodeni inferior) ясый, шул урыннан киләсе – горизонталь өлеш башлана. 12 и.э. бу өлешенә бавыр һәм ашказаны асты бизенең чыгару юллары ачыла.
o Горизонталь өлеше (pars horizontalis) 12 и.э. аскы бөгелешеннән башланып, горизонталь сулга таба - аортага кадәр бара, аның алдында соңгы – күтәрелмә өлешенә күчә.
o Күтәрелмә өлеше (pars ascendens) сулга һәм өскә таба бара, һәм аортадан сулда 2 нче бил умырткасы биеклегендә ябык эчәккә дәвам итеп, уникеилле-ябык эчәк бөгелеше (flexura duodenojejunalis) ясый. Бу бөгелеш корсак ярысы белән корсакның арткы тышчасына беркетелгән (Трейц бәйләвече).


Ябык эчәк (jejunum) һәм янбаш эчәк (ileum)
• Нечкә эчәк җыерчасы (mesenterium) ябык һәм янбаш эчәкне тотып тора, корсакның арткы тышчасыннан башлана һәм шактый хәрәкәтчән.
• Ябык эчәк корсак куышлыгының өске-сул өлешендә урнашкан.
• Янбаш эчәк корсак куышлыгының аскы-уң өлешен алып тора.
• Ябык эчәкнең янбаш эчәккә караганда диаметры зуррак, тышчасы юанрак һәм кан белән тәэмин ителүе күбрәк.
• Янбаш эчәктә 2% очракта үсенте бар, сукыр эчәккә күчкән урыны янындарак – янбаш эчәкнең дивертикулы (diverticulum ilei) (Меккелев) – күкәй сарысы-эчәклек юлы калдыгы.


Ябык эчәк тышчасы
Лайлалы катлау
o Лайлалы катлау күпсанлы эчәк төкчәләрен (villi intestinales) ясаган өчен хәтфәсыман өслекле. Төкчәләрнең үзәгендә кан һәм лимфа тамырлары урнашкан, алар эченә туклыклы матдәләр сеңә. Ябык эчәктә төкчәләр күбрәк.
o Тышчада эчәк бизләре (glandulae intestinales) бар, алар эчәк сыекчасын чыгара.
o Нечкә эчәкнең сеңдерү өслеге күпсанлы әйләнмә җыерчыклары (plicae circulares) өчен шактый зурайган. Җыерчыклар 12 и.э. ампуласында юк, башка бүлекләрдә алар биек һәм бер-берсенә тыгыз тора, дисталь өлештә җыерчыклар сирәгәя һәм янбаш эчәк ахырында тулысынча юкка чыга.
o 12 и.э. ампуласы тышчасында буй җыерчалары (капкада кебек) бар.
o Уникеилле эчәкнең буй җыерчасы (plica longitudinale duodeni) төшмә өлешнең медиаль тышчасында урнашкан һәм анда ике имчәк бар:
 Дисталь уникеилле эчәкнең зур имчәгендә (papilla duodeni major) (Фаттер имчәге) тишек бар, анда гомуми үт юлы белән ашказаны асты бизе кушылган юл ачыла.
 Проксималь уникеилле эчәкнең кечкенә имчәгендә (papilla duodeni minor) өстәмә ашказаны асты бизе юлы тишеге урнашкан.
o Лайлада лимфоид тупланмалар бар. Алар ялгыз лимфоид төенчекләрдән (noduli lymphoidei solitarii) һәм төркем лимфоид төенчекләрдән (noduli lymphoidei aggregati) тора – Пейр төймәләре. Соңгылары янбаш эчәктә генә табыла.
Лайла асты катлавы.
Мускуллы катлау ике катламнан тора, тышкы буйлы катламы (stratum longitudinale) һәм эчке – әйләнмәле катлам (stratum circulare).
Сүл асты нигезе.
Сүлле катлау.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.