Нигерия
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||
Ниге́рия (инг. Nigeria [naɪˈdʒɪrɪə]), Нигерия Федератив Җөмһүрияте (инг. Federal Republic of Nigeria) — Көнбатыш Африка дәүләте. Көнбатышта Бенин, төньякта — Нигер, төньяк-көнчыгышта — Чад, көнчыгышта — Камерун белән чиктәш. Ил мәйданы — 923 768 км². Халык саны — 149 млн (2009). Башкала — Абуджа шәһәре.
Халкының саны ягыннан бу ил — Африка илләре арасында иң зуры. Нигерия Нигер елгасының түбәнге агымы бассейнында урнашкан һәм Гвинея ярларыннан алып Чад күленә кадәр сузылган.
Башкала[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нигериянең башкаласы — Лагос — илнең диңгез капкасы; Африканың көнбатыш яр буйларындагы иң зур портларыннан берсе. Куе тропик яшеллеккә төренгән, рәсемдәге кебек матур бу шәһәр материкта һәм утрауларда җәелеп утырган.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нигериядә 250 дән артык төрле халык һәм этник төркемнәр яши. Халыкның күпчелеге илнең көньяк-көнбатышына һәм океан яр буйларына урнашкан.
Илдәге кешеләрнең өчтән бере диярлек шәһәрләрдә яши.
Илнең көньягында киң мәйданнарны биләп торган зур авыллар күп. Тораклар каралты белән әйләндереп алынган һәм бер-берсеннән ерак торалар. Һәр өйдән үзәк мәйданга таба сукмак сузылган, бу мәйдан — базар да, җыелышлар урыны да. Тораклар төрле-төрле, күбесенчә бу — балчык алачыклар, алар турыпочмаклы яки түгәрәк, конуссыман түбәле.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нигерия — сәнәгать үсеп килә торган авыл хуҗалыгы иле. Авыл җирендә игенчелек эшләре ел буена алып барыла. Илнең портларына дөньяның күп илләреннән суднолар җиләк-җимеш, агач, тимер рудасы, нефть алып китәр өчен киләләр. Нигерия аларга бай.
Хуҗалыкта һөнәрчелек зур роль уйный, аның белән бөтен-бөтен гаиләләр, авыллар, шәһәр кварталлары шөгыльләнә. Кулдан ясалганстанокларда тукыма сугалар, пальма җепселләреннән чыпта, кәрзиннәр үрәләр, тире эшкәртәләр. Кызыл сафьян (юка йомшак күн) дөнья базарларында яхшы билгеле.
Агачны юнып бизәк ясаучылар, чүлмәкчеләр эшләгән әйберләр бик югары бәяләнә.
Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нигериянең табигате бик бай һәм төрле-төрле. Географлар бу илне Көнбатыш Африканың кечерәйтелгән варианты дип йөртәләр. Нигер елгасы һәм аның кушылдыгы Бенуа илне ике өлешкә бүлә: елга китерелмәләреннән барлыкка килгән тигезлекле көньякка һәм тәбәнәк яссы таулыклары булган калку төньяк өлешләргә. Нигериянең җир асты нефть, тимер рудасы һәм төсле металл рудаларына бай.
Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кешенең күп гасырлар буена алып барылган эшчәнлеге, халыкның артуы илнең табигате үзгәрүгә китергән. Мәңге яшел чын урманнар бары тик урыны-урыны белән генә сакланган; туфрак ярлылана, елгаларда һәлакәтле су басулар, корылыклар ешрак кабатлана. Шәһәрләр тирәсендә чүп-чар таулары өелә, аның бер өлеше диңгез култыгына эләгә, балыкларны һәлак итә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Ангола • Әлҗәзаир • Бенин • Ботсвана • Буркина Фасо • Бурунди • Габон • Гамбия • Гана • Гвинея • Гвинея-Бисау • Җибути • Замбия • Зимбабве • Кабо-Верде • Камәр утраулары • Камерун • Кения • Конго Демократик Җөмһүрияте • Конго Республикасы • Кот-д'Ивуар • Көньяк Африка Җөмһүрияте • Көньяк Судан • Лесото • Либерия • Ливия • Маврикий • Мавритания • Мадагаскар • Малави • Мали • Марокко • Мисыр • Мозамбик • Намибия • Нигер • Нигерия • Руанда • Сан-Томе һәм Принсипи • Свазиленд • Сейшел утраулары • Сенегал • Сомали • Судан • Сьерра-Леоне • Танзания • Того • Тунис • Уганда • Үзәк Африка Җөмһүрияте • Хәбәшстан • Чад • Экваториаль Гвинея • Эритрея
Мөстакыйль булмаган территорияләр: Изге Елена утравы • Канар утраулары • Мадейра • Майотта • Мелилья • Реюньон • Сеута • Һиндстан океанында Британия территорияләре • Эпарсе Утраулары Танылмаган дәүләтләр (де-факто бәйсезләр): Галмудуг • Нортленд • Пунтленд • СГДҖ • Сомалиленд |
|