Нигъмәтулла (авыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нигъмәтулла (авыл) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәләш
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Әлшәй районы
Координатлар 54°0'43"N, 55°20'55"E
Нигезләнгән 1793
Халык саны 553 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452117

Нигъмәтулла (Мәләш, рус. Нигматуллино, уст. Нигаметуллино) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Нигъмәтулла авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 553 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архив материаллары ышансак, авылны 1793 елны мишәр поручик Нигъмәтулла Янышев нигезли. Авылга төрле елларда Салих, Бозаяз, Ярми, Яңавыл, Чуенчы авылларыннан кешеләр килеп утырганнар (һәммәсе – мишәр авыллары). 1923 елга кадәр Нигъмәтулла вулысы үзәге.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Нигъмәтулла вулысы, Нигъмәтулла авылында 533 хуҗалыкта 3034 җан исәпләнүе күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек мишәрләр, 55 башкорттан һәм 10 урыстан гайре.[2]
Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 556 йортта 3056 татар яши.[3]
1959 елда 1072 кеше яши (татарлар)
1989 елда – 664 (татарлар)

2002[4] 2010[1]
614 553

2002 елгы сан алу буенча халыкның 89 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.

Танылган кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Касыйм Вахит (1916-1942) - татар язучысы
  • Хәмит Йосыпов (1917-1993), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
  • Әгълә Нәкыев (1908-1976), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәп, шулай ук мәчет бар.

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның төп бәласе – юлсызлык.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]