Нигъмәт Хәким
Нигъмәт Хәким | |
---|---|
Туган телдә исем | Нигъмәт Гыйниятулла улы Хәкимов |
Туган | 26 декабрь 1889 Златоуст өязе, Еланлы авылы |
Үлгән | 3 август 1937 (47 яшь) Мәскәү |
Яшәгән урын | Мөштәри урамы |
Милләт | татар |
Һөнәре | лингвист |
Нигъмәт Хәким (1889—1937) – лингвист (тюрколог, уралчы-алтайы, гарәпче), фольклорчы, Казан педагогия институты доценты. «Идегәй» дастанын туплаган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәкимов Нигъмәтулла Гыйниятулла угылы Уфа губернасының Златоуст өязе Еланлы авылында дөньяга килгән.
Уфада Галия мәдрәсәсендә укый. 1913-18 елларда мәктәпләрдә татар телен укыта, 1918-19 елларда Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә. 1921-26 елларда Ташкент югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты җәмгыять белеме һәм физика укыта.
1917-21 елларда Уфа, Казан, Ырынбур, Ташкент гәзитләрендә орфографиягә багышланган мәкаләләре чыга. Бакудагы 1нче тюркология корылтаенда (1926) катнаша. 1926-27 елларда Ленинград шәркыять институтында туркология семинарында укый. Академиянең 200 еллыгы уңаеннан махсус стипедия белән бүләкләнә, Һиндстанда экспедициядә катнаша.
1928 елдан Ленинград шәркыять институтында аспирант. Уку вакытында Урта Азия, Башкортстан, Идел буена кулъязмалар һәм фольклор материалларын җыю өчен чыга. Казан шәрекъ педагогия институтының татар теле укытучысы. Себердәге бер татар авылында[1] «Идегәй» дастанының иң тулы һәм дөрес бер вариантын терки. Татарларда алар 20ләп исәпләнә. А.Н. Самойлович белән нәшер итәргә җыенган, ләкин 1933 елны Хәкимне кулга алалар. 1935 елны институтуттан куыла, Казан университетының фәнни китапханәсенә урнаша. 1936 елның ноябрендә НКВДның милли зыялылар арасындагы террористик төркемнәрне юк итү буенча Бөтенсоюз Новаторлар акциясендә кулга алын. 1937 елның 3 августында СССР Югары мәхкәмәсе Югары коллегиясе аңа иң югары хөкем чыгара. Көне белән атып үтерелә.
Идегәй дастаны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тобол губернасы, Тара өязе, Еланлы авылында Ситдыйк Зәйнетдиновтан (1854-1927) Ф. Урманче. Документларның да үз язмышлары