Нидерланд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерланд latin yazuında])
(Нидерландлар битеннән юнәлтелде)
Нидерланд
Байрак
Илтамга
Шигарь Ik zal handhaven Edit this on Wikidata
Башкала Амстердам
Халык саны 17 590 672 (1 гыйнвар 2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 19 гыйнвар 1795 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00
Рәсми тел нидерланд теле
География
ИҖБ Нидерланд патшалыгы
Мәйдан 41,543 км²
Координатлар 52.32°N 5.55°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Нидерландлар патшасы
Дәүләт башлыгы Виллем-Александр
Башлык исеме Нидирланның баш министры
Карта
Икътисад
ТЭП 1 011 799 миллион US$ (2021), 991 115 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 3.8% (31 сентябрь 2018)[1]
Туу күрсәткече 1.68 (2014)[2]
КПҮИ 0.931 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 81.50976 ел (2015, 2016)[4]
Пинсә яше 66.33 яшь
Джини коэффициенты 25.4 (2012)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +31
ISO 3166-1 коды NL[6]
ХОК коды NED
Интернет домены .nl

Нидерла́нд Патшалыгы́ (Нидерла́нд, нидерл. Koninkrijk der Nederlanden) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Нидерланд Төньяк диңгез белән юыла (451 км). Нидерланд күршеләре – Алмания (577 км) һәм Бельгия (450 км).

Илнең башкаласы булып Амстердам санала, ләкин дәүләтнең парламенты һәм хөкүмәте Һаага шәһәрендә урнашкан. Роттердам – илнең иң зур порты, шулай ук ул дөньяның иң зур портлары арасында тора, ә Утрехт – ил тимер юлларының үзәге. Һаага, Амстердам, Утрехт һәм Роттердам шәһәрләре Рандстад дип исемләнгән агломерацияне төзиләр, анда якынча 7,5 млн. кеше яши.

Кариб диңгезендә урнашкан Аруба утравы һәм Нидерландның Антиль утраулары белән берлектә Нидерланд Нидерланд Патшалыгы дип исемләнгән дәүләтне төзиләр. Патшалык әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр Нидерланд Патшалыгы Хартиясе (нидерл. Statuut voor het Koninkrijk der Nederlanden) белән көйләнә. Бу Хартия 1954нче елда кабул ителде.

Нидерландны еш кына Голландия дип атыйлар, ләкин бу исем дөрес түгел, чөнки Төньяк һәм Көньяк Голландия бары тик Нидерландарның 12 провинциясеннең икесен генә тәшкил итә, ләкин бу өлкәләр иң алга киткән провинцияләр булу сәбәпле, Голландия исеме гадәткә төште.

Европа берлегенә керә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Нидерланд тарихы

Нидерландта инде соңгы Боз чорыннан башлап кешеләр яшәгәннәр. Кеше эшчәнлегенең иң иске эзенә 100 мең ел. Беренче кешеләр аучылар булганнар, һәм шулай ук азык-төлек җыеп гомер кичергәннәәр.

Римлылыр килгәндә, Нидерландта алман кабиләләре яшәделәр(тубантлар, канинефатлар һәм фризлар монда инде безнең эрага кадәр 600 елында килделәр). Рим империясе вакытында Нидерландның көньяк өлеше римлылар контроле астында булды.

Вильгельм I Оранлы

Урта гасырларда Аскы илләр (хәзерге Нидерланд һәм Бельгия) Изге Рим империясенә кергән төрле графлык һәм герцоглыклардан торды. XVI гасырда Габсбурглар нәселе ярдәмендә алар бер дәүләткә берләштерелгән. Испан патшасы Филиппа II дәүләтне үзәкләштерергә торышты, ләкин Вильгельм I Оранлы җитәкләгән инкыйлаб ярдәмендә дәүләтнең бәйсезлеге игълан ителде. Рәсми рәвештә бу бәйсезлек бары Сиксәнъеллык сугыштан соң гына танылды (1568–1648 еллар).

XIX гасыр башында, француз окупациясе беткәч, Нидерланд Оран нәселе җитәкчелегендәге патшалыкка әйләнделәр. 1830 елда Бельгия рәсми төстә Нидерландтан чыкты һәм бәйсез патшалык булды. Люксембург бәйсезлекне 1890 елда алды. Либераль сәясәтчеләр басымы астында 1848 елда дәүләт конституцион монархлы парламент демократиясенә әйләнде. Әлеге сәяси халәт фашист окупациясе чорыны санамыйча, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Беренче дөнья сугышы вакытында Нидерланд нейтралитетны сакладылар, ләкин Икенче дөнья сугышы вакытында 5 ел өчендә Алмания көчләре астында булдылар. Алман окупациясе вакытында Роттердам хөҗүмгә ия булды, аның нәтиҗәсендә шәһәрнең мәркәзе тулысынча җимерелде.

Сугыштан соң ил Америка Кушма Штатлары ярдәме белән тиз үсә башлады. Шуңа күрә Нидерланд тиз индустриаль дәүләт була алды. Сәяси бәйсезлекне элеккеге колонияләр Индонезия һәм Суринам алдылар. Индонезия, Төркия, Марокко, Суринам илләренән зур иммиграциягә күрә Нидерланд зур мөселман халкы белән бай булды.

1957 елда Нидерланд Европа Берлегенең нигез салучылары арасында булды. Ләкин 2005 елда Европа Конституциясе буенча референдумда Нидерланд халкының күпчелеге ризасызлык белдерде.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерланд, иярченнән фотосүрәт.

Нидерланд – тыгызлыгы буенча Европаның иң зур илләренән берсе.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мелиорация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленү
Провинцияләр Коры җир мәйданы,

мең км²

Халык саны,

мең кеше

Башкала
Гелдерланд

(Gelderland)

5,015 1533,7 (1970 ел)

1978,688 (2007 ел)

Арнем

(Arnhem)

Гронинген

(Groningen)

2,347 522,4 (1970 ел)

573,923 (2007 ел)

Гронинген

(Groningen)

Дренте

(Drenthe)

2,655 372,6 (1970 ел)

485,986 (2007 ел)

Ассен

(Assen)

Зеландия

(Zeeland)

1,796 310,3 (1970 ел)

380,548 (2007 ел)

Мидделбург

(Middelburg)

Лимбург

(Limburg)

2,169 1012,4 (1970 ел)

1127,637 (2007 ел)

Маастрихт

(Maastricht)

Оверэйсел

(Overijssel)

3,340 932,9 (1970 ел)

1116,402 (2007 ел)

Зволле

(Zwolle)

Төньяк Брабант

(Noord-Brabant)

4,949 1819,5 (1970 ел)

2418,698 (2007 ел)

Хертогенбос

('s-Hertogenbosch)

Төньяк Голландия

(Noord-Holland)

2,667 2260,0 (1970 ел)

2613,992 (2007 ел)

Харлем

(Haarlem)

Утрехт

(Utrecht)

1,359 816,4 (1970 ел)

1190,721 (2007 ел)

Утрехт

(Utrecht)

Флеволанд

(Flevoland)

1,412 374,394 (2007 ел) Лелистад

(Lelystad)

Фрисландия

(Friesland)

3,357 526,7 (1970 ел)

642,169 (2007 ел)

Леуварден

(Leeuwarden)

Көньяк Голландия

(Zuid-Holland)

2,871 2991,7 (1970 ел)

3453,756 (2007 ел)

Һаага

(Den Haag,
's-Gravenhage)

Зур шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

N шәһәр өлкә халык саны
1 Амстердам Төньяк Голландия 734533
2 Роттердам Көньяк Голландия 595198
3 Һаага Көньяк Голландия 442273
4 Утрехт Утрехт 256393
5 Эйндховен Төньяк Брабант 203391
6 Тилбург Төньяк Брабант 195767
7 Гронинген Гронинген 174240
8 Бреда Төньяк Брабант 162307
9 Неймеген Гелдерланд 153684
10 Апелдорн Гелдерланд 153681
11 Энсхеде Оверэйсел 150447
12 Алмере Флеволанд 150359
13 Харлем Төньяк Голландия 148373
14 Арнем Гелдерланд 139299
15 Занстад Төньяк Голландия 136102

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беатрикс2013 елда тәхеттән ваз кичә, 2013 елдан Нидерланд принцессасы.
Хөкүмәтнең башлыгы – премьер-министр Марк Рютте

1815нче елда кабул ителгән конституциягә күрә төп хакимлек иясе – патша, ләкин икепалаталы парламентның да кануннар чыгару хокукы булган. Хәзерге конституция 1848нче елда кабул ителгән иде. Бу конституцияне «тыныч инкыйлаб» дип атаганнар, чөнки ул кинәт кенә патшаның хакимлиген бетергән. Хәзерге конституциягә күрә парламент туры саулауларда сайлана, һәм илдә зур роль уйный. Шулай итеп, Нидерланд Европада абсолют патшалыктан конституцион патшалыкка һәм демократиягә күчкән илләрнең иң алдынгылар арасында.

1917нче елда конституциягә яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә саулау хокукы бөтен 23 яшькә җиткән ир-кешеләргә бирелде, ә 1919нчы елда хатыннарга да. 1971нче елдан башлап сайлау хокукы барлык 18 яшькә җиткән кешеләрдә бар. Зур үзгәрешләр конституциягә 1983нче елда кертелгән. Моннан башлап, Нидерланд гражданнарына сәяси генә түгел, шулай ук социаль хокуклар гарантияләнә: дискриминациядән яклау, үлем җәзасын алып ату, яшәү минимумга хокук. 1983нче елдан соң конституциягә тагын төрле үзгәрешләр кертелде, мәсәлән армиядә хөзмәт итүне чакыру буенча бетерделәр.

Рәсми төстә буларак, илнең башлыгы — патша, ләкин чынбарлыкта хакимият премьер-министр кулында. 1980-2013 елларда Нидерланд патшабикәсе — борынгы Оран династиясеннән Беатрикс. 2013 елдан анын өлкән улы Виллем-Александр — Нидерланд короле. Тәхет варисы — Виллем-Александрның өлкән кызы Кристина-Амалия. 1890 елдан 2013 елга кадәр Нидерланд патшалары – бары тик хатын-кызлар булды. Еш кына патшалар үз урыннарын яшьрәк кешеләргә бирәләр, Беатрикс та моны эшләде. Чынлап алганда, патша сәяси сорауларга тими, бары тик рәсми церемонияләрдә китнаша, ләкин аның яңа хәкүмәтнең формалашуда зур йогынтысы бар.

Канун чыгару органы – Генераль штатлар. Алар ике палатадан тора: беренче (75 урын) һәм икенче (150 урын).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008нче елның 1 июленә эшләнгән бәяләү буенча Нидерландның халык саны – 16 440 133 кеше. Халык саны буенча эшләнгән исемлектә Нидерланд 60нчы урында торалар. Башка Европа илләренә караганда, Нидерландның халык саны бик тиз үсә: 1850нче елда 3 млн. кеше, 1900нче елда 5 млн. кеше, 2000нче елда 16 млн. кеше.

41 526 км² мәйданы белән Нидерландның халык тыгызлыгы 395 кеше/км².

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уңайлы яклар: югарыклассификацияле һәм күптелле эшчеләр. Шәп инфраструктура. Бөтен дөнья буйлап эшләгән Philips һәи Shell кебек зур концернлары. Түбән инфляция (2004 елда 4,5 %) һәм түбән эшсезлек (3 %).

Тискәре яклар: салымнарның өчтән бере социаль түләүләргә бара.

Нидерландта заманча постиндустриаль икътисад бар. Иң мөһим яклар:

  • Машина төзелеше
  • Электроника
  • Нефтехимия
  • Авиа төзелеш
  • Судостроение
  • Чёрная металлургия
  • Текстиль сәнәгате
  • Мебель сәнәгате
  • Целлюлоз-кәгазь сәнәгате
  • Сыра ясау
  • Кием-салым ясау

Дәүләт һимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Het Wilhelmus

(беренче һәм алтынчы куплетлары)

Wilhelmus van Nassouwe
ben ik, van Duitsen bloed,
den vaderland getrouwe
blijf ik tot in den dood.
Een Prinse van Oranje
ben ik, vrij onverveerd,
den Koning van Hispanje
heb ik altijd geёerd.

Mijn schild ende betrouwen
zijt Gij, o God mijn Heer,
op U zo wil ik bouwen,
Verlaat mij nimmermeer.
Dat ik doch vroom mag blijven,
uw dienaar t’aller stond,
de tirannie verdrijven
die mij mijn hart doorwondt.

Вилһелм җыры

(тәрҗемәсе)

Вилһелм ван Нассаумын,
Халкым каны кал(е)бемдә,
Ватаныма биргән анттан
Ваз кичмәм гом(е)ремдә.
Асыл зат Оран угланы,
Тугры намусыма,
Испан кыйралына бары
Хөрмәт кылам гына.

Калканым Син, терәгем Син,
Кодрәтле, газиз Аллам.
Гаҗиз итмә мине, Тәңрем,
Сиңа гына таянам.
Хак тарафта булырмын
Мәңге Синең колың;
Бетсен йөрәкне, халкымны
Телгәләгән золым.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерланд — дәүләт дине булмаган дөньяви дәүләт. Әмма илдә дин тоту иреге бар. Илдә христианлык өстенлек итә. Христианнарга 7 млн 414 мең кеше (43,4 %) керә, аларның 4 млн 359 меңе — католиклар (26,6 %); протестантлар, нигездә, кальвинистлар һәм лютераннар - 3 млн 033 мең кеше (16,8 %). Иммигрантлар исәбенә мөселманнар саны 880 мең кеше тәшкил итә (5,8 %). Мөселманнар, нигездә, эре шәһәрләрдә яши. Илдә яһүд җәмгыяте элек-электән булган, хәзерге вакытта 30-35 мең кеше исәпләнә. Һинд дине тарафдарлары 215 000 кеше (1,3 %), буддачылар 1,0 %.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Human Development Data (1990-2017).
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]