Нидерландларда Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерландларда Һинд дине latin yazuında])

Һинд дине Нидерландларда азчылык дине булып тора, 17 000 000-нан аны якынча 215 000 кеше тота. Боларның күбесе чагыштырмача күптән түгел беренче яки икенче буын Һиндо-Суринамлылар, элеккеге Голландия колониясе Суринамда яшәгән Көньяк Азиялеләр, алар 1970-енче һәм 1980-енче елларда Нидерландларга сәфәр кылганнар. Шулай ук Һиндстан һәм Шри Ланкадан зур халык төркемнәре бар һәм Көнбатышта Һинд диненең азрак сан Көнбатыш тарафдарлары.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерландларда әһәмияткә ия Һинд дине тарафдарлары саны чагыштырмача хәзерге заман үсеше; 1960-ынчы елда илдә ун гына Һинд гаиләсе булган дип фараз ителгән,[1] алар фараз ителгәнчә төп Һинд дине тарафдарлары халкын тәшкил иткәннәр. 1971 елда, "Статистика Үзәк Бюросы" 3000 тарафдарны теркәгән.[2] Шулай да, 1970-енче елларда саннар кискен үскән. Бу унтыгызынчы гасыр ахырында гаиләләре Суринамга күчеп бәйле эшчеләр буларак эшләгән Һинд чыгышлы кешеләр, Һиндо-Суринамлылар ("Һиндустани"лар) иммиграция сәбәпле булган. 1975 елда Суринам бәйсезлеге белән, илләрендә киләчәкләре турында борчылулар Суринамның якынча өчтән бер Һиндустаниларның Нидерландларга күчүенең сәбәбе булган.[1] Һиндо-Суринамлылар күбесенчә Һинду булганнар, һәм нәтиҗәдә Һинду халкы 1980 елда бер унъеллык эчендә 34 000 - гә кадәр үскән, 1990 елда 61 000-гә үрмәләвен дәвам иткән һәм 2000 елда 91 000 булган.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк Амстердамда кечкенә Ганеша сыны.
Муруган Гыйбадәтханәсе, Роэрмонд

Нидерландларда Һинд дине тарафдарларының иң зур төркеме иммигрантлардан тора, күбесенчә Суринамнан, ләкин турыдан Һиндстаннан һәм Шри Ланкадан килгән төркемнәр белән.[3] Бу халыкның төп саны, якынча 80%-ы мэйнстрим Һинд дине традицияләренә карый, ә шул ук вакытта калган 20% хәзерге заман Арья Самадж хәрәкәтенә карый.[4] Яңарак "гуру хәрәкәтләре"нә керүче икенчел төркемнәр бар, мәсәлән, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте яки Трансценденталь медитация хәрәкәте һәм ниһаять Һинд дине элементлары булган "яңа гасыр" яки теософия ышанулар катнашмасын практикалый торган кечкенә сан тарафдарлар.[4]

Һинд дине тарафдарларының фаразланган саны нинди чыганак куллануга карап шактый аерылып торырга мөмкин, ул 100 000-нән 200 000-нән артыкка кадәр диапазонда булырга мөмкин.[5] 1997 ел өйрәнүе якынча 100 000 тарафдар булуын фараз иткән.[3] 2006 ел CBS фаразы бу сан белән килешкән һәм ул санны 83 000 Суринамлы чыгышлы, 11 000 Һиндстан чыгышлы, 5000 башка Европа булмаганнар һәм 1000 Европалыларга бүлгән.[4] Шулай да Нидерландларның Һинду Шурасы якынча 215 000 кеше дип фараз иткән, шуларның 160 000 - е Суринамнан, 15 000-е - Һиндстаннан, һәм 40 000-е - башка җирләрдән.[6] Бу саннар Югары Дәрәҗә Комитетының Һинд Диаспорасы өчен саннар белән бик якын тәңгәл килә, алар 200 000 Һиндстан чыгышлы һәм 15 000 Һиндле кеше дип раслаган.;[7] Бу ике санның уртак чыганактан булуы яки алар Һиндстан чыгышлы кешеләрне практикалаучы Һиндулар белән берләштерәме икәне билгеле түгел.

2003 ел өйрәнүе тулаем Һиндо-Суринам халкын биргән - Һиндле чыгышлы Суринамлыларны - 160 000 итеп, шуларның 80%-ы яки якынча 130 000-е Һинд дине тарафдары булган.[6] 2003 ел өйрәнүе буенча иң зур төбәк халык төркемнәре Зюйд-Һолландиядә булган (60 000), күбесенчә Гаага янында тупланып, һәм Ноорд-Һолландия (31 200); бу ике провинциягә тулаем санның 70%-ы туры килә.[6] Халыкка практикаламаучы Һиндуларның күп саны кергән; 50% кына гыйбадәтханәгә даими йөргән дип исәпләнә.[8] Шул ук өйрәнүдә расланганча, якынча илле Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм якынча 250 каһин булган, аларның яртысы тулы-вакыт эшчеләр булган.[8]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерланд телендә сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз телендә сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Report of the High Level Committee on the Indian Diaspora, p. 141
  2. 2,0 2,1 CBS StatLine
  3. 3,0 3,1 van de Donk et al. (2006), p. 126
  4. 4,0 4,1 4,2 van de Donk et al. (2006), p. 127
  5. van de Donk et al. (2006), p. 91
  6. 6,0 6,1 6,2 van de Donk et al. (2006), p. 128
  7. Report of the High Level Committee on the Indian Diaspora, p. 138
  8. 8,0 8,1 van de Donk et al. (2006), p. 130