Нидерландта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерландта ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тилбургта Сөләймания мәчете

Нидерландта ислам (нид. Islam in Nederland) — Нидерланд территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Нидерланд халкының (17 млн 134 мең кеше) 5,10 % ы (880 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Нидерландның тарафдарлары саны зурлыгы буенча икенче урындагы дине, аны 2010 елда халыкның 4 % ы тоткан булса, 2020 елда ил халкының 5,10 % ы тоткан. Нидерландтагы мөселманнарның күпчелеге сөнниләр, шулай ук шигыйлар, әхмәдияләр бар. Аларның күбесе илнең дүрт зур шәһәрендә — Амстердамда, Роттердамда, Гаагада һәм Утрехтта яши. Иң зур төркемне Төркиядән килгән мөселманнар тәшкил итә (328 мең), алар артыннан марокколылар килә (295 меңнән артык). Ике төркем Нидерландтагы барлык мөселманнарның өчтән ике өлешен тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерландның диңгез арты биләмәләре 1800 елдан алып 1942 елга кадәр
2004 елга мөселманнар өлеше

Нидерландта ислам XVI гасырга кадәр үк билгеле булган, ул чакта Госманлы империясеннән килгән төрек һәм фарсы сәүдәгәрләре Голландия һәм Фламандиянең күп кенә сәүдә шәһәрләрендә, портлы шәһәрләрдә урнаша башлаган. Сәүдәгәрләргә үз диннәрен тотарга рөхсәт ителгән. Мөселман сәүдәгәрләр янәшәсендә яһүдләр яки грек православие җәмгыятенә караган сәүдәгәрләр дә булган. Нәтиҗәдә, беренче тапкыр Амстердамда мәчетләр XVII гасыр башында төзелгән.

1604 елда голланд гаскәрләре 1 400 төрек колын испан коллыгыннан коткара. Төрекләр ирекле кешеләр дип игълан ителгән. Шул ук вакытта Нидерландта Пиреней ярымутравыннан мөселман качакларының (морисклар) зур булмаган төркеме урнашкан.

1612 елда Голландия белән Госманлы империясе арасында дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаша.

XVII гасыр башында Голландия Республикасы делегациясе, Испаниягә һәм варвар пиратларга каршы бергәләп көрәшү турында фикер алышу өчен, Мароккода була.

XVII гасырдан башлап, Нидерландның диңгез арты биләмәләреннән мөселманнарның митрополиягә иммиграциясе көчәя. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Госманлы империясе таркалганчы һәм Индонезия бәйсезлек алганчы, Голландиянең диңгез арты биләмәләрендә (нид. Nederlands(ch)-Indië) дөньяда иң күп мөселман халкы яшәгән[2]. Әмма Нидерланд корольлегенең Аурупа территориясендә мөселманнар саны бик аз булган һәм ил халкының 0,1 % ын гына тәшкил иткән.

XIX гасырда Нидерландлар мөселман халкы күп булган архипелаг белән идарә итә. XX гасырның беренче яртысында күпләгән Индонезия студентлары, моряклар һәм өй хезмәтчеләре Нидерландта яши башлый, шул рәвешле илдә беренче зур мөселман җәмгыяте барлыкка килә. 1932 елда Ислам ассоциациясенә нигез салына, ул Нидерландта мөселман зираты һәм мәчет төзүне таләп итә. 1933 елда таләпләр тормышка ашырылган. Голландия Индонезиянең бәйсезлеген 1949 елда таныгач, Нидерландта мөселман җәмгыяте үсә башлый.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алман фашистлары Амерсфорт шәһәрендә оештырган концлагерьда(ингл.) күп илләрнең әсирләре белән беррәттән, совет әсирләре дә тотылган. Урта Азиядән булган 101 әсир (үзбәкләр), вафат булгач, Амерсфорттан 3 км читтәге зиратта җирләнгән[3].

1960 һәм 1973 еллар арасында (хезмәт иммиграциясе рәсми рәвештә 1973 елда тәмамланган) Нидерландта икътисади күтәрелеш чорында Голландия хөкүмәте чит илләр белән килешү нигезендә, нигездә, Төркия һәм Мароккодан (азрак санда Тунистан, Алжирдан) эшче көчләр яллый башлаган. Аннан соңгы иммигрантлар дулкыны гаиләләр берләшү канунына таянып һәм сыену урыны эзләп килгән иммигрантлардан тора. Мөселман иммигрантларының шактый өлеше хәзер бәйсез булган элекке колонияләрдән, беренче чиратта 1949 елда бәйсезлек алган Индонезиядән һәм 1975 елда бәйсезлнек алган Суринамнан килгән.

1980-елларда һәм 1990-еллардан башлап мөселманнар Нидерландка качаклар һәм сыеныр урын сорап килүчеләр сыйфатында, нигездә, Босниядән, Сомалидан, Ираннан, Пакистаннан, Әфганстаннан һәм Гыйрактан килгән. 2003 елдан башлап, мөселманнар иммиграциясе кимү күзәтелә.

Мөселман Әхмәдия җәмгыяте 1947 елда оештырыла. Анда 1 500 әгъза исәпләнә.

2005 елның 1 гыйнварына Нидерландта 108 728 шигый яшәгән. Бу төркемгә Гыйрак (43 523), Әфганстан (36 683) һәм Иран (28 522) мөселманнары керә.

2013 елда мөселманнар Роттердам халкының 25 % ын, Амстердам халкының 24 % ын, Антверпен халкының 17 % ын, Гаагада – 14 % ын һәм Утрехтта 13 % ын тәшкил иткән.

19892010 елларда Нидерландта мөселман телерадиокомпаниясе (нид. Nederlandse Moslim Omroep) эшләгән.

Нидерландта якынча 400 мәчет, шул исәптән 200 төрек, 140 марокколылар һәм 50 суринамлылар мәчете исәпләнә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амстердамның Зәңгәр мәчетеАмстердам җәмигъ мәчете, шулай ук ислам мәдәнияте үзәге. Манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле бина, азан тавышы урамга яңгыратылмый[4]. Мәчет төзелеше 2008 елда башкарылган. Аны Кувәйт хөкүмәте финанслаган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]