Нидерланд Антиль утрауларында ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидерланд Антиль утрауларында ислам latin yazuında])
Нидерланд Антиль утрауларында ислам
Дәүләт  Нидерланд патшалыгы[d]
Административ-территориаль берәмлек Нидерландские Антильские острова[d]
Бу мәкалә Ислам турында
Кюрасао утравындагы мәчет ― Кариб диңгезе бассейнында төзелгән беренче мәчетләрнең берсе. 1965 елда ачылган
Нидерланд Антиль утраулары картада

Нидерланд Антиль утрауларында ислам (нидерл. Islam in Nederlandse Antillen, ингл. Islam in the Netherlands Antilles, гарәп. الإسلام في جزر الأنتيل الهولندية‎ ) ― азчылык дине. Утрауларда 2 500 мөселман яши [1], шуларның 1 000 е Кариб Нидерланды(ингл.) (Бонайре, Синт-Эстатиус һәм Саба) өлешендә исәпләнә [2] [3]. 1982 елда мөселманнар 2 мең исәпләнгән, башкалада ислам җәмгыяте оешкан һәм мәчет эшләгән [4].

Халыкның 85 % ы – католиклар, 8 % ы — протестантлар. Шулай ук аерым утрауларда Ислам (Кюрасао һәм Сен-Мартен утрауларында, халыкның 0,31 % ы), Һинд дине, Конфуцианлык, Яһүд дине һәм башка диннәр тарафдарлары яши.

Мөселманнарның күбесе ― Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән (Ливан, Сирия) һәм Суринамнан күчеп килгән мөһаҗирләр [5].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нидерланд Антиль утрауларына(ингл.) мөселманнар колония вакытында килә башлаган. Баштарак Африкадан коллар килсә, соңрак Һиндстан һәм Пакистаннан эшкә ялланган мөселманнар өстәлгән. Аннан соң ислам җәмгыятенә Ливан, Сирия, Гыйрактан һәм Суринамнан күчеп килгән мөселманнар, шулай ук ислам динен яңа кабул иткән җирле кариблылар кушыла [1].

XVII гасырдан башлап, Нидерландның диңгез арты биләмәләреннән мөселманнарның митрополиягә иммиграциясе көчәя.

1948 елда Кюрасаода яһүд һәм гарәп (Ливан) җәмгыятьләре арасында конфликт килеп чыга, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган.

Нидерланд Антиль утраулары ― Нидерланд Корольлеге составындагы автономияле кариб иле ― 2010 елның 10 октябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә Корольлек карамагындагы төрле статуска ия территорияләргә (Бонайре, Синт-Эстатиус һәм Саба, Кюрасао, Синт-Мартен) таркала.

Ислам дине Кариб диңгезе бассейнында бик яхшы таныш түгел. Хәзерге вакытта ул 1950-елларда башланган уяну процессында. Бүген төбәкнең иң көчле дини тенденцияләреннән берсе – кара тәнлеләр арасында Ислам динен кабул итүчеләр арта бару. Күп кенә кара тәнле кариблылар өчен бүген үзенең тамырларын, чыгышын эзләү дингә килү өчен көчле мотив бирүче фактор булып тора. [6].

Ислам үзәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам җәмгыятенең күп өлеше Кюрасао утравында яши, утрауның административ үзәге Виллемстадта(ингл.) илдәге бердәнбер мәчет [5] ― Гомәр бин Әл-Хаттаб мәчете (Omar bin Al-Khattab Mosque) урнашкан. Аның имамы ― шәех Якубу Мөхәммәд (Sheikh Yakubu Mohammed), Аднан Мостафа (Adnan Mustafa)[3]. Мәчет итеп 1962 елда элекке плантаторлар заводы, соңрак госпиталь булып хезмәт иткән бина үзгәртеп корыла. Мәчет Согуд Гарәбстаны, Ливия, Тринидад һәм Тобаго диндәшләренең иганәләре хисабына финанслана. Мәчет 1965 елда җомга намазлары өчен ачылган һәм шуннан бирле Кюрасаода бердәнбер мәчет санала. 1966 елның 1 маенда губернатор Николас Деброт(ингл.) рәсми рәвештә мәчетне ача. Мәчет тулысынча 1980 елда ремонтланган. Бина янында 18 м биеклектәге манарасы бар. Намаз залы 200 дин тотучыны сыйдыра [7].

Башка ислам үзәкләре дә бар, шул исәптән:

  • Бонайре Ислам үзәге (Bonaire Islamic Center)
  • Кюрасао Ислам үзәге (Curaçao Islamic Center)
  • Синт-Мартен Ислам үзәге (Sint Maarten Islamic Center)
  • Кюрасао мөселман мәдәнияте җәмгыяте
  • Мөселман студентлары ассоциациясе (Синт-Эстатиус университетының медицина факультеты)
  • Синт-Эстатиус Ислам фонды (Sint Eustatius Islamic Foundation) [3]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 الأقلية المسلمة في منطقة البحر الكاريبي (ar) (23 June 2014).
  2. Muslim Situation in the Caribbean
  3. 3,0 3,1 3,2 ISLAM and MUSLIMS IN NETHERLANDS ANTILLES 2019 елның 17 сентябрь көнендә архивланган.
  4. Ingvar Svanberg; David Westerlund (6 December 2012). Islam Outside the Arab World. Routledge. p. 447. ISBN 978-1-136-11330-7. 
  5. 5,0 5,1 Religion in Netherlands Antilles
  6. Larry Luxner. Muslims in the Caribbean. Saudi Aramco World, pages 2-11 of the November/December 1987(ингл.)
  7. Curaçao Islamic Center. Facebook