Нидһи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нидһи latin yazuında])

Һинд дине язмалары контекстында Нидһи ул байлык Ходае Куберага карый торган (шулай ук Кувера буларак әйтелә) тугыз хәзинәдән (наванидһи) торган хәзинә. Традиция буенча һәр нидһиның сакчы рухы бар һәм кайбер тантрикалар аңа табыналар. Нидһиларның табигате һәм хасияте күбесенчә аңлатылмган һәм аңлашылмаган булып калган.

Нидһилар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амаракоша буенча тугыз нидһи булып түбәндәгеләр тора:

  1. Маһападма "бөек лотос чәчәге"
  2. Падма "лотос чәчәге"
  3. Шанкһа "кабырчык"
  4. Макара "крокодил"
  5. Качһапа "ташбака"
  6. Кумуд "билгеле төр асылташ"
  7. Кунда "жасмин"
  8. Нила "сапфир"
  9. Кһарва "кәрлә"

Шахталар, минераллар, балчык чүлмәкләре һәм океан ресурслары булып танылып, Кубераның тугыз хәзинәсе түбәндәгечә интепретацияләнә:

  1. маһападма (Һималайяда минераллар һәм асыл ташлар белән ике падма зурлыгында күл)
  2. падма (Һималайяда минераллар һәм асылташлар белән күл)
  3. шанкһ (кабырчык кабыгы)
  4. макара (Падмини синонимы, кара сөрмә)
  5. качһапа (кечкенә яки зур ташбака панцире)
  6. кумуд (киноварь, яки терекөмеш)
  7. кунда (мышьяк)
  8. нила (сөрмә)
  9. кһарва (утта катырылган чокырлар яки савытлар)

Нидһилар шулай ук Нидһана, Нихара һәм Севадһи дип аталалар. Нидһиларның кайбер атамалары Һинд санау системасында кулланалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • A Dictionary of Hindu Mythology & Religion by John Dowson
  • A Classical Dictionary of Hindu Mythology and Religion, Georgraphy, History, and Literature, by John Dawson, page 221
  • Amarakosha, ed. W. L. Shastri Pansikar, v. 142
  • Megha-duta, collected works, iv. 372. verse 534
  • A Hindu Granth (Holy Book) named as 'SHIV-PURAAN'.
  • Also mentioned in 'VISHNUSAHASTRANAAM'.