Николаев (Николаев өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николаев (Николаев өлкәсе) latin yazuında])
(Николаев битеннән юнәлтелде)
Николаев
Карта
Ил Украина
Координатлар 46°58'30"тн, 31°59'42"кнч
Башлык Александр Фёдорович Сенкевич[d][1]
Нигезләнгән 1789
Мәйдан 570 км²
Халык саны 496 295 кеше
Сәгать кушагы UTC+2
Телефон коды (+380) 62
Почта индексы 83000 — 83497
Кардәш шәһәрләр Галац, Боржоми[d], Bursa, Лион, Малко-Тырново[d], Плевен[d][2], Тиянҗин, Жешув, Тирасполь, Дэчжоу[d], Батум, Вейхай[d], Кутаиси[d][3], Прешов, Лүблин һәм Нилүфер (Нилүфер)[4]
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Никола̄ев, Мыколайив яки Балабан (укр. Миколаїв, рус. Николаев, кырымтат. Balaban) — Украина көньякгышында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[5]

Николаев климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −3,1 −1,8 2,6 10,2 16,5 20,4 22,3 21,8 16,9 10,3 4,4 −0,1 10
Явым-төшем нормасы, мм 36 35 30 32 44 54 58 41 39 22 36 45 472
Чыганак: Климат Николаева (meteoprog.ua)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.

1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.

1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[6] 1926[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2001[11]
92 012 101 182 168 676 226 207 331 037 439 915 502 776 514 136

Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.[12]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]