Николай Авксентьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Авксентьев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Туу датасы 29 ноябрь 1878(1878-11-29)[1]
Туу урыны Пинзә, Россия империясе
Үлем датасы 4 март 1943(1943-03-04) (64 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре язучы, сәясәтче
Башкарган вазыйфа член Всероссийского Учредительного собрания[d]
Әлма-матер 1 нче санлы Пинзә гимназиясе[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә докторы[d]
Обучался у 1 нче санлы Пинзә гимназиясе[d]
Сәяси фирка әгъзасы Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d]
Commons-logo.svg Николай Авксентьев Викиҗыентыкта

Авксентьев Николай Дмитриевич (29 ноябрь 1878 ел4 март 1943 ел) — Русия империясының сәяси эшмәкәре. Уфа дәүләт киңәшмәсе тарафыннан сайлаулы Вакытлы Бөтенрусия хөкүмәтенең («Уфа директориясе»нең) 1918 елның сентябрь—ноябрендәге җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Дмитриевич Авксентьев 1878 елның 29 ноябрендә Пенза шәһәрендә түрә гаиләсендә туган. Дворян. Пенза гимназиясен тәмамлый, Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында укый (1899 елда студентларның чуалышлары белән бәйле куыла), Берлин, Лейпциг, Гейдельберг һәм Галльск университетларында укый, фәлсәфә докторы дәрәҗәсе ала.

1905 елдан Социалист-революционерлар фиркасе әгъзасе; 1907 елдан — фирканең Үзәк Комитеты әгъзасы. 19051907 еллардагы ихтилал катнашучысы, Петербург эшче депутатлары советында эсерлар фракциясе җитәкли, башкарма комитеты әгъзасы һәм рәисе урынбасары була. Советның башка җитәкче эшмәкәрләре белән бергә кулга алына, 1906 елның көзендә ачык хөкем процессы алдына чыгып басып, анда үзенең партиясенең позициясен яклый. Бөтен төп гаепләнүчеләр кебек, хөкем ителә һәм Себергә җибәрелә, чит илгә кача.

19071917 елларда эмиграциядә, «Хезмәт байрагы» исемле эсерлар газетасында мөхәррир булып эшли, террорга каршы чыгыш ясый. Эсерларның уң канатының лидеры булып тора, император режимы белән көрәшнең легаль формасы өчен чыгыш ясый. Беренче дөнья сугышы елларында оборона позициясен били.

Февраль революциясеннән соң Петроград эшче һәм сугышчы депутатлары советы әгъзасы, Бөтенрусия авылдаш депутатлары советы рәисе итеп сайлана, икенче коалицион Вакытлы хөкүмәт составында эчке эшләр министры булып тора, Бөтенрусия демократик киңәш рәисе һәм анда сайлаулы Русия республикасы Вакытлы советы («Парламент алды») рәисе итеп сайлана. Пенза губернасыннан Бөтенрусия Учредительләр җыелышы депутаты итеп сайлана.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Туган илне һәм Революцияны коткару комитетын оештыручыларның берсе, Учредителләр җыелышын саклаучылар Берлеге җитәкчеләренең берсе була, шунлыктан яңа властьлар аны Петропавловск кальгәсенә бикли. И. И. Манохин үзенең хатирәләрендә язганча, Авксентьев «Тәре» дәваханасыннан юстиция халык комиссары эсер Исаак Штейнберг кысылуы аркасында гына чыгарыла[2].

1918 елның мартыннан Русия Яңарыш берлеге җитәкчелегенә керә. Социалист-революционерлар фиркасе Үзәк Комитеты карары буенча, 1918 елның май азагында Себергә чыгып китә, эсерлар аны большевистлар режимына каршылык күрсәтү базасы итеп карый. 1918 елның сентябрендә Уфа дәүләт киңәшмәсе рәисе итеп сайлана һәм анда оештырылган, Русия көнчыгышының таркау, большевикларга каршы хөкүмәтләрен берләштерүче, Вакытлы Бөтенрусия хөкүметен җитәкли («Директория»). 1918 елның 18 ноябре төнендә А. А. Аргунов, В. М. Зензинов һәм Е. Ф. Роговский белән бергә кулга алына һәм 20 ноябрьдә мәҗбүри чит илгә җибәрелә.

19181940 елларда төрле эмигрантлар оешмаларында актив эшчәнлек алып бара, «Төньяк йолдыз» (ВВФ - Франциянең Бөек Көнчыгышы) Париж масон ложасында катнаша , «Хәзерге заман язмалары» журналын бастырып чыгара. 1940нчы елларда АКШ-ка күчеп китә, анда «Азатлык өчен» журналын чыгара. 1943 елның 4 мартында Нью-Йоркта вафат була.

«Илаһи кеше. Ницше мәдәни-эстетик идеалы» китабы авторы (1906).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фигатнер Ю. Ю. Авксентьев Николая Дмитриевич // Политические деятели России 1917: Биографический словарь / Гл. ред. П. В. Волобуев.  — М.: Большая Российская энциклопедия год=1993. — Б.  10 - 12. — 432 б. — (Биографические словари и справочники). — 25000 экз. — ISBN 5-85270-137-8.
  • Аракелов М. П., Городницкий Р. А. Николая Дмитриевич Авксентьев: министр, партийный лидер, человек. // Вестник Московского университета. Серия 21: Управление (государство и общество). — 2005. — № 1. — С.66 — 77.