Николай Бруевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Бруевич latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Бруевич
Туган 31 октябрь (12 ноябрь) 1896
Мәскәү, Россия империясе[1]
Үлгән 5 май 1987(1987-05-05) (90 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү авиация институты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Николай Бруевич (31 октябрь [12 ноябрь1896, Мәскәү — 5 май 1987, Мәскәү) — машиналар белеме һәм исәпләү техникасы өлкәсендә совет галиме, СССР Фәннәр академиясе академигы, Монгол Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы[2], инженер-техник хезмәтләр генерал-лейтенанты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Григорьевич Бруевич1896 нчы елда Мәскәү шәһәрендә туган.

Кызыл армия составында Гражданнар сугышында катнаша[3]. 1921 елда ВКП(б) сафына керә. 1923 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын, 1930 елда — Мәскәү авиацион институтын[4], 1931 елда Хәрби-һава инженер академиясе адъюнктурасын тәмамлый[3].

1937 елда Николай Бруевичка техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә[3]. 1939 елның 28 гыйнварында СССР Фәннәр академиясенең «механика» белгечлеге буенча әгъза--корреспонденты итеп сайлана[5].

1940 елдан алып 1941 ел буенча Мәскәү механика-машиналар төзү институты директоры булып эшли[6].

1941 елда югары мәктәп эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары итеп тәгаенләнә[7]. 1942 елның 8 маенда[5] «механика, машиналар һәм механизмнар теориясе» белгечлеге буенча академик итеп сайлана.

1949 елның 10 маеннан 1942 елның 17 мартына кадәр СССР Фәннәр академиясенең академик-секретаре вазифасын били[5].

1948 елның 16 июленнән 1950 елның башына кадәр Төгәл механика һәм исәпләү техникасы институты директоры була[8].

1959-1961 елларда СССР оборона министрлыгы сайты советы әгъзасы була[2].

1961 елда отставкага чыга[3].

1987 елның 5 маенда вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зыяратында җирләнә

Фәнни казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Григорьевич Бруевич машиналарның һәм приборларның төгәллеге һәм ышанычлылыгы теориясенә нигез салучыларның берсе[9]. Машиналар төзелешендә акыл хезмәтен автоматлаштыру тикшеренүләре белән җитәкчелек итә[9].


Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

— өч Ленин ордены (04.11.1944; 1945; 10.06.1945)

Октябрь Революциясе ордены (1975)

— ике Кызыл Йолдыз ордены (1945; 1949)

— 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944)

— ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (11.11.1946; 12.11.1966)

«Хөрмәт Билгесе» ордены (1951)

— медальләр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Бруевич Николай Григорьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Академики МГУ > Бруевич Николай Григорьевич. Сайт «Все о Московском университете». әлеге чыганактан 2012-09-14 архивланды. 2012-02-28 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Николай Григорьевич Бруевич. Институт точной механики и вычислительной техники им. С. А. Лебедева РАН. 2012-02-28 тикшерелгән.
  4. Выпускники МАИ — академики АН СССР и РАН. Московский авиационный институт. 2012-02-28 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Бруевич Николай Григорьевич. Информационная система «Архивы Российской академии наук». 2012-02-28 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «isaran» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  6. Выпускники МАИ — ректоры (директора́) высших учебных заведений. Московский авиационный институт. әлеге чыганактан 2012-09-14 архивланды. 2012-02-28 тикшерелгән.
  7. Николай Григорьевич Бруевич (некролог) (doc) pp. 133. Российская академия наук. әлеге чыганактан 2012-09-14 архивланды. 2012-02-28 тикшерелгән.
  8. История развития института. Институт точной механики и вычислительной техники им. С. А. Лебедева РАН. 2012-02-28 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 [ Бруевич Николай Григорьевич] — ЗСЭ