Николай Еругин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Еругин latin yazuında])
Николай Еругин
Туган 14 апрель 1907(1907-04-14)
Пролетарск, Сальский округ[d], Тын гаскәре өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 12 февраль 1990(1990-02-12) (82 яшь)
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Көнчыгыш зират[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[1]
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты, Институт физики и математики АН БССР[d], Математика Институты (Беларусь Милли Фәннәр Академиясе) һәм Беларус дәүләт университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Николай Павлович Еругин (1907 елның 14 мае, Великокняжеская, Дон гаскәре өлкәсе, Россия империясе1990 елның 12 феврале, Минск, ССРБ) — совет математигы, Беларусь Милли фәннәр академиясенең математика институтын оештыручы (В. И. Крылов белән бергә) һәм беренче директоры. Физика-математика фәннәре докторы (1943). Профессор (1944). БССР ФА академигы (1956). БССРның атказанган фән эшлеклесе (1967). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969). Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Еругин 1907 елның 14 апрелендә Великокняжская станицасында (хәзер — Ростов өлкәсенең Пролетарск шәһәре) туа. Яңа Черкас индустриаль-игенчелек техникумының ике курсын тәмамлый, Ленинград дәүләт университетының физика-математика факультетын һәм аспирантурасын тәмамлый, аннан соң кафедрада башта ассистент, аннан соң академик Николай Гюнтерның кафедра мөдире урынбасары булып эшли[2]. 1931—1933 елларда Ленинград металлургия институтында (Ленинград политехник институтының тармак вузында) математика укыта. 1939 елда В. И. Смирнов җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясен яклый[3].

Дифференциаль тигезләмәләр теориясе өлкәсендә фәнни эш белән актив шөгыльләнә. 1939 елдан Еругин В. А. Стеклов исемендәге Математика институтының Ленинград бүлегендә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач Еругин үз теләге белән Ленинград халык берләшмәсенә китә. Ленинградны саклауда катнаша. 1942 елның 22 февралендә Еругин ике аягына да авыр яралана һәм госпитальдән соң инвалидлык буенча демобилизацияләнә[4].

1942 елның сентябреннән Алабугада эвакуациядә эшли. 1943 елда ул докторлык диссертациясен яклый. 1944 елның гыйнварында Еругин Ленинградка кайта. Ленинград дәүләт университетында укыта. 1951 елда «Хәрәкәтнең тотрыклылыгы, дифференциаль тигезләнүләрнең сыйфатлы һәм аналитик теориясе өлкәсендә тикшеренүләр» өчен Еругинга Сталин премиясе бирелә.

1953—1957 елларда — ССРБ ФА В.А. Стеклов исемендәге Математика институтының Ленинград бүлеге директоры.

1956 елдан Еругин Минскта яши, Беларус ССР Фәннәр академиясе академигы була. БССР Фәннәр академиясенең Математика институтының беренче җитәкчесе булып эшли һәм озак вакытлар Беларусия дәүләт университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасын җитәкли. 1965 елдан аның җитәкчелегендә «Дифференциаль тигезләмәләр» бөтенсоюз журналы чыгарыла. Еругин дифференциаль тигезләмәләрнең аналитик теориясенә зур өлеш кертә, аның кайбер мәсьәләләрен хәл итте. 80нән артык фәнни эш, шул исәптән 4 монография авторы.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1969 елның 13 мартындагы Указы белән «Совет фәнен үстерүдәге зур казанышлары өчен» Николай Еругин Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медаленә лаек була. 1973 елда «Правда» газетасында академик А. Д. Сахаров эшчәнлеген хөкем итү белән чыгыш ясый[5].

1990 елның 12 февралендә вафат була, Минскның Көнчыгыш зиратында җирләнгән.

БССРның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук Октябрь Инкыйлабы, Кызыл Байрак Хезмәт, I нче һәм II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хөрмәт Билгесе орденнары, кайбер медальләр белән бүләкләнә[2].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Метод Лаппо-Данилевского в теории линейных дифференциальных уравнений. Л.: Изд-во Ленингр. ун-та, 1956.
  • Неявные функции. Л.: Изд-во Ленингр. ун-та, 1956.
  • О тех, кто выстоял: записки фронтовика. 1961; 2-е изд., 1989.
  • Линейные системы обыкновенных дифференциальных уравнений с периодическими и квазипериодическими коэффициентами. Мн.: Изд-во Акад. наук БССР, 1963.\
  • Курс обыкновенных дифференциальных уравнений : [для ун-тов и втузов]. Киев: Вища школа, 1974 (совм. с И. З. Штокало).
  • Книга для чтения по общему курсу дифференциальных уравнений. 3 изд. Мн.: Наука и техника, 1979.
  • Проблема Римана. Мн.: Наука и техника, 1982.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. математика гаиләбелеме — 1997.
  2. 2,0 2,1
  3. Еругин, Николай Павлович
  4. Подвиг народа, archived from the original on 2012-03-13, retrieved 2021-11-27 
  5. Отповедь клеветнику

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Суслов, На боевом посту 2016 елның 11 март көнендә архивланган.// Труд, талант, доблесть.: В 2-х ч. Ч. 1/[Сост. Е. Э. Павлюць, Б. И. Сушкевич, В. В. Шарпило].— Мн.: Беларусь, 1981.— 414 с., ил., стр. 270—274
  • Смелов В. А. Политехники: Герои Сов. Союза, Герои Соц. Труда. — ЛПИ, 1989.
  • Еругин Н. П. О тех, кто выстоял. — 1961 (2-е изд.: 1989).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]