Николай Зеленов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Зеленов latin yazuında])
Николай Зеленов
Туган 28 май 1932(1932-05-28)
Лискау, Лысково районы, Горьки крае, РСФСР, СССР
Үлгән 6 февраль 2019(2019-02-06) (86 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт нәзек химия технологияләре университеты[d]

 Николай Зеленов Викиҗыентыкта

Николай Зеленов ( 28 май, 1932 ел, Түбән Новгород крае - 6 февраль, 2019 ел, Түбән Кама ) - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатенең совет оештыручысы һәм җитәкчесе. Түбән Кама шин заводы директоры — 1971-1997 елларда Түбән Кама «Нижнекамскшина» җитештерү берләшмәсе генераль директоры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зеленов Николай Александрович 1932 елның 28 маенда Түбән Новгород өлкәсе Лысково шәһәрендә туган.

Хезмәт юлын 1950 елда Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсендәге Париж Коммуна истәлегенең 6 нчы урта мәктәбендә лабораторант булып башлый. 1951 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү химия-технология институтына (хәзерге Мәскәү технология университеты (MИТХТ ) укырга керә, һәм аны 1956 елда тәмамлый, химик инженер-технолог дипломы ала.

1956-1971 елларда Воронеж шин заводында эшли, анда мастердан башлап заводның баш инженер урынбасарына кадәр күтәрелә.

СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министрының 1971 елның 15 июнендәге боерыгы белән Татарстан АССРның Түбән Кама шәһәрендә (хәзер — Татарстан Республикасы) яңа төзелә торган шин заводына директор итеп билгеләнә


Биредә предприятия белән 25 елдан артык җитәкчелек итә.

1977 елның апрелендә "Нижнекамскшина" Нижнекамск җитештерү берләшмәсе дип үзгәрҗтелә һәм Н.А.Зеленов аның генераль директоры итеп билгеләнә.

1997-1998 елларда - «Нижнекамскшина» ААҖ Директорлар советы рәисе. 1998 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Нижнекамскшина» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе булып эшли, шин комплексы инвестицион проектларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда актив катнаша, «КАМА», «КАМА-Евро» һәм «Viatti»автомашиналары брендлары авторларының берсе була.

Татарстан АССР Югары Советының 11 нче (1985-1990) һәм 12 нче (1990-1992) чакырылышлар, 1 нче чакырылыш (1995-2000) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайланган.

Николай Зеленов Түбән Камада яши. 2019 елның 6 февралендә вафат була.

СССРныңатказанган сәнәгать эшчесе (20.12.1991) - югары техник һәм икътисади күрсәткечләргә ирешүдә, яңа югары эффектив продукт төрләрен үстерүдә һәм социаль проблемаларны уңышлы чишүдә зур өлеш керткән өчен.

РСФСРның атказанган химигы (16.11.1988) - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге хезмәтләр өчен һәм күп еллар вөҗданлы эш өчен.

Татар автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган химигы.

Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының мактаулы гражданины (11.09.1984).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сочинение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зеленов Н. Моё колесо Фортуны. Записки «красного директора». Татарское книжное издательство.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]