Николай Зятьков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Зятьков latin yazuında])
Николай Зятьков
Туган 17 июнь 1950(1950-06-17) (73 яшь)
Духовчина, Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның журналистика факультеты[d]
Һөнәре мөхәррир
Эш бирүче Рига техника университеты[d]

Николай Иванович Зятьков (1950 елның 17 июне, Духовщина, Смоленск өлкәсе) — журналист, «Наша версия» нәшрият йорты хуҗасы һәм президенты. Мәскәү журналистлар берлеге әгъзасы[1]. 2006 һәм 2015 елларда массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты.

«Аргументы и факты» атналык газетасының баш мөхәррире (2002—2016)[2], «Аргументы и факты» ЯАҖ президенты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Иванович Зятьков 1950 елның 17 июнендә Смоленск өлкәсенең Духовщина шәһәрендә туа.

1967—1972 елларда Рига политехника институтында «инженер-төзүче» белгечлеге буенча югары белем ала[3]. Рига политехника институтының төзелеш факультетында укыткан. 1975—1978 елларда Рига һәм Мәскәүнең проект һәм төзелеш оешмаларында эшли. ССРБ Гостелерадиосының штаттан тыш хәбәрчесе була.

1978—1980 елларда — «За передовую технику» (Мәскәү) газетасы корреспонденты. 1980 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1980 елдан 1981 елга кадәр — «Строительная газета»ның халыкара бүлеге корреспонденты.

Н. И. Зятьковның бөтен хезмәт биографиясе алга таба «Аргументы и факты» атналык газетасы белән бәйле: 1981 елда ул чакта «Аргументы и факты» бюллетененең өлкән фәнни редакторы, 1989—2001 елларда — «Аргументы и факты» атналык газетасының баш мөхәрриренең беренче урынбасары.

1998—2005 елларда — «Аргументы и факты» ЯАҖ генераль директоры.

2002 елдан башлап 2016 елның 30 декабренә кадәр — «АиФ» баш мөхәррире.

2017 елның гыйнварында яклар килешүе буенча «Аргументы и факты» баш мөхәррире һәм президенты вазыйфасыннан китә[4][5].

2017 елның гыйнварыннан берничә газета, шул исәптән «Наша Версия» газетасын нәшер итүче «Версия» нәшрият йорты президенты һәм баш мөхәррире була. Вероника Боровик-Хильчевскаядан басманы сатып алып, 2008 елдан бирле хуҗа була[6].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008—2010 елларда Николай Зятьков РФ Иҗтимагый палатасында коммуникацияләр, мәгълүмат сәясәте һәм сүз иреге буенча комиссия рәисе вазыйфасын башкара.

2009 елдан башлап Рус география җәмгыятенең медиасоветы әгъзасы булып тора.

2012 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ышанычлы заты була[7].

Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты эксперт советы әгъзасы.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Ике баласы бар. Улы Константин — «Версия» нәшрият йорты гендиректоры[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руководящие органы СЖМ | Союз журналистов Москвы.
  2. AiF.ru (2017-01-09). Николай Зятьков покинул пост главного редактора "Аргументов и фактов". Аргументы и факты. 2017-01-09 тикшерелгән.
  3. Зятьков Николай Иванович - Биография.
  4. Главред "АиФ" Николай Зятьков ушел по соглашению сторон.
  5. Николай Зятьков ушел из еженедельника «Аргументы и факты».
  6. Николай Зятьков станет президентом ИД "Наша Версия" "Лениздат", 16.01.2017
  7. ЦИК России зарегистрировал список из 499 доверенных Путина (2012-02-06).
  8. У "Ведомостей" - новый владелец. Это сын экс-главреда "Аргументов и фактов" - BBC News Русская служба

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]