Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты
| Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 15 сентябрь 1913[1] |
| Рәсми исем | Саратовский государственный университет генетики, биотехнологии и инженерии имени Н.И. Вавилова[2] һәм Saratov State University of Genetics, Biotechnology and Engineering named after N. I. Vavilov[2] |
| ... хөрмәтенә аталган | Николай Вавилов[d] |
| Ректор | Дмитрий Соловьёв[d] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Сарытау, Сарытауның Фрунзе районы һәм Сарытау өлкәсе |
| Урам | Радищев урамы[d] һәм Пётр Столыпин проспекты[d] |
| Ана ширкәт | Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы[d][3] һәм Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы |
| Бәйле оешмалар | СГАУ-Саратов[d] |
| Адрес | 410012, Россия Федерациясе, Сарытау шәһәре, Пётр Столыпин ис. проспекты, 4 йорт, 3 бина. |
| Рәсми веб-сайт | vavilovsar.ru(рус.)[4] |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты укытучылары[d] |
Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты (рус. Саратовский государственный университет генетики, биотехнологии и инженерии имени Н.И. Вавилова, ингл. Saratov State University of Genetics, Biotechnology and Engineering named after N. I. Vavilov) — аграр профильле югары уку йорты, Идел буе агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы уку йортларының берсе. Университетта барлыгы 20 меңнән артык студент белем ала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1913 елның 15 сентябрендә Сарытауда квалификацияле агрономнар әзерләү өчен Югары авыл хуҗалыгы курслары оештырыла. Әлеге курсларның беренче студентлар җыелышында 105 кеше булган. Курсларга нигез салучыларның берсе һәм беренче директор булып Сарытауның баш агрономы, профессор, атказанган фән эшлеклесе Борис Харлампий улы Медведев була[5]. Ул А.А. Богомольц, Б.И. Бируков, Я.Я. Додонов, В.Р. Заленский, В.Д. Зернов, Н.И. Суса, Д.И. Янишевский һ. б. Саратовның яхшы мөгәллимнәрен укытуга җәлеп итә алган.
1918 елның 5 апрелендә Халык игенчелек комиссариаты һәм Халык мәгарифе комиссариаты карары белән Югары авыл хуҗалыгы курслары Сарытау авыл хуҗалыгы институты буларак үзгәртелә, әмма шул ук елның 20 сентябрендә институт агрономия факультеты хокукларында Сарытау дәүләт университетына кушыла.
1917—1921 елларда курсларда һәм институтта фәнни һәм педагогик эш белән генетик Николай Иван улы Вавилов шөгыльләнә.
1922 елның маенда агрономия факультеты дәүләт университетыннан аерылып чыга һәм яңадан институтка әверелә. Институтның беренче директоры итеп галим-биолог, профессор В.Р. Заленский сайлана. Ул вакытта институтта А.И. Стебут, А.П. Шехурдин, Е.М. Плачек, В.С. Богдан, Г.К. Мейстер, Н.М. Тулайков, Я.Я. Дадонов кебек күренекле галимнәр эшли.
1923 елда мелиорация факультеты ачыла. Шуңа бәйле Сарытау авыл хуҗалыгы институты Саратов авыл хуҗалыгы һәм мелиорация институты итеп үзгәртелә.
XX гасыр башында шәһәрдә Дәүләт зоотехника-ветеринария институты (1918 ел) һәм Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институты (1932 ел; Сарытауга күчерелгән Мәскәү авыл хуҗалыгы машина төзелеше институты базасында) оешкан.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 18 декабрендәге «Сарытау өлкәсендә һөнәри белем бирү системасын камилләштерү турында» карары белән авыл хуҗалыгы юнәлешендәге өч югары уку йорты — Н.И.Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Сарытау дәүләт агроинженер университеты һәм Сарытау дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясе Н.И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университетына берләшәләр. Хәзерге вакытта алар СДАУ структурасында 1, 2 һәм 3 нче уку комплекслары булып торалар.
Берләшкән югары уку йортының беренче ректоры 1998 елның апрелендә Б.З. Дворкин билгеләнә (2003 елда вафат була). 2003 елның маенда университет ректоры итеп Николай Иван улы Кузнецов сайлана. 2019 елның маеннан ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Соловьев Дмитрий Александр улы билгеләнә.
Университет бүгенге көндә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Факультетлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәзерге вакытта университетта түбәндәге факультетлар эшли:
- Агрономия факультеты (декан в.б. Ткаченко О.В.)
- Икътисад һәм менеджмент факультеты (декан в.б. Дудникова Е.Б.)
- Инженерия һәм табигатьне төзекләндерү факультеты (декан Соловьев Д.А.)
- Ветеринария медицинасы, азык-төлек һәм биотехнологияләр факультеты (декан в.б. Попова О.М.)
- Халыкара белем бирү программалары институты (директор в.б. Ларионов С.В.)
Төп бүлекчәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Агроцентр («Корольков бакчасы» кебек танылган)
- Ветеринария хастаханәсе
- «Пищевик» укыту-җитештерү комплексы
- Инжиниринг үзәге
- «Инноватор» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге
- «Идел буе» укыту-фәнни-җитештерү берләшмәсе (элек «Степное»)
- Гомуми мәйданы 3967 кв. м булган спорт-сәламәтләндерү комплексы
- Китапханә-мәгълүмат үзәге
Филиаллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Краснокуцк
- Маркс
- Пугачев
- Сарытау финанс-технология көллияте
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы — Соловьев Дмитрий Александр улы
- Укыту эшләре буенча проректор в.б. — Макаров Сергей Анатолий улы
- Фәнни һәм инновацион эш буенча проректор в.б. — Воротников Игорь Леонид улы
- Тәрбия һәм социаль эш буенча проректор в.б. — Шьюрова Наталья Александр кызы
- Икътисадый үсеш һәм оештыру эшләре буенча проректор в.б. — Александров Иван Александр улы
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]№ 1 уку комплексы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
СДАУ Киров проспекты
-
СДАУ Театральная мәйд. 1 / Радишев ур, 37
№ 2 уку комплексы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
СДАУ Совет урамыннан күренеш
-
СДАУ Совет ур., 60 / Чапаев ур.
№ 3 уку комплексы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
СДАУ Соколовая урамы
-
Зооветинститут
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Сарытау дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ 2,0 2,1 https://www.vavilovsar.ru/novosti/11-august-2022-i51252-fgbou-vo-saratovskii-gau-sme
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Google Knowledge Graph — 2012.
- ↑ История. СГАУ им. Н. И. Вавилова. әлеге чыганактан 2018-10-14 архивланды. 2020-12-19 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Университетның тарихи сайты 2016 елның 22 март көнендә архивланган
