Николай Колесников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Колесников latin yazuında])
Николай Колесников
Туган телдә исем Колесников Николай Алексеевич
Туган 15 март 1952(1952-03-15) (72 яшь)
Бөгелмә районы, Наратлы авылы
Яшәгән урын улица Маяковского, 19[d][1]
Милләт чуаш
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре авыр атлетика
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы (1976), Мактау билгесе ордены


Николай Колесников — танылган авыр атлетика остасы. СССРның атказанган спорт остасы. Авыр атлетика буенча Олимпия уеннары чемпионы (1976). СССР (1975, 1977, 1978, 1979), Европа (1976, 1977, 1978, 1979), дөнья чемпионы (1976, 1977, 1978). Унсигез тапкыр СССР рекордын, сигез тапкыр дөнья рекордын яңарта. Россиянең яшьләр командасы тренеры. Шәкертләре Россия җыелма командасы спортчылары Андрей Деманов, Светлана Шимкова. «Шәрәфлек билгесе» ордены иясе (1976). Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре (1994).

Николай Алексей улы Колесников 1952 елның 15 мартында Бөгелмә районының Наратлы авылында туа.

Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумында укый, шунда Ефрат Тимерҗанов җитәкләгән авыр атлетика түгәрәгенә йөри башлый. Унсигез яше тулмаган килеш Колесников яшьләр арасында СССР беренчелеген отын кайта. 1974 елда Василий Алексеев, Давид Ригерт кебек танылган атлетларньң остазлары тренер Рудольф Плюкфельдер үз янына чакыра. 70 нче еллар башында 56 һәм 60 килограмм авырлыгында хакимлек сөргән Болгария атлетлары белән көрәштә Колесников Монреальдә узган 1976 ел Олимпиадасында җиңү яулый. Моның өчен ул ике төрдә 285 кг җыя.

Бүгенге көндә Николай Колесников Казанда яши. Авыр атлетика буенча Россиянең юниорлар һәм Татарстанның җыелма командасы өлкән тренеры.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]