Николай Коперник

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Коперник latin yazuında])
Николай Коперник
Туган телдә исем Nikolas Koppernigk
Әйтелеш
Туган 19 февраль 1473(1473-02-19)
Торунь
Үлгән 24 май 1543(1543-05-24) (70 яшь)
Фромборк
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Собор Успения Богородицы и Святого Андрея (Фромборк)[d]
Яшәгән урын Торунь
Фромборк[d]
Краков
Падова
Болонья
Ватандашлыгы Речь Посполита
Әлма-матер Ягелло университеты[d][1][2], Падуя үнивирситите[d], Болонья университеты[d] һәм Феррара университеты[d]
Һөнәре астроном
Эш бирүче Падуя үнивирситите[d] һәм Ягелло университеты[d]
Ата-ана

 Николай Коперник Викиҗыентыкта

Никола́й Копе́рник (полякча Mikołaj Kopernik; 19 февраль 1473, Торунь24 май 1543, Фромборк) — Польшаның мәшһүр астрономы, математик. Беренче фәнни революциягә башлангыч этәргеч биргән дөньяның гелиоцентрик системасы авторы буларак билгеле.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Торуньда сәүдәгәр гаиләсендә туа, яшьли атасыз кала һәм агасы тәрбиясендә үсә. Анасы милләте буенча алман, Торунь элегрәк Пруссиягә кергән һәм алман каласы булып саналган. Атасының килеп чыгышы билгесез. Коперниктан калган язмалар һәммәсе алман яки латин телендә языла. Аның архивында поляк телендә язылган бер язма да табылмаган.

1491 елда Коперник Краков университетына укырга керә. Математика, медицина һәм теология фәннәрен үзләштерә. 1497 елда исә ул Италиягә китә һәм Болонья университетында укуын дәвам итә. Теологиядән, хокуктан һәм борынгы телләрдән тыш биредә астрономия белән шөгыльләнергә форсат ачыла. 1500 елда ул диплом алмыйча китеп бара, Падуя университетында медицинага укуын дәвам иттерә. 1506 елда Италиядән бөтенләйгә китә һәм агасы, епископ Лукас хезмәт иткән Гейльсберг замогында астрономик күзәтүләр белән шөгыльләнә башлый.

1512 елдан Фромборк каласында каноник вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирнең кояш тирәли әйләнеп йөрүен б. э. кадәр яшәгән Аристарх әйтә, ул үзе исә үзеннән өч йөз ел элек яшәгән Пифагорчыларга сылтый — янәсе бу фикерне беренчедән Пифагорның укучылары әйткән. Шунысы сәер: шул вакыт эчендә ул белемнәр кая югалып торган? Урта гасырларда гелиоцентризмны «Пифагор укулары» дип атыйлар. Коперникның “Күк аралары әйләнүе турында” трактатында (1543) язылганнар Птолемейлы-Аристотельле дөнья картинасына гаять зур йогынты ясый, шуның белән бергә Урта гасыр күзаллаулар һәм фән системасына китереп суга. Аристотель дөнья картинасын физика, метафизика, теология белән килештерә, ләкин яңа астрономик күренешләрне аңатырга мөмкинлек бирми. Птолемей системасы астрономик күренешләрне аңлатырга ярдәм итә (Ай, планеталар, йолдызлар әйләнүен), ләкин аның математик системасы дини мифология белән ярашмый.

Үзенең төп ачышын — гелиоцентрик системаны ул 30 ел буе дөньяга чыгарырга читенсенә. Телескоп булмауга күрә Коперник йолдызларны мөстәкыйль күк җисемнәре итеп танымый, һәм аларны бик еракта торучы, сферага беркетелгән яктырткычлар, дигән фикерне кабатлый.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Күк аралары әйләнүе турында» («De Revolutionibus Orbium Coelestium», 1543 елда басыла).

Ул китап Коперникның үләренә бер ел кала дөнья күрә һәм бернинди шау-шу куптармый. Чиркәү аны бары 70 ел узгач кына тыелган китаплар исемлегенә кертә. Һәм бу тулысынча Галилейның “казанышы”. «De Revolutionibus Orbium Coelestium» 1616 елда Римның тыелган китаплар индексына кертелгән һәм аннан 1835 елда гына чыгарыла.[3]

Бүгенге тарихчылар санап чыгарганча, Коперник китабының беренче (Нюрнберг, 1543) һәм икенче (Базель, 1566) басмасы укучыларын санау өчен ике кул бармаклары да җитә. Китапханәләрдә 100 данәсе саклана, алар барысы да профессиональ астрономнар: Ретик, Тихо Браге, Кеплер һ.б. кулыннан уза.[4]

Фәнни методология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коперник елның дәвамлыгын искиткеч төгәл исәпли – ул чынбарлыктагыдан 28 секундка гына аерыла. 40 елдан соң Григориан реформа үткәрелгәндә, нигез итеп Коперник хисаплаулары алынган. Юлиан календаренең җитешсезлеге Пасханың һаман да иртәрәк вакытка күчә баруына китергән. Коперник 1515 елда Кояш тигезләнеше көнен 21 мартта түгел, ун көн иртәрәк күзәтә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]