Николай Криони

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Криони latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Криони
Туган 5 сентябрь 1953(1953-09-05) (69 яшь)
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Николай Криони (5 сентябрь 1953 ел) — Россия галиме, техник фәннәр докторы, профессор, 2015 елдан Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Криони Николай Константинович1971 елда Уфа шәһәренең 107-се урта мәктәбен тәмамлаган. 1976 елда Уфа авиация инстит утын (УА) тамамлап, «Машиналар эшләү технологиясе, металл кисүче станоклар һәм инструментлар» белгечлеге буенча диплом ала.

1976-1977 елларда Ярославль каласындагы радиозаводта инженер, ә 1977-81 елларда — Уфа авиация институтында инженер булып эшли[1].

1981-1985 елларда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең механика проблемалары институты аспиранты була. 1985 елда «Трение и износ в машинах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1985-1992 елларда Уфа авиация институтында сызма геометрия һәм черчение кафедрасында эшли (Н. К. Криони доцент гыйльми исемен 1987 елда ала). Шулай ук 1989-1992 елларда Уфа авиация институты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе була, ә 1992-2003 елларда — Уфа дәүләт авиация техник университетында уку идарәсе начальнигы.

2003-2015 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетында укыту эшләре буенча проректор булып эшләгән[1].

2005 елда «Трение и износ в машинах» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2006 елда профессор була.

2015 елның 27 апрельдә Николай Константинович Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры итеп сайлана[2][3].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каты җисемнәрнең контактлы үзара тәэсир итешүе өлкәсендә фәнни тикшеренүләре бар. 180-нән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр (шул исәптән дүрт монография, биш уку әсбаплары, уйлап табуга авторлык таныклыгы, патентлар, ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре) авторы һәм автордашы булып тора.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә инженерлык белем бирү ассоциациясе әгъзасы, «Вестник УГАТУ» фәнни журнал редколлегиясе әгъзасы, университет мөхәрририяте советы һәм «Башкортстанның Педагогик журналы» журналының җәмәгать советы рәисе[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының фән, югары һәм урта һөнәри белем бирү буенча Дәүләт Комитетының Мактау кәгазе (1997);
  • "Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (2002);
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]