Николай Куприц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Куприц latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Куприц
Туган 14 июль 1912(1912-07-14)
Мәскәү, Русия империясе
Үлгән 5 август 1980(1980-08-05) (68 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Һөнәре профессор
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Николай Куприц (14 июль 1912 ел5 август 1980 ел) — юрист; галим-металлург профессор Я.Н. Куприцның улы, А.Я. Вышинскийның аспиранты; юридик фәннәр докторы. Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында профессор.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куприц Николай Яковлевич 1912 елның 14 июлендә Мәскәүдә техник фәннәр докторы Яков Николаевич Куприцның гаиләсендә туган. 1936 елда «Правовое положение автономной республики в СССР и союзной республике» темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм юридик фәннәр кандидаты була — диссертациясенең җитәкчесе булып СССРның элеккеге Генераль прокуроры һәм СССР Чит ил эшләре министры Андрей Вышинский тора. Мәскәү дәүләт университетында Куприц студентларга «буржуаз илләрнең» дәүләт корылышы буенча курс укый.

1960-1970 елларда Куприц дәүләт хокукы буенча фәннең Русия тарихын оештыру буена эш алып бара — бу хезмәте эше аның докторлык диссертациясенең нигезе булып тора. 1970 елларда ул «Развитие советской государственно-правовой мысли в период перехода от капитализма к социализму» темасына уңышлы докторлык диссертациясе яклый; шушы ук вакытта ул ике монографиясен бастырып чыгара.

1980 елның 5 августында Мәскәүдә кинәт вафат була

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • «Государственное устройство СССР»
    • «Конституция СССР» (в соавторстве с В. Ф. Котоком)
    • «Из истории науки советского государственного права»
    • «Государственное право стран народной демократии» (в соавторстве с Л. Д. Воеводиным и Д. Л. Златопольским)
    • «Вопросы истории науки советского государственного права переходного периода» (1969)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Вестник Московского университета. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 2004, № 4-6. — С. 114.
    • 100 лет Николаю Яковлевичу Куприцу // Вестник Московского университета. Серия 11. Право. — 2012. — № 3. — С. 157—158.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Николай Яковлевич Куприц (1912-1980) (неопр.). pravo.hse.ru. НИУ ВШЭ. Дата обращения 13 ноября 2019.