Николай Курнаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Курнаков latin yazuında])
Николай Курнаков
Туган телдә исем рус. Николай Семёнович Курнаков
Туган 24 ноябрь (6 декабрь) 1860
Нулин, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 март 1941(1941-03-19) (80 яшь)
Барвиха[d], Кунцевский район[d], Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Тау институты[d]
Һөнәре химик, металлург, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор
Фән өлкәсе: химия[1], Металлургия[1], Аналитик химия[1], applied chemistry[d][1] һәм химический анализ[d][1]
Эш урыны: Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор
Мәшһүр шәкертләр: А. В. Николаев, Г. Б. Бокий, Г. Ю. Жуковский, В. А. Немилов
Известен как: основоположник физико-химического анализа

 Николай Курнаков Викиҗыентыкта

Никола́й Семёнович Курнако́в (1860 ел, 6 декабрь (24 ноябрь), Нолинск- 1941 елның 19 мартында, Барвиха) — Россия физик-химигы, профессор (1893), атказанган профессор (1907), химия фәннәре докторы (1909), Петербург Фәннәр академиясе  / Россия Фәннәр академиясе   / ССРБ Фәннәр академиясе (1913) академигы, Сталин премиясе лауреаты, физик-химик анализ уйлап табучы .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Новгород хәрби гимназиясен тәмамлагач, ул Санкт-Петербургтагы Тау институтына укырга керә, аны 1882 елда тәмамлый. Аны шунда ук Алтай заводларына бакыр, кургаш һәм көмеш эретү буенча тикшерү эшләренә җибәрәләр, һәм 1883 елда ул чит илдә тоз эше, металлургия серләрен өйрәнә.

«Испарительные системы соляных варниц» темасына диссертациясен яклап, 1885—1893 елларда ул металлургия, галургия һәм анализ сәнгате бүлегендә Тау институты ярдәмчесе булып эшли. 1893 органик булмаган химия профессоры, 1899 елда — аналитик химия профессоры һәм физик химия лабораториясе профессоры, ЭТИ профессоры (1899—1906) дәрәҗәләре ала. ЭТИда эшләгәндә ул "Курнаков пирометры " (1904) уйлап таба — ул вакытта җылылык анализы өчен иң алдынгы җайланма була ул.

1902—1930 елларда Санкт-Петербургтагы Политехник институтның гомуми химия кафедрасын җитәкли (Петроград, Ленинград), ул шулай ук анда химия лабораториясе оештыра.

1909 елда аңа Мәскәү университеты тарафыннан химия фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә

СССР Фәннәр академиясенең физик һәм химик анализ институтына нигез салучы һәм беренче директоры (1918 — 1934).

Дәүләт гамәли химия институтына (ГОНТИ) нигез салучыларның берсе һәм аның беренче директоры (1919 — 1927).

Дәүләт фәнни-техник тикшеренүләр институты директоры (ГОНТИ) (1921).

Ул СССР Фәннәр академиясенең Платина һәм башка асыл металлларны өйрәнү институтын җитәкли (1922 — 1924).

СССР Фәннәр академиясенең химия институты директоры (1924).

СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Милли икътисадны химияләштерү комитеты президиумы әгъзасы (1928).

Н. С. Курнаков кабере. Санкт-Петербург

Фәннәр академиясенең химия институтларын Мәскәүгә күчергәннән соң, ул СССР Фәннәр академиясенең яңа оештырылган Гомуми һәм органик булмаган химия институты директоры була (1934 — 1941).

Профессор (1936 елдан), Мәскәү дәүләт университетының М. В. Ломоносов исемендәге органик булмаган химия кафедрасы мөдире (1937 — 1941) .

Курнаков 1941 елның 19 мартында Мәскәү өлкәсенең Барвиха авылында вафат була һәм Ленинградта Смоленск православие зиратында күмелә. 1953 елда гәүдәсе Ленинградтагы Литераторские мосткига күчерелә.

ССРБ почта маркасы,1951

Бүләкләре һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФАның Гомуми һәм органик булмаган химия институтына Н. С. Курнаков исеме бирелгән( 1944 елдан).
  • 1940 елда Казахстанда ачылган минерал Н. С. Курнаков хөрмәтенә курнаковит дип аталган.
  • Красноперекопскида һәйкәл куелган, Кырым АРы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Курнаков, Николай Семенович // Большая советская энциклопедия : [в 66 т.] / гл. ред. О. Ю. Шмидт. — 1-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1926—1947.
  • Курнаков Николай Семенович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Крицман В. А., Станцо В. В. Энциклопедический словарь юного химика. — Педагогика, 1990.
  • Соловьев Ю. И., Звягинцев О. Е. Николай Семенович Курнаков: жизнь и деятельность. — М.:: Изд-во Академии наук СССР, 1960.
  • Соловьев Ю. И. Николай Семенович Курнаков: 1860–1941. — М.:: Наука, 1986. — 272 с.
  • Кузнецов В. И. Выдающийся советский физико-химик Н. С. Курнаков. — М.:: Знание, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Чешская национальная авторитетная база данных