Николай Лайне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Лайне latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 27 май 1920(1920-05-27)
Туу урыны Реболы[d], Муезерский район[d], Карелия, РСФСР
Үлем датасы 18 февраль 1984(1984-02-18) (63 яшь)
Үлем урыны Петрозаводск, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Сулажгор зираты[d]
Язма әсәрләр теле карел теле
Һөнәр төре шагыйрь, язучы
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены Хөрмәт Билгесе ордены Халыклар Дуслыгы ордены РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Николай Григорьевич Лайне (тәхәллүсе, чын фамилиясе Гиппиев; карел. Gippijev; 1920 елның 27 мае - 18 февраль 1984) - совет шагыйре, тәрҗемәче, Карелия АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978).[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 27 маенда Карелиянең Муезерский районы Ребола авылында карел крестьяннары гаиләсендә туа. 1937 елда Петрозаводский рабфагын тәмамлап, җирле педагогия институтында укуын дәвам итә, 1939 елның көзендә Совет Армиясе сафларына алына. Совет-фин сугышында (1939-1940) һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышчан казанышлары өчен Кызыл Йолдыз ордены, берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, 1950 елның көзендә Карелиягә кайта. Республика газеталары һәм журналлары редакцияләрендә эшли. 1951 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1978 елдан Н.Г. Лайне Карелия АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. Әдәби эшчәнлеге өчен Халыклар дуслыгы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

Лайне Н.Г. — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә СССР Язучылар берлеге премиясе һәм Карел АССРның Дәүләт премиясе лауреаты. Халык депутатларының Петрозаводск шәһәр Советы һәм X чакырылыш Карелия АССР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

Петрозаводскида Сулажгор зиратында җирләнгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лайненың беренче әсәрләре 1936 елда басылып чыга. Соңрак «Враги» поэмасы басылып чыга, ә 1939 елда карел телендә шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елны «Карелия» журналы карел телендә шигырьләр бастыра («Урманда», «Уйнагыз, Кантеле»). Аның каләме белән «Таң» («Huondes»), «Лиекса җыры» («Lieksan lauluja»), «Без — коммунистлар» («Me kommunistit»), «Балан кызыл чуклары» («Punaiset pihlajantertut») поэмалары языла.

Ул беренче тапкыр рус шагыйрьләренең Н.Некрасов, В. В. Маяковский, А. Твардовский, М. А. Светлов, Николай Грибачев, Янки Купала, Тарас Шевченко, Геворг Эмин, эстонлылар Юхан Смуула, Пауля Руммо әсәрләрен фин теленә тәрҗемә итә.

Н.Лайне 1979 һәм 1973 елларда «Калевала» эпосының рус теленә тәрҗемә авторларының берсе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Писатели Карелии: библиографический словарь/Карельский научный центр РАН; [сост. Ю. И. Дюжев]. — Петрозаводск: Острова, 2006. — 306 с. — С. 178—181. ISBN 5-98686-006-3

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Очерк истории советской литературы Карелии. — Петрозаводск, 1969. — О Лайне Н. Г.: С. 224—229
  • Алто Э. Л. Творчество Николая Лайне. — Петрозаводск : Карелия, 1983.
  • История литературы Карелии: в 3-х т. Т. 2. — СПб., 1997. — С. 121—129, 158—163
  • Народные избранники Карелии: Депутаты высших представительных органов власти СССР, РСФСР, РФ от Карелии и высших представительных органов власти Карелии, 1923—2006: справочник / авт.-сост. А. И. Бутвило. — Петрозаводск, 2006. — 320 с.
  • Карелия: энциклопедия: в 3 т. / гл. ред. А. Ф. Титов. Т. 1: А — Й. — Петрозаводск: ИД «ПетроПресс», 2007. — 400 с. : ил.,карт. — С. 252 ISBN 978-5-8430-0123-0 (т. 1)