Николай Максимов (1956)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Максимов (1956) latin yazuında])
Николай Максимов
Туган 14 декабрь 1956(1956-12-14) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе
Милләт керәшен татары
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе
Гыйльми дәрәҗә: Казан федераль университеты доценты

Николай Валентинович Максимов (1956 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе) ― Казан федераль университеты доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Валентинович Максимов 1956 елның 14 декабрендә Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Институттан соң рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыта.

1987 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. Ул 1992-1997 елларда Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институтында татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, 1997-2005 елларда Технология университетының ике телдә укыту буенча методик үзәк директоры, 2008 елдан ТРның Мәгарифне үстерү институтында татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Максимов – монографик хезмәтләр, дәреслекләр, таблицалар, күнегү җыентыклары, татар теленнән программалар, укытучылар өчен методик әсбаплар авторы. Шулардан рус мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучы татр балалары өчен татар теле дәреслеге, дәреслеккә методик кулланма, укытучылар өчен “Әлифба белән ничек эшләргә? “ дигән методик кулланма, татар теле дәреслекләре, 5, 7, 8, 10-11 нче сыйныфлары өчен татар теле дәреслекләре, татар теленең морфологиясе буенча таблицалар, “Диктантлар һәм изложниеләр җыентыгы“, “Татар теленнән тестлар”, татар халкының керәшен этноконфессиональ төркеменә багышланган “Без бер тамырдан” дигән укыту әсбабы, татар тел белеменең фонетика, орфография , морфология, синтаксис бүлекләренә караган методик кулланмалары игътибарга лаек.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдаланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теле.10-11 нче сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Зәкиев М.З., Максимов Н.В. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]