Николай Марков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Марков latin yazuında])
Николай Марков
Туган 18 гыйнвар 1936(1936-01-18)
Казан, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 22 август 2020(2020-08-22) (84 яшь)
Казан, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин

Николай Иванович Марков (1936 елның 18 гыйнвары, Казан, ССРБ2020 елның 22 августы, Казан, Россия) — совет футболчысы һәм туплы хоккей уенчысы, сул сакчы. Казанның «Рубин» командасы өчен 350дән артык матч уйнаган. ССРБ спорт мастеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Марков 1936 елның 18 гыйнварында Казанда туган. Казанның «Спартак» стадионының спорт секциясендә тәрбияләнүче, тренер — Константин Сундатов. Балачагында һәм яшьүсмер чагында футбол белән генә түгел, туплы хоккей белән дә шөгыльләнә, анда җирле «Крылья Советов» командасында олылар спортында беренче адымнар ясый башлый. 1956—1958 елларда армиядә хезмәт иткән вакытта ОДО (Петрозаводск) өчен футбол һәм туплы хоккей уйный.

1959 елда Казанга әйләнеп кайта һәм җирле «Искра» командасына кушыла (соңрак «Рубин» дип үзгәртелә). Шунда ук төп составка керә һәм сул сакчы урынын ала. 11 сезон дәвамында команда капитаны була. Бу вакыт эчендә ССРБ беренчелекләрендә беренче һәм икенче лигаларда 357 матч, ә барлык турнирларда 386 матч уйный. Чемпионатта «Рубин» өчен матчлар саны буенча клуб тарихында өченче урынны били, ә Кубок матчларын исәпкә алып, Валерий Мартыновтан гына калышып (408), икенче урынны били. 1965 елда үз клубы белән «Б» классы командалары арасында РСФСР беренчелегенең көмеш призёры була.

Уен карьерасын тәмамлагач, 1970—1971 һәм 1978—1988 елларда Николай Марков «Рубин» командасы башлыгы вазыйфасында эшли[2]. Соңрак урта мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.

2020 елның 22 августында Казанда вафат була[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 FootballFacts.ru
  2. Николаю Маркову - 84!
  3. В Казани умер экс-капитан "Рубина" Николай Марков 2022 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]