Николай Морозкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Морозкин latin yazuında])

Николай Морозкин (27 ноябрь 1953 ел) — галим-математик, югары мәктәп эшлеклесе, 2013 елдан Башкорт дәүләт университеты ректоры. Физика-математика фәннәре докторы (1996), профессор (1997). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган (2011) һәм мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Данилович Морозкин 1953 елның 27 ноябрендә Мордва АССР (хәзер Мордва Республикасы) Ельников районының Киржеман авылында крестьян гаиләсендә туган.

1975 елда Мордва дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Ленинград дәүләт университетында стажер—тикшерүче була. Аннары гамәли математика факультетында аспирантурада укый һәм кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

Хезмәт эшчщенлеген 1980 елда Мордва дәүләт университетында башлый: ассистент, шуннан өлкән укытучы булып эшли.

1983 елдан Николай Морозкин — Башкортстанда. Үзенең фәнни эзләнүләрен һәм укытучылык хезмәтен Башкорт дәүләт университетында дәвам итә: исәпләү математикасы кафедрасында өлкәнг укытучы һәм доцент, 1993 елдан — шушы кафедра мөдире. 1996 елда «физика—математика фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, 1997 елдан — профессор.

Шул ук елда университетның уку эшләре буенча проректоры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада дистә ярым елдан артык эшли.

2013 елның 16 маенда Николай Данилович Морозкин Башкорт дәүләт университетының ректоры итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор Николай Морозкинның гыйльми кызыксынулары сферасына математик модельләү һәм информатика нигезендә кулайлы идарә итү һәм аны камилләштерү мәсьәләре керә. Бу юнәлештә аның 100-дән артык фәнни хезмәте, ике уйлап чыгаруга рәсми патенты бар. Шулай ук ул дистәләгән уку-методик кулланмасы һәм уку әсбаплары авторы. Галим яшь буын гыйльми хезмәткәрләр әзерләүгә дә даими игътибар бирә. Аның фәнни җитәкчелегендә сигез кандидатлык диссертациясе якланган.

Н. Д. Морозкин «җылылык физикасы һәм теоретик җылылык техникасы», «сыекча, газ һәм плазма механикасы» гыйльми һөнәрләре буенча докторлык диссертацияләр яклау советлары әгъзасы.

Галимнең төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

рус телендә:

    • Об одном итерационном методе решения задачи оптимального нелинейного нагрева с фазовыми ограничениями // Журнал вычислительной математики и математической физики. М.: Издательство РАН, т.40, N 11, 2000 г., с. 1615—1632 (соавторы Голичев И. И., Дульцев А. В.).
    • Применение метода конечных элементов для расчета пластового давления в нефтяном месторождении // Нефтяное хозяйство, М., N 11, 1998 г., с. 28—30 (соавтор Бикбулатова Г. С.).
    • Оптимальное управление процессами нагрева с учетом фазовых ограничений. Учебное пособие, Уфа: Издательство БашГУ, 1997 г., 114 с.
    • The Convergence of Finite — Dimensional Approximations in the Problem of the Optimal One — Dimensional Heating Taking Phase Constraints into Account // Comp. Math. Phys., vol. 36, N 10, 1996 г. pp. 1331—1339 (Printed in Great Britain).
    • Оптимальное управление одномерным нагревом с учетом фазовых ограничений // Математическое моделирование. М.: Издательство РАН, N 3, т.8, 1996 г., с. 91—110.
    • Оптимизация высокотемпературного индукционного нагрева сплошного цилиндра с учетом ограничений на термонапряжения // Электричество, М.: Издательство РАН, N 5, 1995 г., с. 56—60.
    • О сходимости конечномерных приближений в задаче оптимального одномерного нагрева с учетом фазовых ограничений // Журнал вычислительной математики и математической физики. — Издательство РАН. — 1996. № 10. — С. 12—22.

Галим турында материаллар, аның белән әңгәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Николай Морозкин: «У Башкирского государственного университета отличные перспективы для развития» // Эксперт Урал, № 9 (635). 2015, февраль. (рус.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]