Николай Никифоров
| Николай Никифоров | |
|---|---|
| Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры | |
| Вазыйфада 21 май 2012 – 18 май 2018 | |
| Аңа кадәр | Юрий Щёголев |
| Дәвамчысы | Константин Носков (РФ санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифасында) |
| Татарстан премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры | |
| Вазыйфада апрель 2010 ел – май 2012 ел | |
| Дәвамчысы | Роман Шәйхетдинов |
| Туган | 24 июнь 1982 (44 яшь) Казан, ТАССР, ССРБ |
| Белем | Казан дәүләт университеты |
Николай Анатолий улы Никифоров (рус. Николай Анатольевич Никифоров) — Татарстан һәм Россия сәясәтчесе, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2010—2012), Россия элемтә министры (2012―2018). «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ башлыгы (2018 елдан)[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Николай Никифоров 1982 елда Казанда туган. 2004 елда Казан Дәүләт Университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
2011 елның декабрендә Казан тикшеренү һәм технология университетында (КХТИ) «Дәүләт электрон хезмәте күрсәтүдә мәгълүмат агымы белән инновация моделе нигезендә идарә итү (Татарстан мисалында)» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2].
2005 елдан бирле Татарстан премьер-министрының мәгълүмат технологияләрендәге киңәшчесе булып эшли.
2006 елда Татарстанның мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән.
2010 елның апреленнән Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын җитәкләгән.
2012 елның 21 маеннан — 2018 елның 18 маена кадәр — Россиянең элемтә министры[3], РФ санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры в. б.[4].
Отставкадан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Отставкадан соң (2018), «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ (ООО «Развитие Иннополиса») һәм «Дигинавис» ҖЧҖ оештыра һәм җитәкли, Магнитогорск металлургия комбинатының Директорлар советы әгъзасы була[5][6].
Гаепләү белдерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2026 елда Николай Никифоров Finiko финанс пирамидасының җинаять эше фигуранты булган. Сүз 8 мең кертемчедән 5 млрд. сум урлау турында бара. Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре инде читтән торып (үзе чит илдә) аңа ОПС оештыруда һәм аеруча зур мошенниклыкта гаепләү белдергәннәр.
Тикшерү версиясе буенча, элеккеге министр ― пирамиданы булдыручыларның берсе. Finiko җыйган акчалар янәсе «Иннополис Архитект» компаниясе катнашында чит илгә чыгарылган. Бу архитектура бюросы, башкалардан тыш, Казанның юлдаш шәһәре ― Иннополис фән шәһәрчеген төзү белән шөгыльләнә. Аның генераль директоры ― дизайнер Азат Төхфәтуллин. Ул компаниянең яртысына ия, «Иннополис Развитие» ҖЧҖ аша икенче гамәлгә куючы ― Николай Никифоров[7].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дүрт тапкыр өйләнгән, өч кызы һәм өч улы бар[8].
Хатыны Ирина Шәрипова[9] (1992 елда Үзбәкстанда туган), топ-модель. Әтисе ― үзбәк (Ирина аны белми), әнисе рус, украин һәм татар тамырларына ия. Әнисе дә модель булган, «Мисс Бохара» (1989) һәм «Вице-мисс Үзбәкстан» (1990) исемнәрен алган. 7 яшендә Татарстанга әбисе янына яшәргә күчеп кайткан, шунда мәктәпне тәмамлаган һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетына дизайнер белгечлегенә укырга кергән. 2010 елда «Мисс Татарстан» конкурсына кастинг узган, соңыннан җиңгән. Шул ук елда «Мисс Россия» конкурсына киткән һәм анда вице-мисс булган, конкурсны оештыручылар карары буенча, Кытайда узган «Мисс Мира 2010» конкурсына Россияне тәкъдим итәргә җибәрелгән, иң матур 25 модель исемлегенә кергән.
Алдагы хатыны ― Светлана Вячеслав кызы Никифорова[10] (1982 елгы), Әлмәттә үскән, Казандагы дәүләтнеке булмаган югары уку йорты «ТИСБИ» идарә университетының юридик факультетын тәмамлаган. Кияүгә чыкканчы Әлмәтнең «Электрощит» заводы (эре «Танеко» АҖ НПЗ подрядчысы (Татнефть составына керә) һәм Казанның «Татавант» системалы интеграторы директорының урынбасары булып эшләгән, Казанда ИТ-парк төзегән i-Synergo компаниясенең Үсеш департаментын җитәкләгән[11]. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәүнең автоматик комплексларын җитештерүче «Автодория» ҖЧҖ компаниясенең 50% уртак хуҗасы булып тора, ул 2014 елның сентябрендә Мәскәүдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов җитәкчелегендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе ярдәмендә эшли башлаган[12].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Николай Никифоров: Иннополиста БРИКС илләренең 10 элемтә һәм ИТ министры очраша. Татар-информ, 6.01.2024
- ↑ Мәскәүдә министр Никифоровның кандидатлык диссертациясе тикшереләчәк
- ↑ Татарстан министры Никифоров Россиянең элемтә министры итеп билгеләнде
- ↑ Официальный сайт Министерства цифрового развития, связи и массовых коммуникаций Российской Федерации 2018 елның 20 июль көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Экс-глава Минкомсвязи создал две технологические компании.
- ↑ Совет директоров Магнитогорского металлургического комбината. әлеге чыганактан 2020-02-28 архивланган. 2024-01-06 тикшерелгән.
- ↑ Расследование финансовой пирамиды вышло на бывшего главу Минкомсвязи Никифорова. Коммерсантъ, 4.09.2026(рус.)
- ↑ Николая Никифорова из Татарстана назначили министром связи России 2014 елның 9 апрель көнендә архивланган // «Электронная газета Республики Татарстан». — 2012. — 21 мая.
- ↑ На ком женился Никифоров, как встретили на воле Сыча и куда подался бывший «шериф» Казани.
- ↑ Жена экс-министра связи Никифорова объявила о разводе с мужем. Какие активы остались за ней - CNews.
- ↑ Новости Руспрес — Жена Никифорова пилит Минсвязь. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланган. 2026-09-04 тикшерелгән.
- ↑ Зона замедления 2014 елның 17 сентябрь көнендә архивланган «Газета. Ru», 15.09.2014.