Николай Подгорный
Күренеш
| Николай Подгорный | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | укр. Микола Підгорний |
| Туган | 18 февраль 1903 Карливка[d], Константиноград өязе[d], Палтау губернасы, Россия империясе[1] |
| Үлгән | 11 гыйнвар 1983 (79 яшь) Мәскәү, СССР[2] |
| Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
| Ватандашлыгы | Украин Халык Республикасы[d] |
| Әлма-матер | Национальный университет пищевых технологий[d] |
| Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, инженер, сәясәтче |
| Эш бирүче | Россия биотехнология университеты[d] |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Балалар | Подгорный, Анатолий Николаевич[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
Николай Виктор улы Подгорный (рус. Николай Викторович Подгорный, укр. Микола Вікторович Підгорний, 5 (18) февраль 1903, Карловка, Константиноград өязе, Полтава губернасы, Россия империясе — 11 гыйнвар 1983, Мәскәү, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
ССРБ ЮШ депутаты (4—9 чакырылышлары).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Металл коючы гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Хезмәт эшчәнлеген 1917 елда слисер укучысы буларак башлаган. 1921—1923 тә комсомол райкомы сәркәтибе, 1923—1926 да Киев политехника институтының эшфакында укыган. 1931 дә Киев азык-төлек сәнәгате технология институтын тәмамлаган. 1931 дән инженер-техник вазыйфаларында.
- 1939—1940 һәм 1944—1946 да УССР азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары, 1940—1942 дә ССРБ азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары.
- 1942—1944 тә Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институты директоры.
- 1946—1950 дә УССР Югары Шурасының ССРБ ЮШсында даими вәкиле.
- 1950 дән фирка эшендә: Харковь өлкомының беренче сәркәтибе, 1953 дә УКФ ҮКның икенче сәркәтибе, 1957—1963 тә беренче сәркәтиб.
- 1963—1965 елларда СБКФ ҮК сәркәтибе.
- 1965—1977 дә ССРБ ЮШ президиумы рәисе.
- 1977 дән пинсәдә.
Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.hronos.ru 2015 елның 1 август көнендә архивланган
- ↑ Подгорный Николай Викторович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118963988 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.