Николай Рерих

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Рерих latin yazuında])
Николай Рерих
Туган телдә исем Николай Константин улы Рерих
Туган 9 октябрь 1874(1874-10-09)
Петербург
Үлгән 13 декабрь 1947(1947-12-13) (73 яшь)
Һиндстан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һиндстан Һиндстан
Әлма-матер Петербург император университеты[d] һәм Югары сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Җефет Елена Шапошникова
Балалар Юрий, Святослав
Ата-ана
Кардәшләр Рерих, Борис Константинович[d] һәм Рерих, Владимир Константинович[d]
Бүләк һәм премияләре Изге Станислав ордены
Изге Анна ордены
Изге Владимир ордены

 Николай Рерих Викиҗыентыкта

Николай Рерих, Николай Константин улы Рерих, рус. Ре́рих (Рёрих) Никола́й Константи́нович (1874 елның 27 сентябре (9 октябрь), Петербург1947 елның 13 декабре, Һиндстан, Химачал Прадеш штаты, Наггар) — рәссам (сценограф), фәйләсуф-мистик, язучы, сәяхәтче, археолог, җәмәгать эшлеклесе. «Рерих пакты»ның идея авторы, әйдәүчесе, «Мәдәниятләр аркылы тынычлык» һәм «Тынычлык Байрагы» халыкара мәдәни хәрәкәтләргә нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Диңгез артыннан кунаклар»

1874 елның 27 сентябрендә (9 октябрь) Петербургда нотариус гаиләсендә туган. Балачактан ук рәсем дәресләре алган. Эре нотариаль кантур хуҗасы булган әтисе җайга салынган эшен улына калдырырга уйлый, шуңа күрә улын хокук белгече итеп күрәсе килә. «Россиягә рәсем ясаучылар түгел, җәмәгать хадимнәре кирәк», ди ул. Николайның рәссамлыкка һәм тарих факультетында укыйсы килә. Әтисе белән компромисс буларак, Н. Рерих бер үк вакытта (1893-1898 елларда) Петербург университетының юридик факультетында һәм Сәнгать академиясендә А. Куинджи остаханәсендә белем ала. Иртән остаханәдә шөгыльләнә, соңыннан юридик факультетка юнәлә, тарих буенча лекцияләр тыңларга да вакыт таба. Археология белән дә кызыксына. 1898 елда университетны тәмамлап, хокук белгече дипломы алып чыга. Диплом эшенең темасы: «Борынгы Русь рәссамнарының хокукый халәте».

Студент вакыттан ук, Н. Рерих рәсемнәре күргәзмәләрдә күренә, журналларда басыла башлый. Академиядә уку ахырында «Русьның башлануы. Славяннар» темасына картиналар шәкеле башларга уйлый. Беренче картинасын Павел Третьяков сатып ала, калган картиналарын да үз галереясына алырга теләк белдерә. 1900 елда Н. Рерих Парижга француз рәссамы Кормон остаханәсенә рәсем буенча белемен камилләштерергә китә. Франциядә уйлаган темасы буенча иҗатын дәвам итә. «Диңгез арты кунаклары» картинасын да шунда яза.

Россия империясендә яшәгәндә археология һәм тупланмалар җыю белән шөгыльләнә. Чиркәүләр кору һәм бизәү эшләрендә катнаша, шәхси күргәзмәләрен оештыра. «Сәнгать дөнясы» (рус. Мир искусства) рәссамнар берлеге җитәкчесе. «Императорның сәнгатьне илһамландыру җәмгыяте» сәркатибе, җәмгыять карамагындагы рәсем ясау мәктәбе директоры (1906-1918). Сәнгать академиясе хокукый әгъзасы (1909 елдан).

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе белән Һиндстанда
Җаваһарлал Неру, Индира Ганди, Н.К. Рерих, Мөхәммәт Юныс. (Һиндстан)

1917 елда инкыйлабтан соң Финляндиядә кала. 1919 елдан Бөекбританиядә, 1920 елдан АКШта яши. Үзе булган барлык илләрдә оештырган күргәзмәләре зур уңыш казана. Рус сәнгате буенча лекцияләр укый. Шигырь китаплары чыгара. АКШның матди ярдәме белән күп сәяхәтләр кыла. Үзәк Азиягә, Һималайга, Алтайга, Маньчжуриягә, Тибетка экспедицияләр оештыра. Сәяхәтләрдә табылганнарны фәнни нигездә өйрәнү максатында, «Урусвати» (тат. Таң йолдызы яктысы) институтын нигезли. Фәнни табышларын Нью-Йорк, Мичиган, Париж, Пәнҗаб, Һарвард, Мәскәү уку йортлары галимнәре белән уртаклаша. Төрле илләрдә мәдәният һәм мәгариф оешмалары һәм җәмгыятьләре ача. Мөһаҗирлеге башында большевикларга каршы булса, соңрак фикере кискен уңайга үзгәрә. Урта Азиягә сәяхәтләрен Мәскәү кушуы буенча һәм аның акчасына башкарган, дигән версия дә калкып чыга.

1936 елдан даими рәвештә Һиндстанда яши. 7 мең картина иҗат иткән. Күпчелеге дөньяның билгеле картиналар галереяларында саклана. 30 том әдәби әсәрләре бар, шуларның икесе шигырьләр җыентыгы.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, картиналарын сатуны оештырып, акчасын ССРБ Кызыл Хач җәмгыятенә күчерә. Россия тарихы буенча ватандарлык рухында картиналар яза.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Елена Иван кызы Шапошникова (1879-1955), язучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Фәрештәләр хәзинәсе»
  • Изге Станислав ордены (РИ)
  • Изге Анна ордены (РИ)
  • Изге Владимир ордены (РИ)
  • Изге Савва ордены (Югославия)
  • Шәрәфле легион ордены (Франция)
  • Котып йолдызы ордены (Швеция)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейлары Нью-Йоркта (1924-1935, 1949 елдан), Ригада (1933-1940), Мәскәүдә (1993 елдан), Петербургда, Улан-Баторда, Әдистә ачыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]