Николай Русских

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Русских latin yazuında])
Николай Русских
Туган 1920
Үлгән 1979
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре рәссам
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Русских Николай Андреевич (19201979) — Башкорт АССРның атказанган рәссамы (1977).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Андреевич Русских[1] 1920 елда Уфа шәһәрендә туган. 1937 елда Уфа театр-сәнгать училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый. Рәссам. Станокта башкарылган сынлы сәнгать һәм рәсем сәнгате өлкәсендә эшли.

1939 елда ул Кызыл Армия сафына хезмәткә чакырыла һәм анда 1945 елга кадәр хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша, каты яралана, контузия ала.

1958 елдан алып Рәссамнар берлеге әгъзасы. КПСС әгъзасы. Зур җәмәгать эше алып бара: Башкортстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана, Рәссамнар берлеге партия бюросы секретаре һәм әгъзасы. Башкортстан Рәссамнар берлеге идарәсе ревизия комиссиясе рәисе (1970 й.)

БАССРның атказанган рәссамы, 1977.

Николай Андреевич Русских — портрет остасы — «Хирург Н. Гатауллин портреты», төркем портреты — «Җыр», «Нигә син кызларга йокларга бирмисең», «Коммунистик хезмәт бригадасы», «Дүртәү» картиналары.

Рәссам А. В. Пантелеев белән бергә Урта Азия калалары буйлап сәяхәт оештыра. Сәфәр сөземтәсенә Уфа күргәзмәләрендә Пантелеевның һәм Русских Николай Андреевичның Урта Азия пейзажы һәм натюрмортлар сериясе барлыкка килә («Бохара көршәкләр»).

Русских Николай Андреевичның картиналары Уфа шәһәрендә М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Республика күргәзмәләре, Уфа, 1949 елдан алып яшьләрнекеннән башка бөтен күргәзмәләрдә дә катнаша.
  • БАССР рәссамнары әсәрләре декада күргәзмәсе, Мәскәү, 1955.
  • БАССР рәссамнары әсәрләре декада күргәзмәсе, Мәскәү, Ленинград, 1969 ел.
  • В. И. Ленинның 100-еллыгына багышланган БАССР рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Сембер, 1970.
  • Өч зона рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • РСФСРның автономияле республикалары рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • «Социалистик Урал» зона күргәзмәләре: Свердловск, 1964; Пермь, 1967; Чиләбе, 1969; Уфа, 1974.
  • Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе, Мәскәү, 1951.
  • Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе, Мәскәү, 1954.
  • Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе, Мәскәү, 1958.

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Урал», м. х., 1951.
  • «Агыйделдә боз китә», м. х., 1955.
  • «Еҙем елгасы», м. х., 1959.
  • «Коммунистик хезмәт бригадасы», х. м., 1961.
  • «Яз» м. х., 1964.
  • «Рәссам Мария Краснорепова портреты», 1967, м. х.
  • «Җыр», м. х., 1967.
  • Профессор «Хирург Н. Г. Гатауллин портреты», м. х., 1967.
  • «Дүртәү», двп. Темп., 1968.
  • «Кызыл һәм зәңгәр», м. х., 1969.
  • «Юлбашчы белән хушлашу», двп. м., 1970.
  • «Йөрәк истәлеге», х. м., 1972.
  • «В. Блюхер», х. м., 1974.
  • «Ачык ишекләр көне», м. х., 1972-1974.
  • «Тамара Круглова», х. м., 1974.
  • «Валентина Георгиевна», х. м., 1974.
  • «Технолог Н. Соболева», х. м., 1974.
  • «Вера Фалелюхина», х. м., 1974.

Монументаль эшләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Синтезкаучук» заводы мәдәният сараеның фриз мозаикасы (А. В. Пантелеев, Б. Я. Палеха, В. А. Юдин белән берлектә), Стәрлетамак, 1967-1969.

Карман ГЭС ын бизәкләү (Ю. Р. Халитов белән бергә), 1974-1975. Мәсәгуть авылы мәдәният йорты интерьерында «Җыр» панносы (Ю. Р. Халитов белән берлектә), Мәсәгуть, 1974-1976

БАССРның Раевка авылы мәдәният йорты интерьерында «Спорт», «Ял», «Музыка» рәсемнәре (Ю. Р. Халитов белән берлектә), 1977.

БАССРның Раевка авылы мәдәният йорты экстерьерында «Сәнгать» мозаикасы (Ю. Р. Халитов белән берлектә), 1977.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРның атказанган рәссамы (1977)
  • Кызыл Йолдыз ордены, 1945,
  • «Сталинградны саклау өчен» медале, 1953,
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале,1945,
  • «Венаны алган өчен» медале, 1945,
  • «Бөек Җиңүгә 20 ел» медале, 1965,
  • «Бөек Җиңүгә 25 ел» тамгасы, 1970,
  • «Бөек Җиңүгә 30 ел» медале, 1975.
  • БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, 1955.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Справочник «Художники Советской Башкирии». Автор-составитель Э. П. Фенина, Башкирское книжное издательство, Уфа-1979
  • БСЭ, к. 3, раздел «Башкирская АССР». Изд. «Советская энциклопедия», Москва, 1970.
  • Э. П. Фенина: Башкирский Государственный художественный музей им. М. В. Нестерова, путеводитель. Башкирское книжное изд., Уфа, 1974.
  • Фенин Э.: Буклет". Рус". Башкортостан китап изд., Уфа, 1974.
  • Зона һәм республика күргәзмә каталогы.
  • Каталог персональной выставки, Уфа, 1970.
  • Каталог персональной выставки, Уфа, 1975.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://www.hrono.ru/text/2006/fenina05_06.html