Николай Слёзкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Слёзкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Слёзкин
Туган 22 ноябрь 1905(1905-11-22)
Чернь өязе[d], Тула гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 16 декабрь 1991(1991-12-16) (86 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Тын зираты[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Николай Слёзкин (22 ноябрь 1905, Ново-Никольское авылы Чернь өязе, Тула губернасы — 16 декабрь 1991, Мәскәү) — механика өлкәсендә совет галиме, югары мәктәп педагогы.

Грамотасы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Слёзкин Николай Алексеевич укытучы гаиләсендә туган. 1917 елда әнисен, ә 1919 елда атасын югалта, шул елдан Орел өлкәсенең Новосиль шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә.

1924-1926 елларда Новосильдә эшли, китапханәче була, канцелярия эшләре белән шөгыльләнә.

1926 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә.

1930 елда университетны «аэрогидромеханика» белгечлеге буенча тәмамлый, 1930-1933 елларда Мәскәү дәүләт университетының механика һәм математика институтында аспирантурада укый (1930-1933, тәүге аспирантлар җыелмасы), А. И. Некрасов җитәкчелеге астында эшли. 1933 елда «Движение жидкости в конусе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1931 елның 1 апреленнән 1934 елның февраленә кадәр Мәскәү авиацион институтында теоретик механика буенча ассистент, һәм бер үк вакытта МДУ-ның механика-математика факультетында механика буенча башта ассистент, ә 1933 елның сентябреннән доцент булып эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында Слёзкинның тавыш тизлегенә кадәрге зур тизлекләр аэродинамикасын өйрәнү буенча фәнни хезмәтләре хәрби самолетларның канатларын камилләштерүдә зур роль уйный[1]. 1935-1940 елларда Үзәк аэрогидродинамика институтының ул елларда С. А. Чаплыгин җитәкчелек иткән гомуми теоретик семинар эшендә катнаша. 1937 елның ноябрь аенда физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «О движении тел под действием сил в вязкой жидкости» темасына диссертация яклый. 1938 елның сентябрендә Хәрби-артиллерия академиясенең (хәзер — Бөек Петр исемендәге стратегик тәгаенләнешле ракета гаскәрләре хәрби академиясе) теоретик механика кафедрасы җитәкчесе итеп тәгаенләнә, һәм бу вазифада 19 ел — 1957 елның 1 сентябренә кадәр эшли. Бу елларда бер үк вакытта Мәскәү университетында эшли, әмма 1957 елның сентябрендә Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында гидродинамика кафедрасының штаттагы профессоры вазифасына конкурс буенча үтә; 1958-1962 елларда бу факультетның деканы була. Мәскәү дәүләт университетының Механика институтына нигез салучыларның берсе була (1959).

Теоретик һәм гамәли механика буенча ССРБ милли комитетының тәүге составына керә (1956).

Зур совет энциклопедиясе редакциясе белән берничә ел хезмәттәшлек итә, биредә механика буенча берничә мәкалә бастыра. СССР Фәннәр академиясе каршындагы Совет милли тарих һәм табигый фәннәр философиясе һәм техника берләшмәсенең механика тарихы секция бюросы әгъзасы була, озак еллар Югары аттестация комиссиясе эксперт комиссиясе әгъзасы һәм рәисе була.

92 фәнни хезмәт бастырып чыгара, алар арасында билгеле дәреслекләр «Динамика вязкой несжимаемой жидкости» (1955), «Лекции по молекулярной гидродинамике» (1981), «Лекции по гидромеханике» (1984), «Платформы на воздушной подушке» монографиясе (1988, Н. Р Сибгатуллин һәм Э. А. Сорокин белән берлектә). 1947 елда аның редакциясе астында Г. Ламбның «Гидродинамика» исемле фундаменталь монографиясенең тәрҗемәсе нәшер ителә.

Аның үзенчәлекле фәнни тикшеренүләре гидроаэромеханиканың төрле мәсьәләләренә багышланган: гидроаэромеханиканың яссылыктагы мәсьәләләре, газ динамикасы, дулкыннар теориясе, фильтрлау теориясе, чик катламы теориясе, газ һәм сыекчаларның кинетик теориясе, артиллерия техникасы мәсьәләләре. Конусларда һәм конуслар арасында ябышкак сыкчаның хәрәкәт итү мәсьәләсен хәл итү, беренче һәм, күрәсең, бердәнбер «Навьер—Стокс» тулы тигезләмәләренең рәтләрдә, җыелучанлыгын исбатлап, бердәнбер итерацион чишелеш өлгесе булып тора. Берничә хезмәте фән тарихы мәсьәләләренә багышланган: «Научное наследие Н. Е. Жуковского» (1949), «Развитие гидромеханики в Московском университете» (1967), «Ф. Энгельс и современная механика» (1973)

1940 елның июленнән ВКП(б) әгъзасы (Артиллерия академиясенең политбүлеге тарафыннан партиягә кабул ителә).

1966 елда РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе мактаулы исеменә лаек була.

10 фән докторы һәм 40-ка якын фән кандидаты әзерли.

Дон зыяратында кабере

Дон зыяратында җирләнгән[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Гаркави Полина Григорьевна (1912-1997)

улы — Леонид (1938-2021)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Николай Алексеевич Слёзкин (1905—1991). Материалы к биографии. Под редакцией академика РАН Г. Г. Чёрного. Издательство Московского университета. 2009. 160 c.
    • . — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.
    • Первый состав Российского национального комитета по теоретической и прикладной механике. Составители А. Н. Богданов, Г. К. Михайлов / под редакцией д-ра физ.-мат. наук Г. К. Михайлова. — Москва: «КДУ», «Университетская книга», 2018. — 70 с. ISBN 978-5-91304-805-9